ПОМИДОР ҮСЕНТЕСЕН АЧЫК ГРУНТКА УТЫРТУ

ПОМИДОР ҮСЕНТЕСЕН АЧЫК ГРУНТКА УТЫРТУ

Помидорның уңайсыз шартларга чыдамлылыгы, тотрыклы һәм югары уңыш бирүе, беренче чиратта, үсентенең сыйфатына бәйле. Мин аны бүлмәдә һәм лоджияда 8-10 см биеклектәге тартмаларда үстерәм.
Помидор үсентеләрен ачык грунтка күчереп утыртырга 4-5 көн кала сугаруны туктату мөһим, бары тик утыртырга берничә сәгать калгач кына яхшылап су сибәсең. Моның өстенлеге нәрсәдә соң? Үсентене өйдә тартмаларда яисә парникларда үстергәндә, ачык грунтка утыртыр алдыннан сугару үсемлекләрне тамыр янындагы җире белән алырга мөмкинлек бирә. Димәк, вак тамырлар туфрактан аерылмый. Бу исә үсентеләрнең авырмыйча бик тиз ныгып үсеп китүенә булыша.
Дөрес үстерелгән үсенте юантык төпле, ягъни сузылмаган, ә яфраклары әйбәт үсеш алган һәм тамыр системасы яхшы тармакланып үскән була. Мондый үсенте ачык грунтта утырту белән үк тернәкләнеп китә, иртәрәк җимеш бирә башлый һәм уңышы да югарырак була.
Мин үсентене ачык грунтта ике срокта утыртам. Икенче срок һәр елны май ахырларына туры килә. Билгеле, бу вакытка кадәр туфрак яхшылап эшкәртелгән, тырмаланган, тигезләнгән һәм 1 кв. м га 3-4 кг черемә, көл һәм катнаш ашлама кертелгән була. Черемә һәм көлнең бераз өлешен үсенте утырту өчен әзерләнгән оячыкларга салам һәм яхшылап аралаштырам. Оячыкларны рәт белән бер-берсеннән 50 см ара калдырып ясап утыртам, ә рәтләр арасы 60 см калдырыла. Бу биек булып үсә торган, бигрәк тә Гигант розовый, Үгез йөрәге (Бычье сердце) кебек сортларга карый. Ә инде тәбәнәк булып үсә торган Балконное чудо, Москвич кебек сортларның рәтләр арасын кимрәк калдырганда да зыяны булмый.
Шунысына да игътибар итәргә кирәк, үсентеләрне болытлы, бигрәк тә яңгыр тамгалап торган көннәрдә утыртсаң, нәтиҗәсе бик яхшы була. Алар шунда ук тернәкләнеп, тиз арада үсеп китә, авырып интекми.
Әгәр дә инде андый уңай көннәр якын арада көтелмәсә, үсентеләрне көннең икенче яртысында кичкә таба утырту зарур.

АЕРЫМ ҮСТЕРГӘН ҮСЕНТЕ ӨСТЕНЛЕКЛӘРЕ

Үсентене полиэтилен шешәләрдән (1,5-2 л лы минераль судан бушаган шешәләр) кисеп әзерләнгән савытларда үстергәндә, үсентене ачык грунтка көннең теләсә кайсы вакытында утыртсаң да зыяны юк, чөнки аларны оячыклар янындагы туфрагыннан (җиреннән) аермыйча утыртасың. Утыртыр алдыннан полиэтилен савытның бер ягын әз генә кисәсең дә туфрагын таратмыйча салдырып аласың һәм үсентене, оячыкларга утыртып, туфрак белән күмдерәсең, тамыр муентыгы янына әзрәк яңа туфрак өстисең дә муентык яныннан бераз туфрак белән кысып куясың.
Берничә ел инде менә шул полиэтилен шешәдән ясалган савытларда үстерелгән үсентеләрне тартмаларда үстерелгән үсентеләр белән чагыштырып карыйм. Беренче ысулның өстенлекләре бар: беренчедән, алар утырткач ук үсүен туктатмыйча дәвам итә; икенчедән, иртәрәк чәчәк ата һәм җимешләнә; өченчедән, җиңелчә генә суыкларны башкаларга караганда җиңелрәк кичерәләр. Моннан берничә ел элек шундый үсентеләрнең бераз өлешен сынау өчен 9 май бәйрәмендә үк ачык грунтка утырттым. Шуннан соң ике тапкыр суыклар әйләнеп кайтты. Тартмалардан күчереп утыртканнары мантый алмады, ә болары түзде, бераз шәмәхә төскә керсәләр дә (үсеше тукталу сәбәпле), исән калдылар. Җылы көннәр җиткәч, әйбәт кенә үсеп киттеләр. Билгеле, бу тәҗрибәне помидорларның өстен капламыйча (чагыштырып карау өчен) үткәрдем, чөнки үзенчәлекләрне табигый шартларда ачыклыйсы килде.

