УЗИ – гинеколог ярдәмчесе

УЗИ – гинеколог ярдәмчесе

Бүген УЗИ, гинекология һәм акушерлык өлкәсендә тикшерүләр үткәргәндә, табибларның алыштыргысыз ярдәмчесенә әйләнде. Диагностика аналыкны, аның куышлыгын, муентыгын, күкәйлекләрне күрергә, аларның торышын бәяләргә, аналык фибромиомасы, аденомиоз кебек чирләрне башлангыч чорында ук билгеләргә мөмкинлек бирә.

Гадәттә, күкәйлектә ялкынсынудан барлыкка килгән кисталар табыла. Алар күпчелек очракта дәвалау таләп итми, 1-3 ай эчендә үзеннән-үзе юкка чыга. Сары, параовариаль, эндометриодлы һәм башка кисталарны ультратавыш тикшерүе вакытында күреп була. Тик аларны бер-берсеннән аеру бик кыен.

УЗИның гинекологиядәге тагын бер зур ролен әйтми булмый: ул балага уза алмауны ачыклауда һәм дәвалауда зур ярдәм күрсәтә. Күкәй күзәнәкнең өлгерүен күзәтү әлеге процесс барышында тайпылышларны булдырмаска ярдәм итә. Ультратавыш ярдәмендә күзәтүдән башка бүген ясалма орлыкландыруны күз алдына да китереп булмый. УЗИ шулай ук бала төшү куркынычын да кисәтә. Үз вакытында уздырылган диагностика бу хәлне булдырмый калуны тәэмин итә.

УЗИ күзәтүе астында тагын күп кенә чирләр контрольдә тотыла, дәвалану барышы тикшерелә. Акушерлык практикасында да ультратавыш диагностикасының әһәмияте зур. Йөклелек барышында төрле тайпылышларны һәм чирләрне ачыклау – шулай ук УЗИның эше. Табиблар көмәнгә 12 атна булганчы УЗИ ясатырга киңәш итә. Йөклелекнең соңгы чорларында ясалган диагностикада исә яралгының төп үлчәмнәре билгеле була, туачак баладагы чирләр ачыклана.

Казандагы Лушников урамындагы 10нчы йортта урнашкан (Тандем тукталышы) «Казан клиникасында» бар төр узи тикшеренүләрен үтәргә мөмкин. Тел. 5184444.

Изображение удалено.

Реклама хокукында.

Комментарии