- 12.08.2019
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2019, №31 (7 август)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кемнең генә бер тапкыр гына булса да тамагы авыртканы юк икән? Күпчелек очракта авыртуны баса торган дару кабып куябыз да, шулай йөри бирәбез. Ә тамак авырту без уйлаганнан күпкә җитдирәк булырга, башка органнарга да зыян салырга мөмкин.
Тамак авырту еш кына бактериаль инфекция, ягъни кискен тонзилит булуы турында «сөйли». Аны А төркемендәге бета- гемолитик стрептококк (БГСА) барлыкка китерә. Бу бик куркыныч бактерия.
Әлеге бактерия тын юллары буенча күчә. Куркыныч дигәндә, шуны аңларга кирәк: ул ангина яисә кискен тонзилитның төрле дәрәҗәдә катлаулануына, ягъни бөтенләй уйламаган башка чирләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән:
– кискен ревматик бизгәк (ул булганда, буыннар, йөрәк, бавыр, нерв системасы һәм тән тиресенә зыян килә);
– ревмокардит. Тора-бара ул йөрәк клапанына да зыян салырга мөмкин;
– ревматоидлы артрит;
– стрептококктан соң барлыкка килә торган гломерулонефрит (бавырларның кискен зарарлануы).
Тамак авырту белән башка чирләр, әйтик, буыннар, йөрәк, бавыр авыртулары арасында нинди бәйләнеш булуын «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге ревматологы Гөлназ Фәрит кызы Мингалеева аңлатты. Миндальсыман биз – ул иммун системасы органы. БГСА бактериясе эләккәч, әлеге биз иммун системасына сигнал җибәрә башлый, бактерияне үтерә торган антитәнчекләр «сорый». Ләкин БГСА бактериясен үтерергә дип эшләп чыгарылган антитәнчекләр еш кына буын, йөрәк һәм бавыр тукымаларын да дошман итеп күрә, ягъни безнең иммун системасы үзебезгә үк зыян сала башлый.
Мондый хәл булмасын өчен, нәрсә эшләргә соң? Беренчедән, үзлектән дәвалану белән шөгыльләнмәскә. Тамак авырта башлауга, оториноларингологка күренергә кирәк. Ул тамакның нилектән авыртуын ачыклый һәм дәвалау чарасы билгели. Икенчедән, тамак авыртуга буыннар авыртуы да кушылса, кичекмәстән ревматологка күренергә.
Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.
Фәнзилә МОСТАФИНА
Реклама хокукында

Комментарии