АЧЫК ГРУНТТА ПОМИДОР ҮСТЕРҮ ҮЗЕНЧӘЛЕКЛӘРЕ

Помидор үсентесен, ачык грунтка күчереп утырткач, яхшы итеп сугарсаң һәм ашласаң, ул бик көчле тармаклана башлый. Инде әйткәнемчә, көчле тармакланып үсә торган сортларның рәт араларын – 60 см, ә рәттәге үсентеләр арасын – 50 см һәм, киресенчә, тәбәнәк булып штамб рәвешендә үсә торган сортларның рәт араларын (кимрәк) – 45-50 см, ә рәттәге үсемлекләрнең арасын 35-40 см калдырып утырту, тәҗрибәләр күрсәткәнчә, отышлырак санала. Билгеле, утыртканда күп кенә бакчачылар ояларга башта су сибә, аннары үсентене шунда тамырларын күмдереп утырталар һәм үсенте төпләрен коры туфрак яисә черемә, яки торф белән мүлчәлиләр. Әгәр дә артык озын булып үскән үсентеләр булса, аларны авыш итеп яткыралар һәм сабагының аскы өлешен тулысынча дымлы туфрак белән күмеп утырталар. Билгеле, утыртыр алдыннан оячыкларга, әйткәнемчә, 200-300 г черемә һәм 10-15 г суперфосфат салалар. Бу исә помидорның өлгерүен тизләтә һәм уңышны арттыра. Вегетация дәвамында рәт араларын 3-4 тапкыр, кагыйдә буларак, яңгырдан соң һәм мул итеп су сипкәннән соң эшкәртәләр: беренчесендә 8-10 см тирәнлектә йомшарталар, ә икенчесендә эшкәртүне төбен өю белән алыштыралар. Бу утыртканнан соң 2-3 атна чамасы вакыт үткәч эшләнә, помидор үсемлекләренең төбен өю нәтиҗәсендә өстәмә тамырлар барлыкка килә. Бу гамәлне туфрак дымлы вакытта (яңгырдан соң яисә сугарганнан соң) үткәрү нәтиҗәлерәк. Рәт араларын эшкәртүне өстәмә тукландыру белән бергә алып бару мөһим.

БЕРЕНЧЕ ТУКЛАНДЫРУ

Үсентеләрне утыртып 2 атна чамасы вакыт үткәч, һәр кв. м га 30 г исәбеннән катнаш ашлама нитрофоска белән тукландыралар. Моның өчен шул ашламаны 1 чиләк суда яхшылап эретәләр һәм һәр үсемлекне 1 л исәбеннән эремә белән ашлыйлар да мул итеп су сибәләр.

ИКЕНЧЕ ТУКЛАНДЫРУ

Икенче тапкыр үсемлекләрне җимшән ярала башлаганда, азотлы (мочевина) һәм калийлы (көл) ашламалар белән генә тукландыралар. Ә уңдырышлы кара туфраклы участокларда, икенче тапкыр тукландырганда, фосфорлы (суперфосфат) Һәм калийлы ашламалар гына кулланырга мөмкин.

ӨЧЕНЧЕ ТАПКЫР ТУКЛАНДЫРУ

Ә өченче тапкыр, җимешләре зур булып үссен өчен, катнаш минераль ашламалар эремәсе белән тукландырыла. Әгәр мөмкинлек булса, беренче тукландыруны сыер тизәге төнәтмәсе белән эшләү нәтиҗәлерәк. Бу очракта 1 чиләк сыер тизәгенә 6 чиләк су кушып төнәтелә. Ә менә кош тизәге (тавыкныкы булмаса, күгәрченнекен дә файдаланырга мөмкин) тагын да файдалырак. Моның өчен 1 өлеш кош тизәгенә 10-12 өлеш су салып эретелә һәм төнәтелә. Аны да шул ук күләмдә, ягъни бер төпкә 1 л исәбеннән кулланалар һәм су сибәләр. Болай эшләгәндә, туклыклы матдәләр тамырларга тизрәк барып җитә һәм интенсиврак үзләштерелә. Шушы ук вакытта үсемлекләрнең төбен яхшылап өяргә кирәк. Бу иң кулай вакыт исәпләнә.

КУЕН БӘБӘКЛӘРЕН КАЙЧАН ӨЗӘРГӘ?

