Торак базарында бәя күтәрелүе көтелә

Торак базарында бәя күтәрелүе көтелә

Узган ел, икътисади кризис сәбәпле, торак базарында торгынлык иде. Быел, киресенчә, үсеш күзәтелә. Бөтен кешенең кинәт кенә акчасы барлыкка килгән дә, фатир алып калырга ашыгалар диярсең!

Чынлыкта, гади халык миллионнар җыя алмый, билгеле. Шуңа күрә торак алганда да ипотека вариантын сайлаучылар күбрәк. Росреестрдан алынган мәгълүматка караганда, бу елның беренче кварталында Казанда теркәлгән ипотекалар саны, узган елның шушы ук вакыты белән чагыштырганда, 70,3 процентка арткан. Фатирны өлешкә кереп сатып алу (долевое строительство) 12,8 процентка күбәйгән.

Халыкның торак алып калырга ашыгуының сәбәбе дә бар. Белгечләр хәзерге бәяләрнең мәңгелек булмавы, фатир хакларының бик тиздән югары сикерәчәге хакында даими рәвештә сөйләп тора. Башка оешмалар да арттырачак – торак базары шулай таләп итә чөнки. Төзелеш материаллары кыйммәтләнә барганда, фатир бәяләрен тезгендә тоту мөмкин түгел.

Яңа проектларга тотынганчы, инде әзер йортлардагы фатирларны сатып бетерү төзелеш оешмалары өчен дә файдалы. Шуңа күрә сатып алучыларны җәлеп итү өчен төрледән-төрле акцияләр игълан итеп торалар. Әйтик, «Унистрой» 20 еллык юбилее уңаеннан «Һәр 20нче квадрат метр – бүләккә!» дигән акция белән кызыктыра. Ул 30нчы сентябрьгә кадәр озайтылды. Сатып алучы 19 квадрат метр өчен тиешле акчасын түли, ә 20нче квадрат метры бушка бирелә, фатир бәясенә бер квадрат метр суммасы кадәр ташлама ясала. Бу тәкъдим фатир бәясен тулаем түләүчеләр өчен дә, ипотека вариантына тукталучылар өчен дә гамәлдә. Бер генә искәрмә: икенче бер акция нәтиҗәсендә ипотека буенча процент ставкаларын түбәнәйткән банклар – «ВТБ 24» (8,8 %), «Абсолют Банк» (8,95%), «ЭнергоБанк» (9,9 %), «Ак Барс Банк» (9,9 %), «Татфондбанк» (9,9 %) «Һәр 20нче квадрат метр – бүләккә» акциясендә катнашмый.

Ипотека турында азмы-күпме мәгълүматы булган кеше белә: банк кредит бирсен өчен, беренчел кертемең булуы кирәк. Тик «Унистрой» компаниясе белән килешү нигезендә эшли торган банклар ипотеканы беренчел кертемнән башка гына да бирә. Дөрес, бу очракта кредит процентлары югарырак: «ЭнергоБанк» – 13,5 %, «Татфондбанк» – 14, 09 % (йорт кулланылышка тапшырылганчы) һәм 13,59 % (йорт кулланылышка тапшырылгач), «Ак Барс Банк» – 14,5 %.

Беренчел кертем рәвешендә ана капиталын да файдаланырга мөмкин. Бу очракта, мәсәлән, «Запсибкомбанк» 11,65-11,95 процентлы ипотека тәкъдим итә. Бер генә шарты бар: икенче бала 3 яшьтән зуррак булырга тиеш.

«Унистрой» оешмасы, CarPrice оешмасы белән хезмәттәшлек итеп, беренчел кертем рәвешендә автомобильне дә кабул итә. Сатып алучы үзенә ошаган фатирны сайлый һәм аңа «бронь» салдыра, ул икенче көннең 12.00 сәгатенә кадәр гамәлдә була. Бу вакыт эчендә CarPrice оешмасы «тимер ат»ның хакын бәяли, сатып алучы белән килешү төзелә һәм машина сатыла. Аны сатудан кергән акча фатирга беренчел кертем буларак бара.

Әлеге һәм башка акцияләр хакында тулырак мәгълүматны «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии