ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВАДАН ТОЗЛЫ ПОМИДОР РЕЦЕПТЫ

ЛИЛИЯ МУЛЛАГАЛИЕВАДАН ТОЗЛЫ ПОМИДОР РЕЦЕПТЫ

Җырчы Лилия Муллагалиеваның уңган хуҗабикә булуы аның социаль челтәрләрен карап кына да аңлашыла. Менә күптән түгел ул «Instagram»дагы битенә саф татар телендә язылган тәмле рецептны «элде». Аның белән «Безнең гәҗит» укучыларын да «сыйлыйсыбыз» килә.

«Хәзер помидор вакыты. Күпләрегез вак помидорларын кая куярга белми аптырый торгандыр. Үз согындагы помидор искиткеч тәмле була! Теләгән кеше ясый ала.

Кечкенә размердагы помидорларны, төбе кырыеннан «зубочистка» белән берничә тишек ясап, банкаларга тутырасыз. Кайнап торган суны өстенә коеп, 20 минут тотасыз. Ул арада йомшарган помидорларны блендерда болгатып, савытта кайнатасыз. Сарымсак, баллы борыч (теләгән кеше – корица) саласыз. 1 литр томат өчен 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 өем аш кашыгы тоз кирәк. Күбеге беткәнче кайнатасыз. Якынча 10-15 минут. Банкалардагы суны түгеп, томатны коясыз. Ябар алдыннан кечкенә банкаларга 1 аш кашыгы серкә саласыз. (Кемнәрдер серкә салмый, барыбер саклана, диләр, мин салам.) Шикәр комының күләмен киметергә яки арттырырга була. Кайбер помидорлар бик баллы, яки киресенчә әчкелтем була. Шуңа ябар алдыннан кабып карарга кирәк. Тәмле булсын!» – дип яза җырчы.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии