Варикозны ничек дәваларга?

Варикозны ничек дәваларга?

Бүген дөньядагы халыкның 40 процентында варикоз бар. Кан тамырлары киңәю сәбәпле барлыкка килә торган хроник чирдән хатын-кызлар гына түгел, ирләр дә интегә.

Варикоз дигәч, күпләр аяк тиресендә бүртеп, беленеп торган зәңгәрсу (ә кайбер очракта шәмәхәгә дә тартым) төстәге кан тамырларын күз алдына китерә. Анысы шулай, тик варикоз аякның тышкы кыяфәтен генә бозып калмый. Аны үз иркенә кую күп очракта начар тәмамлана: калган кан тамырлары да киңәергә, шешенергә, көзән җыера башларга, аяк тиресенең төсе үзгәрергә, варикоз төеннәренең канавы күзәтелергә, хәтта трофик язва да барлыкка килергә мөмкин.

Нәселдәнлек, йөклелек, гормоннар балансының бозылуы, даими рәвештә авыр хезмәт белән шөгыльләнү, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр куллану, аяктагы җәрәхәтләр, артык авырлык, самолетта еш очу, кайнар климат, уңайсыз киемнән йөрү – болар бар да варикоз китереп чыгарырга мөмкин. Кан тамырлары тромбозы яки тумыштан булган авырулар шулай ук варикоз барлыкка килүгә сәбәп була ала.

Варикозны ни рәвешле дәвалыйлар соң? Бу сорауны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге белгечләренә бирдек. Клиникада, традицион операциядән тыш, кан тамырларындагы бушлыкны эндовазаль ысул белән юкка чыгару (облитерация) ысулы да кулланыла. Эндовазаль лазерлы коагуляция (облитерация) лазер нурланышы ярдәмендә сай һәм перфорант (сай кан тамырларын тирәннәре белән тоташтыра торган) тамырлардагы кан йөрешен рәткә китерә. Исеменнән аңлашылганча, бу ысул белән дәваланганда пычак астына ятарга да, озак вакытка больницага керергә дә кирәкми. Әлеге ысулның өстенлеген дөньяның әйдәп баручы белгечләре дә таный: ул гадәти операциягә караганда куркынычсызрак, кан тамырлары да тизрәк төзәлә. Лазерлы коагуляциядән соң берничә көн аэробика һәм гимнастика белән шөгыльләнмәскә, озак басып яки утырып торудан сакланырга, 1,5-2 ай дәвамында кайнар мунчага кермәскә киңәш ителә – башка чикләүләре юк.

Кан тамырлары киңәюгә каршы көрәшә торган тагын бер үтемле чара – склеротерапия. Әлеге процедура болай уза: авыру кан тамырына нечкә энә ярдәмендә склерозант дигән препарат кертелә. Ул зарарланган кан тамырының тышчасын «катырып» куя, аның эше сәламәт тамырларга тапшырыла. Склеротерапия бөтенләй куркынычсыз, аны ясатуга яшь чикләүләре дә юк. Варикозга ясалган гадәти операциядән соң өч атна узмыйча кеше аягына баса алмый, ә склеротерапиядән соң алай озак көтәргә кирәкми. Хәтта тәүлеккә 3-4 км йөрү файдага гына да әле.

Изображение удалено.

Дәвалауның башка ысуллары хакында тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии