«Баллы» авыруның нәтиҗәләре бер дә татлы түгел

«Баллы» авыруның нәтиҗәләре бер дә татлы түгел

«Шикәр чире» диагнозы аяз көнне күк күкрәгәндәй яңгырый. Кызганыч, бу авыру яшьләрне дә, картларны да читләп үтми, өстәвенә, елдан-ел яшәрә бара.

Шикәр чирен нинди билгеләрдән танып була? Аны булдырмый калырга мөмкинме? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге эндокринологы Зифа Минһаҗевадан сораштык.

– Зифа Мөхәммәтовна, хәзер шикәр чире турында эпидемия кебек сөйлиләр. Чынлыкта бу чир ни дәрәҗәдә таралган?

– 2015нче елгы статистика буенча, Русиядә 4,1 млн кешедә шикәр чире булган. Күбесендә (3,5 млн) – 2нче типтагысы. Ун елдан соң бу сан ике тапкырга артачак.

– Шикәр чиренең барлыкка килү сәбәпләре турында сөйләгез әле.

– Беренче чиратта – нәселдәнлек. Ләкин нәсел буенча шикәр чире үзе түгел, ә аның барлыкка килү ихтималлыгы күчә. Бу чир гипертония һәм атеросклероз булганнарны ярата, еш кына симерү белән «пардан йөри».

Йөклелек чорында барлыкка килә торган шикәр чире дә киң тарала бара. Ул анага да, карындагы балага да зыян сала: гестацион диабет тора-бара анада да, балада да 2нче типтагы шикәр чиренә әйләнергә мөмкин. 2нче типтагы диабет инсулин бүлеп чыгару тиешле күләмдә булмаганда, инкретин гормоннары җитешмәгәндә барлыкка килә.

– Шикәр чире кемнәргә яный?

– 2нче типтагы диабетны цивилизация авыруы дип атыйлар. Ешрак ул 40 яшьтән өлкәнрәкләрдә очрый. Шулай ук гәүдә авырлыгы зур булганнарга, 4 килодан авыррак үлчәмдәге бала табучы хатын-кызларга да яный. Предиабет (канда глюкоза күләме артык күп булу), гестацион шикәр диабеты (йөклелек чорында барлыкка килә), артериаль гипертония, липидлар алмашының һәм күкәйлек функцияләренең бозылуы, йөрәк-кан тамыры авырулары, стресс та шушы типтагы шикәр чиренә китерергә мөмкин.

– Нинди билгеләр сагайтырга тиеш?

– Шикәр чиренең беренче билгеләре ул – бәдрәфкә еш йөрү, сусау, даими хәлсезлек, гәүдә авырлыгын югалту, тәндәге яраларның төзәлүе озакка сузылу, авыз эче кору, тән кычыту. Бу билгеләр күзәтелсә, глюкоза һәм гликогемоглобинга анализ тапшырырга кирәк. Аннан кала генетик тестлар һәм иммунологик анализлар да бар.

– Ә шикәр чирен булдырмый калырга мөмкинме соң?

– Шикәр чире барлыкка килү ихтималлыгы һәр кешедә дә бар. Ләкин аны «котыртмаска» (әйтик, аз хәрәкәтләнү, тиз эшкәртелә торган углеводлар белән) кирәк. Гәүдәнең һәр артык килограммы диабет барлыкка килү ихтималлыгын 5 процентка, ә даими рәвештә фри бәрәңгесе ашау 21 процентка арттыра. Фастфуд, казылык, сосиска, торт, печенье, төрле тәм-том, баллы газлы су – болар барысы да 2нче типтагы шикәр диабетына китерә торган ризыклар.

– Үзеңдә шикәр чире юкмы икәнен белү өчен, нинди даимилектә тикшеренеп торырга кирәк?

– Алга киткән илләрдә шикәр чире үлемгә китерә торган сәбәпләр исемлегендә бишенче урынны алып тора. Бу – әлеге чир бик киң таралган дигән сүз. Кайберәүләр авыру билгеләре күренсә дә, табибка барырга ашыкмый, ә аларда инде шикәр чире башланган булып чыга. Шуңа күрә мин санап киткән авыру билгеләрен игътибарсыз калдырмаска, хәтта бернинди авыру билгесе булмаса да, елына бер тапкыр эндокринологка күренергә кирәк. Диабет – ул хөкем карары түгел.

Изображение удалено.Тулырак мәгълүмат алу өчен, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии