Хәлсезлек сизсәң, калкансыман бизеңне тикшерт

Хәлсезлек сизсәң, калкансыман бизеңне тикшерт

Калкансыман бизне «яшьлек патшабикәсе» дип атап йөртәләр. «Патшабикә» сәламәт булса, тулы көченә эшләсә, организм да үзен яхшы хис итәчәк. Ә менә чирләп китсә…

Калкансыман биз – авырлыгы 25 грамм тирәсе генә булган әгъза. Ул биологик актив матдәләр – гормоннар – бүлеп чыгара. Алар исә матдәләр алмашын көйләп тота, физик активлыкны арттыра, баш мие, йөрәк һәм башка эчке органнарның дөрес эшчәнлеген тәэмин итә. Бу кечкенә генә органның организм өчен никадәр кирәклеген аңлагансыздыр инде. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге эндокринологы Зифа Мөхәммәтготыф кызы МИНҺАҖЕВА безгә әлеге әһәмиятле орган турында тагын менә ниләр сөйләде.

– Калкансыман бизне тикшертүне кайчан башларга кирәк?

– Организмда сәбәбе ачыкланмаган авыру билгеләре сизелә башлауга, табибка күренергә кирәк. Йөрәк яки кан тамырлары авырта дип, озак вакыт шуларны дәвалап та нәтиҗәсен күрмәгәндә, тән тиресе үзгәргәндә, бернәрсә эшләмәгән килеш тә арыганлык хис иткәндә, тәҗрибәле эндокринологка күренегез – сәламәтлегегез какшауда калкансыман биз роль уйнаган булуы ихтимал.

– Татарстан йод җитми торган төбәкләр исемлегенә керә. Республика халкына, калкансыман бизе тиешенчә эшләсен өчен, составында йод булган препаратлар куллану гына җитәме?

– Дөрес, андый препаратлар организмдагы йод балансын тотрыклы хәлдә сакларга ярдәм итә. Тик калкансыман биз белән бәйле чирләрнең барлыкка килүендә организмга йод җитмәү генә гаепле дип уйларга ярамый. Башка сәбәпләр дә булырга мөмкин – моны ачыклау өчен махсус тикшеренү узарга кирәк.

– Калкансыман бизне ни рәвешле тикшерәләр?

– Беренче тапкыр күренергә килгәндә табиб бизне һәм муендагы лимфа төеннәрен тотып карый. Шундый гадәти генә тикшерү вакытында да калкансыман бизнең күләме үзгәргәнме-юкмы икәнлеген әйтергә була. Ә орган зурайган булса, куркырга сәбәп бар – шеш үскән булуы ихтимал.

Инде әйтелгәнчә, калкансыман бизнең төп эше – гормоннар бүлеп чыгару. Шуңа күрә әлеге органны тикшерткәндә кан анализы бирдертәләр, ул гормоннар күләмен ачыкларга ярдәм итә.

Иң нәтиҗәле тикшерү алымы – УЗИ. Ул калкансыман бизнең зурлыгын билгеләргә, шешләр үсмәгәнме икәнлеген күрергә ярдәм итә.

Изображение удалено.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле эндокринологлар кабул итә, калкансыман бизне тикшертүдә барлык нәтиҗәле алымнар да кулланыла. Белешмәләр өчен телефон: (843) 2-101-106.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии