«Виноград үстерү – алмагачка караганда җиңелрәк»

«Виноград үстерү – алмагачка караганда җиңелрәк»

 

Казанда яшәүче Рафаил абый Гыйльманов үзенең бакчасында 14 төрдән артык виноград үстерә. Яшел, кызыл, кара җимеш тәлгәшләренең авырлыгы икешәр килограммнан да артып китә. Үстерергә бик авыр булып тоелган әлеге виноградны кулга ияләштерергә өлгергән Рафаил абый: «Аны үстерү – алмагачка караганда җиңелрәк», – ди көлеп. Виноград үстерү һәм мул уңыш алу серләре турында аның үзе белән сөйләштек.

Рафаил абый тумышы белән Казахстаннан. Әллә шуңамы, бакча эшләрен бик ярата ул. «Казахстанда яшәгән чакта һәркемнең бакчасында алма, груша, слива, виноград үсә иде, шуларны күреп, кызыксынып үстем», – дип искә ала ул.

– Яз, май башында бакчама Казаннан һәм Татарстанның башка районнарыннан виноград яратучылар килә. Өч-дүрт ел элек миннән үсентеләр алып куаклар үстергән һәм беренче мул уңыш алган бакчачылар минем турындагы мәгълүмат белән бик теләп уртаклаша. Мәскәү өлкәсе, Чувашия, Башкортстан, Киров өлкәсе һәм Түбән Новгородтан, Татарстанның күп кенә районнарыннан шалтыратулар кабул итәм. Минем исемемне беркем дә белми диярлек, ләкин бервакыт миңа «Виноград абый» дип мөрәҗәгать иттеләр. Хәзер үземне шулай дип таныштырам. Татарларда «алма апай» бар, ник «виноград абый» булмаска тиеш ди?

– Рафаил абый, виноград үстерү белән кайчан кызыксына башладыгыз?

– Кайчагында миннән: «Бакчачы белемең бармы әллә?» – дип сорыйлар. Аларга мин: «Белеме буенча электротехник булган, тимер юлда монтер булып эшләгән атаклы галим Иван Владимирович Мичуринның юлын кабатлыйм», – дип шаярып җавап бирәм. Ул тормышының 60 елын фәнни эшчәнлеккә багышлаган һәм 300 төрле җиләк-җимеш сорты чыгарган. Мин Казахстанның Мичурин исемен йөртүче 6нчы Семипалатинск урта мәктәбендә белем алдым. Биология фәненнән бик таләпчән укытучы керә иде. Бервакыт ул миңа дәрестә дөрес җавап бирмәгән өчен «икеле» куйды. Өч атна эчендә биологиянең бөтен дәреслеген яттан өйрәндем. Шуннан бирле «бик яхшы» билгеләренә генә укыдым. Бакчачылык белән мәктәп елларыннан ук кызыксынам. Казахстанда бакчада алма, слива, чия, башка җиләк-җимеш агачлары һәм куаклар, шул исәптән, виноград та үстерәләр. Җәен анда температура +40 градуска, ә кышын –40ка кадәр җитә. Шәһәрдә игенчелек, бакчачылык куркыныч шөгыль санала, чөнки яз һәм көз айлары бер айдан артык дәвам итми. Ә бу өлкәдә уңышка ирешәсең килсә, китап, журнал, тәҗрибәле туганнар киңәшенә колак салырга туры килә иде. Мин виноград турында 30лап китап укыдым, моннан тыш, гамәли тәҗрибәм дә шактый. Бу җиләк-җимеш культурасының күп булуы артыннан кумыйм. Миңа аның 14 төре дә җитә.

– Виноградны кайчан һәм ничек утыртырга?

– Күпләр виноградны бәрәңге утырткан кебек утырта. Ләкин аны утыртуның үз серләре бар. Аны көзен дә, язын утыртсаң да ярый. Мин үзем язын утыртуны өстен күрәм, чөнки үсентенең үсеп китү-китмәвен – күзәтеп була. Беренче елында үсеп китә алмый дип шалтыраталар, борчылырга кирәкми, ул тамырга көч җыя.

Виноград утыртыласы чокырны 80х80 итеп казыйбыз. Чокыр тирәнлеге бер метрдан да ким булмасын. Төбенә вак таш яки вакланган кирпечтән 20 сантиметр тирәсендә дренаж катламы салып калдырыгыз, өстенә уңдырышлы туфрак сибегез. Туфракны чокыр казыганда чыккан өске катламнан алыгыз, аны тирес, суперфосфат һәм көл белән аралаштырыгыз, яхшылап су сибегез. Чокырны көздән ясап калдырмасагыз, виноградны утыртырга берничә атна кала ясарга да мөмкин. Утыртканда, чокыр кырыена 5 сантиметр диаметрлы пластик торба кадап калдырыгыз. Аның аша яшь виноградка су сибү уңайлы. Чокыр кырына 50 сантиметр калырлык итеп уңдырышлы туфрак салыгыз, яхшылап су сибегез. Су сеңеп беткәч, үсентене утыртыгыз, чокырны күмеп бетерегез. Күмеп бетерү өчен, уңдырышсызрак туфрак та ярый. Торба аша көн саен су сибеп торыгыз. Туфракны салам яки пычкы чүбе белән көпшәкләндереп тору да әйбәт. Бу дымны сакларга ярдәм итә. Август ахырына виноград 2 метр чамасы үсәргә тиеш. Ә киләсе елда сез беренче уңыш белән сыйлана алачаксыз.

– Виноград салкынга тиз бирешәме? Аны ничек сакларга?

– Яшь виноград үсентеләре төнге һәм язгы суыкларга тиз бирешә. Аларны яшерү, чыныктыру, әкренләп ачык һавага өйрәтү мөһим. Үсентеләр һәлак булмасын өчен, акрынлап контейнерларда ук чыныктыра башларга кирәк. Җылы һәм бик җилле булмаган көннәрдә ачык һавага башта – 1, икенче көнне – 2, өченче көнне – 3-4 сәгатькә күләгәгә алып чыгарга кирәк. Җир 9-12 градуска кадәр җылынып, шомырт чәчәк атканнан соң, аны утыртуга керешәбез. Үсенте утыртылган савыт ике яктан киселә. Тамырлардагы балчыкны коймыйча, чокыр уртасына куегыз. Аның өске өлеше төньякка юнәлсә, яхшы булыр. Төнге салкыннар куркынычы янаган очракта үсентеләрне катыргы яки агач тартма астына яшерергә мөмкин. Металл чиләк яки пластик шешәләр астына яшерергә ярамый, чөнки үсенте яфраклары каралырга мөмкин. Һава торышының нинди булуына карап, 7 көнгә кимендә 1 тапкыр су сибәргә кирәк.

– Виноград су яратмый дип ишеткәнем бар...

– Виноград дым ярата. Тик аның тамырлары шактый озын булу сәбәпле, кайбер бакчачылар ул суны үзе җирдән тартып алырга сәләтле дип саный. Русиядә сезонлы явым-төшемнәр виноград өчен җитәрлек булган төбәкләр бар, әмма мондый урыннар аз. Шуңа күрә мин виноградка суны шактый еш сибәм һәм сезон азагында яхшы уңыш алам.

 

Рафаил абый бакчасында 14 төр виноград үсә

 

Су сибү өчен иң кулай вакыт – апрель ае. Бу чорда һәр куакка 40 литрга якын су кирәк. Май аенда коры һава саклана һәм явым-төшем юк икән, үсентеләргә тагын бер кат шулай су сибү зарур. Шулай ук виноградны тукландыру да мөһим. Моның өчен мин сыер тизәге, көл һәм кычытканнан торган төнәтмә кулланам. 100 литрлы мичкәгә шушы кушылманы салам, яңгыр суы тутырам һәм кояшка куям. Кычытканда үсемлекләргә кирәкле микроэлементлар җыелмасы бар. Кычытканның яфраклары тулысынча җебеп беткән икән, димәк, төнәтмә әзер дигән сүз. Аннары аны су сибә торган торбага салам.

Июнь башында, виноград чәчәк ата башлагач, аңа су сибәргә ярамый. Гомумән, бу вакытта виноградка тимәү хәерле. Июнь ахырында, виноград чәчәк атканнан соң, аңа максималь күләмдә дым кирәк. Июль ахырында җимешләрнең өлгерү фазасы башлана, аларның төсе үзгәрә. Бу вакытта су сибү тыела, чөнки җиләк мөмкин кадәр күбрәк шикәрне үзенә сеңдерергә тиеш. Яңгырлар һәм юеш җир бу вакытта гөмбә авырулары китереп чыга. Артык дым җиләк-җимешкә эләгә. Август азагында, сентябрь башында виноград өлгерә, бакчачылар аны җыя башлый. Бу вакытта су сибүнең мәгънәсе юк.

Уңыш җыйганнан соң, коры һава торышы сакланса, мин куакка 30 литр су сибәм. Октябрь азагында, тәҗрибәле бакчачылар соңгы тапкыр һәр куакка 60 литр күләмендә су сибәргә киңәш итә. Бу – куакны кышлатуга уңай йогынты ясый.

– Виноградны кышка ничек әзерләргә?

– Виноградны кисү өчен иң кулай вакыт – октябрь ахыры-ноябрь башы. Күпләрне беренче кыраулар куркыта, әмма өлгергән виноград ботагы өчен алар куркыныч түгел. Өлгергән берьеллык ботаклар көрән яки саргылт төстә була. Аларны юеш җиргә салганчы, туң коры җиргә җәю яхшырак та. Ботакларның суыклар башланганда өлгереп җитүен, яфраклар (алар әле калган булса) туплаган туклыклы матдәләрне ботакларга бирүен һәм бу процессны вакытыннан алда туктату ялгыш икәнен аңларга кирәк.

Барыннан да элек зәгыйфь, хәлсез ботакларны, ботакның өлгереп җитмәгән өлешләрен кисәләр. Бары тик тиешенчә өлгергән 6 миллиметр һәм аннан калынрак берьеллык ботакларны гына калдырырга кирәк. Алардан уңыш бирә торган бергәлек формалаштырабыз. Бу – уңыш бирә торган сабак (4-12 күз) һәм алмаш чыбык (2-3 күз) җыелмасы. Монда сүз җилпәзәле (веерлы) формалаштыру турында бара. Калган өлгергән ботакларны үсентеләр үстерү өчен файдаланырга була.

Шул рәвешле әзерләнгән виноград куакларын бергә көлтә итеп бәйләргә һәм үсентеләрне бер-берсенә каршы якка бөгеп, махсус әрҗәгә яки зур булмаган канауга җиргә яткырырга кирәк. Куак астына үсемлек калдыклары салып калдырырга, өстен дым үткәрми торган материал (толь, рубероид, шифер) белән капларга киңәш итәм. Кар вакытында ятса, бу каплау җитәчәк. Әгәр кар ятмаган килеш суыклар башланса, виноградны өстәмә рәвештә капларга туры киләчәк. Үсентенең башына куян, тычкан җитмәсен өчен, өстен ылыслы ботаклар белән каплау да хәерле булыр.

Виноград «серләре»

– Виноград куагы тирәсенә ташлар тезегез. Иртән алар җылылык туплый, ә кичен шул җылылыкны туфракка бирә, ә бу үсемлекнең уңдырышлылыгына тәэсир итә.

– Тәлгәштә тыгыз итеп урнашкан виноградлар уңышны киметә, чөнки тәлгәштәге бер җимеш чересә, калганнары да аңа иярәчәк. Моны булдырмас өчен 10 литр суга 10 аспирин төймәсе салып болгатырга һәм виноград яфракларына сибәргә кирәк. Аны виноград чәчәк атып бетергәндә һәм җимешләр күренә башлаганда башкарырга мөмкин.

– Виноград тәмен татып караганда, беркайчан да җимешне өзеп алмагыз, ә кайчы белән кисегез. Җимешне өзгәндә аның татлы сок тамчысы сабакта калачак. Бу тамчының исен сизеп, виноградка шөпшә киләчәк. Ә виноград җимешенең исен сизгән һәм татып караган бөҗәкне аннан тиз генә куып җибәрәм димә. Бу куакка кырмыска, чебеннәр һәм башка бөҗәкләр дә ияләшәчәк.

– Суны виноградка ике атнага бер тапкыр, әмма мул итеп, бер куакка 4-5 чиләк, ягъни 40-50 литр сибәргә кирәк. Көн дә аз-азлап кына сипсәң, ул дымны өске тамырлары аша гына ала. Ә аскы төп тамырлары үсеш алмый. Инде озак вакыт су сибә алмаган очракта ул кибеп тә китә.

– Яз көне кышка каплап калдырган материалларны да вакытында алу мөһим. Аны бездә кар эрүгә алалар. Югыйсә полиэтилен пленканы өстән кояш җылытып торганлыктан, аның астында яткан виноград үсентесенең бөреләре кызып черергә дә мөмкин.

Инде үсентеле булу мәсьәләсе кызыксындырса, реклама хокукында Рафаилның телефонын да тәкъдим итәбез: 89272492522. Үсентеләрнең бәясе – 350 сум. Ә кызыксындырган сорауларыгызны редакциягә дә юлларга мөмкин. Без Рафаил әфәнде белән кабат очрашып аларга җавап табарбыз.

«Виноград җене» кагылучы укучыларыбызга бүген бәйге дә игълан итәбез әле.

ДӨРЕС ҖАВАПКА – БҮЛӘК

 – Бу фото Грециядә узган Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә ясалган. Виноградның ике сорты да чын, җимешләрне татып карарга мөмкин иде. Фото да чын, бернинди фотошоп та кулланылмады. Сорау: мондый тәлгәшләрне үстереп буламы? Ул ничек эшләнелгән, аның сере нидә? Беренче булып дөрес җавап бирүчегә – өч виноград үсентесе бушлай. Җавапларны «Безнең гәҗит» редакцияcе телефонына +7 (927) 039-03-53 юлларга мөмкин.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА язып алды

 

 

Комментарии