Мәгълүм булганча, помидорның күпчелек сортлары бик нык тармаклана, шуңа күрә аларны дөрес формалаштырырга кирәк. Кайбер өлеше иртәрәк тә, тигез дә өлгерсен һәм яшел помидорлары да булсын өчен мин аны болайрак формалаштырам. Моның өчен һәр куакта 2 дән алып 3 кә кадәр (сортына карап) куен бәбәге, ягъни сабак калдырам, ә яфрак куентыкларындагы калган барлык куен бәбәкләрен (пасынкаларны) чеметеп өзеп чыгам. Өченче һәм дүртенче куен бәбәгеннән формалашкан ботакларда помидор җимшәннәре соңарып формалаша, ә шактый өлеше җыеп алу вакыты җиткәч тә яшел була. Аларны җыеп дача йортының аскы катына (ул кирпечтән төзелгән) кертәм һәм алар анда ноябрьгә кадәр кызармый. Шуларны әз-әзләп өйгә алып кайтып кызартам. Шулай итеп, боларны (садә килеш) декабрь башына кадәр кулланырга мөмкин.
Куен бәбәкләрен кайчан өзәргә соң? Билгеле, зураеп, ботак булып киткәч өзсәң, помидор үсентеләре моны авыр кичерәчәк. Шуңа күрә бу куен бәбәкләрен озынлыгы 3 см дан артканчы өзәргә кирәк. Никадәр кечкенә чакта өзсәң, шулкадәр әйбәтрәк.
Өзүнең төп максаты – үсентеләрнең туфрактагы туклыклы матдәләрне һәм яктылыкны рациональ файдалануына ирешү. Әмма бу помидорның барлык сортларына да кагылмый. Мәсәлән, Балконное чудо, Дачник, Москвич кебек штамблы сортларның куен бәбәкләрен өзүнең кирәге юк.
Болар, беренчедән, иртә өлгерә торган сортлар; икенчедән, бик әкрен үсәләр һәм тармакланмыйлар диярлек. Ә тармакланып үсә торган сортларда, минем тәҗрибә кебек, 3 кә кадәр куен бәбәген өзми калдырырга мөмкин. Күбрәк очракта 2 һәм 1 куен бәбәген генә өзми калдыралар. Әгәр дә куен бәбәкләренең барысын да өзеп алсаң, бер сабаклы гына куак формалаша. Ә инде ике сабак формалаштырасың килсә, төп сабактан тыш икенче сабакны үстерү өчен, иң өстәге чәчәк тәлгәше астындагы куен бәбәген калдыралар һәм ул икенче сабак буларак үсеп китә, анда да чәчәк тәлгәшләре һәм җимшәннәр формалаша. Әгәр дә 2-3 бәбәкне өзмичә калдырып, өстәмә сабак үстерергә теләсәң, аларның кайсыларын калдырырга кирәк соң? Иң яхшысы – иң өстәге чәчәк тәлгәше астындагы һәм шуннан аста урнашкан икенче чәчәк тәлгәше астындагы бәбәкләрне калдыру. Төп сабакның аскы өлешендәге, ягъни җиргә якын чыккан бәбәкләрне калдырырга ярамый, алар бик әкрен үсә һәм соң өлгерә. Соң өлгерешле сортларда, бары 1-2 генә куен бәбәге калдырып, яңа чыкканнарын әледән-әле өзеп торалар. Соңга таба иң өске тәлгәштән өстәрәк ике генә яфрак калдырып, төп сабакның да очын чеметеп кенә өзеп алалар.

СОРАУ СЕЗДӘН, ҖАВАП МИННӘН

Помидорның, орлыгын үсенте өчен март башында чәчкән идем. Быел (2010 елда) әллә җылы булганга, алар инде бутон җибәрде. Югыйсә, апрель генә эле. Башка елларда ачык грунтка июнь башларында утырта идем. Аңа кадәр көтсәм, үсентеләрем помидорланып бетәчәк. Нәрсә эшләргә?
Миңниса ШӘГАЛИЕВА, Минзәлә.
Билгеле, мондый очракта ачык грунтка күчереп утыртуны июнь башына калдырырга ярамый. Моның өчен помидор даими утыртылачак урынга полиэтилен дугалар куеп, аңа пленка ябарга һәм помидор үсентесен шунда күчереп утыртырга кирәк. Әгәр дә суыклар көтелсә, вакытлы теплицаны махсус җылыткыч материал белән җылыту зарур. Әгәр дә инде сезнең үсенте сузылып өлгергән булса, утырту чокырын тирәнәйтергә һәм үсентене беренче тәлгәшкә кадәр туфрак белән күмәргә кирәк. Үсенте тиз арада тернәкләнеп китәр һәм куәтле тамыр системасы җибәрер. Уңышы әйбәт булыр, иртәрәк тә өлгерер.

Сәхифә Фарсель Зыятдиновның «Ямь һәм тәм яки ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫ» китабы ярдәмендә әзерләнде. Бакчачыларның өстәл китабы булырлык бу басма һәр бакчачыга үз эшен дөрес оештырырга, яшелчә үстерү үзенчәлекләренә тагын да тирән төшенеп, мул һәм сыйфатлы уңыш алырга ярдәм итәр.

Комментарии