- 12.07.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №27 (9 июль)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Гап-гади кабак турында бу кадәр илһамланып, яратып сөйләгән кешене күргәнем юк иде әле! Саба районы, Шәмәрдән бистәсендә яшәүче Илсөяр апа Кәбирова башта әлеге яшелчә турында тәмләп сөйләве белән таң калдырган булса, көз көне җыелган мул уңышның фотоларын карагач, 20дән артык төр кабак үстерүче ханымга тагын бер тапкыр сокланып карап куйдым.
Кәбировларның Шәмәрдәндәге йортларына күчеп яши башлауларына 4 ел гына әле. Аңарчы фатирда торганнар. Тик ул вакытта да бакчага килеп, Илсөяр апа сүзләре белән әйткәндә, ял итеп китә торган булганнар.
«44 КГ ЛЫ КАБАК ИЛҺАМЛАНДЫРДЫ»
«14 ел Сабаның Килдебәк авылында, 24 ел Шәмәрдәндә директор урынбасары булып эшләдем, ике ел элек пенсиягә чыктым. Сентябрьдә Сабада кабак бәйрәме була. Мәктәптә эшләгәндә ул бәйрәмдә катнашырга вакыт булмый иде, кабакларым зур-зур булып үсә, тик барырга җай чыкмый. Лаеклы ялга киткәнемнең беренче елында, кызык бит, дип, мин дә бу бәйрәмгә төштем. Ул елны минекеннән зуррак кабак булмады, 44 кг лы кабагым белән беренче урынны алдым», – дип башлады сүзен Илсөяр апа. Моңарчы да күпләп яшелчә үстергән булсалар да, менә шул 44 кг лы кабак бакчачы ханымны тагын да илһамландырып җибәргән. Хуҗабикә әйтмешли, азарт барлыкка килгән. Берьюлы 23 төр кабак утыртканы булган аның, быел да яшелчәнең 20гә якын төре бар, ди. Хәзер Илсөяр Кәбирова тәмам остарып беткән инде. Татарстан шәһәр-авыллары белән генә түгел, Вологда, Самара, Саратов, Төмән, Чувашия, Волгоград, Брянск, Ульяновск, Мәскәү, Санкт-Петербург һ.б. шәһәр-төбәкләр белән дә хатлар алыша, орлыклар алмаша ул. Якын-тирәдәгеләр аны кабакчы дип йөртә икән.
Илсөяр апаның Сабадагы кабак бәйрәмендә төшерелгән фотоларын карап чыктым. Яшелчәнең ниндие генә юк! Шешә сыманы, каз, аккош рәвешендәгесе дисеңме, савыт, чалма кебегеме… Барысы да диярлек – ашый торган төрләр. Ихтыярсыздан: «Гаиләгездә бөтен кеше дә кабак ашыймы?» – дип сорап куйдым.
– Ашыйбыз, – дип елмайды хуҗабикә. – Боткага, ашка кабак кушмый калган юк. Иткә дә кушабыз, кәтлитләр сусыл була аннары. Кабакның кайнатмасын да, согын да ясыйм. Әле ипиен дә пешерәм. Кабакка аз гына су кушып, боламык ясыйм да, шуңа төшләрен кушам. Куе сары төстәге икмәк кибет ипиенә караганда тизрәк бетә. Төрледән-төрле салатларны, кышка әзерләнгән эшләнмәләрне әйткән дә юк инде – барысында да кабак бар. Витаминлы дип, яшелчәнең чи килеш ашый торган төрләрен күбрәк үстерәм. Ел дәвамында кабак ашыйбыз без. Эчен дә, тышын да әрәм итмибез, кәҗәбез дә бик яратып ашый аны, – дип сөйләде Илсөяр Кәбирова.
Кабакның бөтен төре турында да сөйләп чыкты танышым. Узган ел огурдыня, огурарбуз, огурлимон дигән төрләрен утырта башлаган. Үзе кыяр, үзе кавын, карбыз яки лимон дигән сүз инде бу. Быел балавызлы кабак (бенинказа) дигән төрен кайтарткан. Ул бик озак саклана, тышы балавыз белән капланган икән. Урман чикләвеге дигән төреннән чикләвек тәме килә. Баллы гитара дигән кабак, чыннан да, гитараны хәтерләтә. Аны чи килеш ашыйлар, төше киңәеп киткән өлешендә генә була. Лагенария – кабаклар гаиләлегеннән булган яшелчә. Шешә, каз рәвешенә кереп үсә. Лонгиссима дигән төре бик кызыклы: бер башыннан кисеп алып ашый торасың, икенче башыннан үсеп утыра бирә. Люффа дигән кабачки төреннән мунчала ясыйлар. Октябрьдә аны өйгә алып кереп куялар да, берникадәр саргайгач, кайнар су белән пешекләп, тышын алалар, шулай итеп мунчала барлыкка килә икән. Кыскасы, Кәбировлар кабак дөньясында яши, дисәм, һич ялгышмам.
– Без дә кабак утыртабыз, тик бер дә 44 кг булып үсми. Ничек тәрбияләргә кирәк соң аны? – дим.
– Беренче чиратта Хак Тәгаләдән тора инде. Яңгырын бирсә, көннәр матур торса, уңыш яхшы була. Мин кабакның очын кисәм, кисмәсәң, ул үсүен дәвам итә, һаман-һаман бәләкәй кабаклар бирә, тик берсе дә зураймый. Төбенә өям, тирес белән ашлыйм, коры вакытта су сибәм. Сортыннан да тора инде. Красавица дигәнне утырттык, ул күп дигәндә 15 кг булып үсә дигән, безнеке 44 кг га җитте. Кабак өстә эссе, аста дымлы булганны ярата.
«БАКЧАДА МИН «ГЛАВНЫЙ»
Илсөяр апа бөтенесен дә дәфтәргә теркәп бара: кемнәр килгән, кемнәр белән хатлар алышкан, нәрсәләр утырткан, нәрсәне утыртып карыйсы килә. «Тагын нәрсә үстермәкче буласыз?» – дигән сорауны да бирдем хуҗабикәгә. «Годжия дигән җимеш куагы орлыгын кайтарттым әле, менә шуны утыртып карыйсы килә. Әйбәт сортлы виноградны чыбыкчадан үстереп карау теләге дә бар», – ди Илсөяр апа.
Хәер, Кәбировларның бакчасында нәрсә генә юк инде! Быел бәрәңгенең дә 17 төрен утыртканнар, кайбер төрләрен ераклардан кайтартканнар. Бездә үсәме-юкмы икәнлеген тикшереп, тәҗрибә үткәреп карыйсылары килә икән. Кавын, карбыз, әллә ничә төрдәге җиләк, тәмләткечләр дә бар бакчада. Агачлардан караҗимеш, чия, йөзем, алча күзгә ташланды. Кияүләре Альберт Чувашиядән агач булып үсә торган җиләк алып кайтып биргән. Шунысына игътибар иттем: Кәбировларның бакчасында уч төбе хәтле дә буш җир юк. Нәрсә дә булса утыртылган: тәмләткечме ул, борчакмы, чәчәк дисеңме. Чәчәк дигәннән, аларын да бик күп үстерә Илсөяр апа. Бакчада ял итеп керәм, дигән сүзләренең чын дәлиле инде бу.
Помидор, кыяр, суганны да кызыксынып үстерә хуҗабикә. Аларның да берничә дистә төре бар. Әле узган көздә генә теплица ясаганнар, аңарчы барысы да ачык һавада үскән. Илсөяр ханым бакчадагы һәр агач, һәр үлән турында сөйли ала. Ялгыш тишелгән, кеше үстергәнгә үстерәм, дигән нәрсә юк аларда. Бөтен төр яшелчә-җимешнең дә нәрсәгә файдалы икәнен беләләр, ризыкны да төрләндереп кенә торалар. Кабакка бик үк исем китмәсә дә, Илсөяр апаның тәмләп сөйләгәнен тыңлагач, минем дә авыз итеп карыйсым килә башлады әле.
– Бакчада кем баш соң инде? – дим, соравыма җавапны алдан ук чамалап.
– Болай мин «главный» инде, – дип көлә Илсөяр апа. – Тик ирем Мулланурдан башка үзем генә бернәрсә дә булдыра алмас идем. Кызыбыз Ләйлә, киявебез Альберт, улыбыз Ирек тә бик булышып торалар. Бөтенесенә вакыт һәм сәламәтлек кирәк, болай мин бакчаны бик яратам.
Әле тагын бер булышчылары үсеп килә икән – Ләйлә белән Альбертның уллары Булат ике яшен тутырган инде. 6 айлык чагында 44 кг лы кабак белән фотога төшеп, якын-тирәгә танылган булган инде ул. Берничә елдан бакча эшләрендә дә әбисенең кул астына керә башлар.
«Эх, көзге яктарак килмәдегез. Ул вакытта сүз белән генә түгел, кабак белән дә сыйлар идем үзегезне», – дип каршы алган иде Илсөяр апа. Инша Алла, көз көне дә килербез әле. Шулкадәр яшеллекнең никадәр мул уңыш биргәнен фотода гына түгел, үз күзләребез белән дә күрәсе килә бит.
Илсөяр ападан ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак рецепты.
КИРӘК:
уртача зурлыктагы 1 кабак;
1 кг яңа бәрәңге;
500 гр гөмбә;
3 баш суган;
500 гр бозау ите;
2 кишер;
үсемлек мае.
Кабакны яхшылап юабыз һәм өстән капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм кишерне шакмаклап кисеп, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып, чистартабыз. Кабак эченә катлам-катлам итеп ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез. Тутырылган кабакны 160-180°С температурадагы духовкада пешерәбез.
Фәнзилә МОСТАФИНА.
Казан – Шәмәрдән – Казан.
Табигать дәвалый
Һәрчак табиб белән киңәшләшеп тору мәслихәт. Үз организмыгызга игътибарлы булыгыз!
Файдасы күп – белегез!
Кабакның бик күп файдалы сыйфатларга ия булуы күптән исбатланган инде. Яшелчәнең йомшак өлеше В төркеме һәм Е, А, С, D, F, PP, T витаминнарына, магний, калий, тимер, кальций, аксым, клетчатка һәм шикәргә бик бай. Әлеге яшелчә югары әчелек бүлеп чыгару белән бәйле ашказаны-эчәклек тракты авырулары вакытында аеруча файдалы. Туклануга кабакны өстәү туберкулез, атеросклероз, эч кибү, диабет, подагра, бөергә таш утыруны дәвалауда да яхшы нәтиҗәләр бирә. Кабак – бәвел кудыру чарасы, шуңа күрә табиблар аны бөер, йөрәк авырулы кешеләргә, йөкле вакытта шешенү күзәтелгәндә кулланырга кушалар. Диетологлар артык авырлыктан интегүчеләргә дә әлеге яшелчә белән дуслашырга киңәш итә. Кабактагы файдалы элементлар организмдагы матдәләр алмашын тизләтә, «начар» холестеринны чыгара, тән тиресен шомарта, шуңа авырлыкны кисәк югалтканда да тире салынып төшәр дип куркырга кирәкми.
Кабакның төше шулай ук бик файдалы. Мәсәлән, ул бавыр авырулары белән көрәштә нәтиҗәле. Анда 50 процентка кадәр үсемлек мае, фитостериннар, органик кислоталар бар. Күп күләмдә цинк булган төшләрне табиблар майлы бит тиресен дәвалаганда, шулай ук кавыктан котылу чарасы буларак та куллана. Киптерелгән кабак төшләре җенес системасы эшчәнлеген яхшырта.
Кабак согы яхшы антиоксидантлардан санала. Грипп яки салкын тию белән чирләү куркынычы булганда, һәр көнне иртән 200 мл кабак согы эчәргә кирәк. Ул иммунитетны ныгыта. Кабак согы шулай ук эч кибү, геморрой, нерв киеренкелеге, йөклелек вакытында яки диңгез авыруы аркасында косасы килүдән дә дәвалый.
Кабак косметологиядә аерым урын алып тора. Аннан тукландыргыч битлекләр ясыйлар. Майлы тире өчен чи кабактан әзерләнгән боламык (3 аш кашыгы), йомырка сарысы һәм бал кирәк. Барысын бергә яхшылап болгаткач, 40 градуска кадәр җылыталар һәм 15 минутка биткә сылыйлар. Битлек битнең майланып торуыннан һәм бетчәләрдән котылырга ярдәм итә. Коры бит тиресе өчен пешкән кабак (3 аш кашыгы) һәм үсемлек мае (1 аш кашыгы) кирәк. Әлеге битлекне 15-20 минутка сылыйлар, соңыннан салкын су белән юып төшерәләр.
Файда да файда дип сөйлибез, тик кабакның, башка яшелчәләр кебек үк, зыяны да бар. Әйтик, кайбер кешеләрдә кабакны беренче тапкыр ашап караганда эч кабару һәм авырту күзәтелергә мөмкин. Ашказаны согы түбән әчелектә булган кешеләргә һәм шикәр диабетының авыр формасы белән чирләгәндә кабак ашаудан тыелып торырга киңәш итәләр. Яшелчәне артык авырлыктан интегүчеләргә ашау файдалы, дидек, тик шунысы да бар: кабак аппетитны көчәйтә. Шуңа күрә аны туклану рационына керткәндә сак булырга кирәк. Белеп кулланганда, әлеге яшелчә күп төрле шифага ия. «Кабакны үзебез дә, кәҗәбез дә ярата»,

Комментарии