Бакча бетләде

Бакча бетләде

Мин бакчада казынырга яратам. Тик быел әллә нинди ел килде. Күп эшләрне башкарып өлгермәдем. Шулар арасында иң мөһиме – җиләк-җимеш агачларын, чәчәк атканчы корткычларга каршы эшкәртә алмадым. Алмагачлары әлегә ярыйсы, ә менә баланыбыз бетләде. Инде чәчәк атып ята. Янәшәдә генә кура җиләкләре, ә анда бал кортлары мәш килә. Димәк агу сибәргә һич тә ярамый әлегә. Нишләргә була икән? Бал кортларына һәм башка файдалы җан ияләренә зарарсыз чаралар юкмы? Шул хакта тиз арада язып чыга алмыйсызмы?

Сания, Биектау районы

Дөрестән дә, быел кайбер үсемлекләр гадәттәгедән иртәрәк чәчәк атып, бөҗәкләр активлашты, шунлыктанмы, бакчадагы эшләрне үз вакытында планлаштырып өлгермәдек. Һәрхәлдә, мин үзем шулай булдым. Инде менә бакчамда бал кортларын июль башында гына чәчәк белән сөендерәсе синяк, сукыр кычыткан, фацелия, горчица чәчәк атып ята. Дөрес, минем туган авылымда апрельдән бирле яңгырлар булганы юк бугай. Тирә якта яуганда да, болытлар авылымны никтер читләтеп уза. Ә узган ел башка урында яумаганда да, бездә озаклап сихәтле тамчыларын жәлләмәгән иде. Шуңадырмы бал кортлары янәшәсенә чәчкән горчица, фацелия, синяк, хәтта сукыр кычыткан да, нибары 10–20 см үсеп, чәчәк атып ята.

Чәчәк атканчы алмагачлар белән чияләрне бет-талпаннарга каршы эшкәртергә өлгердем. Ә менә баланны күрми калганмынмы, әллә эшкәртеп тә шулай килеп чыктымы, белмим. Ярдәм ителмәсә, ул һәлак булачак. Шулай ук шомыртлар да авырып утыра быел, бетләде. Шуңа да үзем дә химик агуларсыз гына бакчама ярдәм оештыру чараларын эзләп табарга дигән ният куйган идем. Эшкә килсәм, өстәлемдә укучыбызның да гозере ята. Телефоннан шалтыратып сораган.

САРЫМСАК

Үсемлекләрнең согын суыручы талпан, бет, кортлар һәм башка корткычларга каршы көрәштә иң үтемле чара – сарымсак төнәтмәсе. Ул үсемлекләрдәге парша, күгәрек, черек гөмбә авыруларыннан да ярдәм итә (димәк, помидор, бәрәңгене дә фитофтороздан саклый).

20–30 г. сарымсакны изегез дә шул массаны 1 чиләк суга салыгыз һәм 1 тәүлеккә калдырыгыз. Төнәтмәне марля аша сөзеп алып, үсемлекләргә сиптерегез.

Сарымсакның кабыгы да ярдәм итә: 10–150 г. сарымсакның коры кабыгын алып, ваклап өстенә 10 литр су коегыз. 1 тәүлектән төнәтмә әзер. Шулай ук сөзеп сиптерәсе генә кала.

ОНЫТМАГЫЗ! Сарымсак төнәтмәсе озак тәэсир итми. Ул кечкенә генә яңгыр белән дә юыла. Нәтиҗә булсын өчен, аны ешрак сиптерергә кирәк. Төнәмәгә кер сабыны кушсаң, нәтиҗәсе яхшырак булыр.

Сарымсаклы даруны озак саклана торган итеп тә әзерләп була. Моның өчен сарымсакны иттарткыч, йә изгез аша үткәреп, бергә бер исәбеннән су кушалар. Савытны герметик томалап, җылы, әмма караңгы урынга атна-ун көнгә куялар. 20–70 мл.эремәне 1 чиләк суга кушып болгатып сиптерергә. Кер сабыны, яисә кер юу порошогы кушарга.

СУГАН һәм аның кабыгы да корткычларга каршы булыша. Ул, берүк вакытта күпчелек үсемлекләргә ашлама да булып тора. Суган кабыгында үсемлекләр үсеше өчен кирәкле микроэлементлар күп. Аны кыш буе сәламәт суганнардан җыеп барырга киңәш итәм. Язын яшелчәләрне утыртканда тамыр янына салсаң, җир асты корткычлары да якын килмәс, үсемлекләргә менә дигән ашлама да булыр.

2 уч суган кабыгын эмаль савыттагы 30–40 градуслы суга шул килеш салырга, кайнатып чыгарырга, аннан акырын утта 5 минут төнәтергә. Капкачын ябып 4 сәгатькә калдырып торырга. Бүлмә температурасындагы 1 чиләк суга 2 литр сөзелгән төнәтмә салырга. Бу төнәтмә кыярга бик файдалы. Тик таң алдыннан яисә кояш баегач кына сибәләр. Юкса, яфраклар көяргә мөмкин.

Агачлардагы корткычларга каршы ярты чиләк суган кабыгына тулганчы 75 градуслы кайнар су коярга. 1 тәүлек төнәткәч, сөзеп 1:1 исәбеннән су кушып, кер сабыны да өстәп үсемлекләргә сиптерәләр. 5–10 көн саен 3 тапкыр эшкәрткәннән соң, корткычлар юкка чыгар. Куерак концентрациясе колорадо коңгызына каршы көрәштә дә кулланыла ала.

САЛКЫН СУ

Агач-куакларга салкын су сиптерү дә беттән котылырга булыша. Бу эшне көн дә, хәтта берничә тапкыр башкарырга онытмагыз. Салкын суны краннан ук сиптерергә. Бу вакытта бет туңып күшегә һәм аның ябышу сәләте кими, ул су белән юылып төшә һәм шунда күбесе һәлак була. Тик яфракларның үзен өшетмәгез, шуңа агымны бер ноктада озак тотарга ярамый.

ӨЗЕП АЛ!

Бет, гадәттә, ботак очларында була. Куакларның зарарланган өлешләрен өзеп алу да бик үтемле чара санала.

Бет үрчегән урыннарга тәмәке чүбе, көл, сөяк оны ише порошок, тузан сипсәң дә ярдәм итә.

Корткычларны ТӨТЕН белән дә тончыктырып була. Юеш салам, яки тирес өстенә тәмәке тузаны сибеп төтәтергә. Тәмәке тузаны урынына яңгыр гөмбәсе дә булыша (эче кара яшел төскә кергән эре гөмбәләр генә яраклы). Аның ачы төтене корткычларны тончыктырыр. Шул рәвешле үсемлекләрне 1 атна тәнәфес белән 2 атна 2шәр сәгать төтәтсәң, бет, медяница бөтенләй бетәр.

КӨЛ

300 г. көлне иләк белән иләп кайнап торган су коялар да, кайнап чыккач, акрын утта 20–25 минут тоталар. Кайнаганда кимегән өлеш нисбәтеннән су өстәргә. Тондырып 1 чиләк тулганчы йомшак су салырга, кайнар суда 10 л исәбенә 50 г кисәкле хуҗалык сабыны эретеп кушып үсемлекләргә сиптерергә.

Корткычларга каршы көрәштә агротехник чаралар бик зур роль уйный. Көзен һәм иртә язда зарарланган ботакларны кисеп алып яндырырга, бөреләр чыкканчы ук тиешле препаратлар сиптерергә һәм башкаларны үтәргә кирәк. Инде узган эшкә салават, дигәндәй, бакчабызда корткычлар котыра икән, димәк, без тиешле гамәлләрне вакытында үтәмәгәнбез. Агротехник чаралар арасында иң уңайлысы бар: ул әле дә соң түгел. Агачлар астына базилик ише исле тәмләткечләр чәчәргә кирәк. Алардан уңыш җыя алмассыз. Ә менә исен бетләр, күбәләкләр яратмый. Өстәвенә, начар гына үссәләр дә, көзен бу үсемлекләрне йолкып атмасагыз, алар бетләр дошманы камка кебек ерткыч бөҗәкләргә кышлау урыны була ала. Әгәр бу файдалы бөҗәкләр булмаса, бетләр җир шарын метр калынлыгында чорнап алыр иде. Шуңа күрә химик препаратлар белән эшләгәндә, без менә шушы файдалы бөҗәкләрне дә һәлак итәбез.

Бетләр ачыган чүп үләннәре төнәтмәсен дә яратмый. Ул ашлама да, ә корткычлар өчен агу да. Чиләкнең өчтән бер өлешен яшел үлән калдыклары белән тутырып, 2 атнага куярга кирәк. Исе бик үк ошап җитмәс, әмма ул ачыткыны кыяр теплицасында ясасагыз, кыярыгыздан уңышны күбрәк алырсыз. Шул ук вакытта бетләр дә үрчи алмас.

КАНЛЫҮЛӘН

10 л суга 3–4 кг яшел үлән яки 1 кг кипкәнен алып 1–2 көн төнәтеп, сабын кушып сиптерергә.

НАРАТ БӨРЕСЕ

2 кг 1 еллык яшел бөреләрне чиләккә салып, 1 атна даими болгатып торып, төнәткәч, 1:10 исәбеннән суга салып сиптерергә.

БӘРӘҢГЕ САБАГЫ

Бәрәңге, помидор сабаклары да ярдәм итәргә мөмкин. (Чәчәк аткан вакытта теләсә нинди үсемлек яраклы).

Бу төнәтмәләрне теләсә кайсы вакытта сиптерергә ярый. Тик корткычларга тынычлап үрчергә ирек бирмәскә ешрак эшләргә генә кирәк. Тагын шунысы мөһим: корткычлар күнекмәсен өчен препаратларны алыштырып тору зарур.

БИОПРЕПАРАТлар да бар. Алар җылы канлы җан ияләренә зыянлы түгел. Җимешне дә берничә көннән ашарга була. Тик алар да бал кортлары өчен зыянлы булырга мөмкин. Шуңа күрә сатып алганда, инструкциясен укып кына сайлагыз. Химик препаратлар бик зыянлы. Аларны иртә язда һәм үсемлекләр чәчәк атып туктагач кына, һәм җәй буена 1–2 тапкыр гына кулланырга ярый.

Кыскасы, сәламәт булыйк дисәк, химикатлар белән азрак эш итәрбез, зыянсыз чараларны күрербез, дип уйлыйм.

Интернет чыганаклар ярдәмендә, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии