Язның ямен чир бозмасын

Язның ямен чир бозмасын

Яз җиттеме, баш авыртудан зарлана башлыйбыз. Авыртыр да шул: һава торышы көннән-көн җылытуга таба бара, яшәү рәвешебез үзгәрә, өстәвенә, бер-бер артлы килгән бәйрәм мәшәкатьләре… Күпчелек очракта дару төймәсе кабып куябыз да авырту турында онытырга тырышабыз. Кая инде ул табибка күренү!

Башың көннәр язга авышу сәбәпле генә авыртса, бер хәл. Тик әгәр дә егылу яки бәрелү, берәр җәрәхәт алу сәбәпле авырта, әйләнә һәм авырту даими рәвештә кабатланып тора икән, бу очракта чаң сугарга кирәк. Мондый билгеләр булганда, иң яхшысы – тәҗрибәле неврологка күренү.

Баш авырту күпчелек очракта умыртка баганасындагы, бигрәк тә муен өлешендәге проблемалар аркасында барлыкка килә. Болар: остеохондроз, умыртка-ара диск бүсере, гел бер төрле утырудан яки артык көч куеп эшләүдән муен мускулларының киеренке халәткә килүе. Белгечләр әйтүенчә, баш авырта башлау умырткалыктагы чир үсеш алган, тагын да җәелгән дигәнне аңлата.

Баш миендәге һәм муендагы кан тамырлары белән бәйле авыртулар күпчелекне тәшкил итә (баш мие ишемиясе, үзәк нерв системасы күзәнәкләренең үлүе (резидуальная энцефалопатия), мигрень, инсульт һәм атеросклероздан соң барлыкка килгән чирләр, гипертония). Бу чирләр булганда еш кына баш әйләнә, укшыта, хәтер начараерга, кеше гади әйберләрнең атамаларын оныта башларга мөмкин. Гомумән, 55 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, башлары авыртмаса да, елына ике тапкыр табибка күренеп, баш миенең эшчәнлеген тикшертеп торырга киңәш ителә.

«Основа здоровья» неврология һәм ортопедия үзәгендә баш авыртуның бар төрен дә дәвалыйлар. Биредә рефлекс терапиясе (тәндәге актив нокталарга кагылып дәвалау), сөлек салу, массаж, озон һәм мануаль терапияләр, дәвалау физкультурасы, дару препаратын кан тамырына кертү (капельница) кебек дәвалау алымнары кулланыла. Үзәктә тәҗрибәле табиблар кабул итә:

Риада Бәдретдиновна Хәмитова – 22 ел эш стажы булган игътибарлы һәм киң күңелле невролог.

Диләрә Рәхимовна Шаһиева – медицина фәннәре кандидаты, ачык һәм ярдәмчел белгеч.

Изображение удалено.

Үзәкнең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а, 1100. Тулырак белешмәне (843)562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде.

Реклама хокукында.

Комментарии