Кара карлыган: кайсы ботагын кисәргә?

Кара карлыган: кайсы ботагын кисәргә?

Карлыганны сирәкләп тормасаң, куакның эченә сихәтле кояш нурлары төшми, җылы җилләр уйнамый, шунлыктан куак начар серкәләнә, җимешләре аз ярала, авыр тулыша, татлы, эре булмый. Астагы ботаклар җиргә сузылып ята, уртадагыларының җимеш бирергә тиешле ботаклары үзара керешеп үскәнгә күрә, бер-берсенә көндәшлек тудыра. Куелыкта чык, яңгыр тамчылары тиз кипми, артык дымлылык аркасында, гөмбәчек чирләре баш калкыта, корткычларга үрчергә уңайлы мохит туа. Әгәр бу мөһим процедураны башкаруны кирәксенмәсәк, көздән төпләрен йомшартып, ашлама кертеп калдыруга, төпләрен мүлчәләүгә, кышка каршы яхшылап сугаруга, иртә язда корткычларга каршы препарат бөркүгә, җәен су, сыек ашлама сибүгә карамастан, җимешләре вагая, уңышы елдан-ел кими. Бакчачы аптырашка кала. Хатаны төзәтү авыр түгел, әмма бу агротехник чараны башкаруның төгәл тәртибен саклау зарури. Яфраклар коелгач, кара карлыганның һәр куагын ныклап күздән кичереп, дөрес итеп сирәкләү зарури. Үзебезгә уңайлылык тудыру өчен, куак төбенә коелган яфракларны, мүлчәне беркадәр читкә таба күчереп тору зарури. Беренче чиратта, карт ботакларны төбеннән үк (!) кисеп алып яндырабыз. 4 еллыкларын яшьрәкләреннән аеру авыр түгел, чөнки кәүсәләренең төсе күпкә караңгырак, кабыклары кытыршы, кутырлы, яргаланган була. Шуларның кәүсәсеннән чыгып үскән яшь ботакларны «волчок»лар дип йөртәләр. Алар бары тик хәлсез карт кәүсәдән генә туенганга күрә, туклыклы матдәләр җитәрлек булмау сәбәпле, киләчәктә тиешенчә чәчәк атып, рәтле-юньле уңыш формалаштыра алмаячак. Карт ботакларны кискәндә, волчоклар да юкка чыгарыла, шул рәвешчә, куак сирәкләнә. Куакның тамырларыннан чыгып үскән, сәламәт бер, ике, өч еллык ботакларны гына исән калдырабыз. Боларны киләчәктә уңышны бик аз бирәчәк «симез волчок»лар белән бутарга ярамый. Гадәттә волчоклар куакның эченнән, ә «нулевой» ботаклар ян-якларыннан үсеп чыга. Волчок булмасалар да, ботакларның чирлеләрен, нәзекләрен, куакның эченә таба карап үсеп, аны куертучыларын кызганмыйча кисеп ташлыйбыз. Тамырдагы запас бөредән яралып, быел гына җирдән тишелеп чыгып үскәннәре «нулевой» ботаклар дип атала. Кәүсәләре ачык төстә, янботаклары юк. Киләсе язда аларның очын кисеп кыскартсак, киләчәктә җимеш бирәчәк янботаклар барлыкка килә. Ике-өч яшьлекләренең җимеш бирүче учарлы ботаклары була. Киләсе җәйләрдә мул уңыш шуларда формалашачак. Бу технологияне куллану кара карлыганга карата кулай, әмма кызыл карлыганга ярашлы түгел. Сүз уңаеннан, үзем белгән бер серне ачыйм әле. Карлыганыгыз күп һәм бик эре булсын дисәгез, кыш буе бәрәңге кабыкларын киптереп җыеп барыгыз, язга чыккач карлыган куаклары төбенә күмегез. Бу куак бәрәнге крахмалын бик ярата. Тәҗрибә ясап, коры крахмал онын су белән сыеклап сибеп, нәтиҗәсен чагыштырып карадым. Бәрәңге кабыгы белән ашлаган куакларның уңышы мулрак, җимешләре зурлыгы ягыннан чиядән аз гына калышрак булды. Бәрәңге кабыгында крахмалдан тыш, витаминнар да күп. Ул озаклап таркалып, куакны дәвамлы тукландырып тора, күрәсең.

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии