Авырмас өчен нишләргә?

Адәм баласы өчен иң кадерле нәрсә – аның сәламәтлеге. Аны бернинди байлыкка да сатып алып булмый. Кешенең сәламәт булу-булмавы үзеннән һәм әйләнә-тирә мохиттән тора.

Соңгы елларда нинди генә дарулар, дәвалау ысуллары уйлап чыгармадылар. Әмма аңа карап кына әле бер генә кеше дә больницадан тулысынча сәламәт булып чыкканы юк. Меңнәрчә тонна төрле дару чит илдән сатып алына. Үзебездә дә җитештерелә. Кая куеп бетерергә аларны? Минемчә, менә шуларны сату өчен төрле грипплар уйлап табыла да инде. Халык авырудан куркып, бәясенә дә карап тормыйча, даруларны чират торып ала. Иманым камил, быел тагын берәр хайван гриппын уйлап табарлар.

Соңгы елларда грипп кына түгел, яман шеш авырулары да киң таралды. Бигрәк тә хатын-кызлар күкрәгендәге яман шеш. Бәлки, моңа ел саен үткәрелүче рентген тикшерүе дә сәбәпче буладыр. Мин 40 елга якын радиацияле, силикозлы шахтада эшләдем. Сирәк очрый торган металлар табылып, Ленинград хәрби заводына җибәрелде. Шуңа җавап итеп, аннан халык сәламәтлеген тикшерү өчен медицина хезмәткәрләре килә башлады. Рентген да үтәргә кирәк иде. Ә мин һәрчак ничек булса да качып калырга тырыштым. Гомеремдә, күп булса, ике-өч тапкыр тикшеренгәнмендер. Бистәдә яшәүче халыкның күбесе яман шеш белән авырып үлде. Минемчә, моның сәбәбе – радиацияле металлар һәм рентген тикшеренүе.

Аннары бүген халыкта үлем күплегенең сәбәбе – тәмәке һәм аракы. Грипптан үлүчеләр саны бу ике афәт китергән авырудан бакыйлыкка күчүчеләр белән чагыштырганда, океандагы бер тамчы гына булып каладыр. Шуңа күрә ата-аналар туган көннәрдә, календарьдагы бихисап мәгънәсез бәйрәмнәрдә эчәргә сәбәп итеп кунаклар җыймасын иде. Яңа елда да акылдан язганчы икешәр атна эчәргә ярамый.

Суыбыз чисталыгы да сәламәтлеккә бик нык тәэсир итә. Минемчә, андагы юшкын күп авыруларга китерә. Гади генә мисал: сез чәйнек сатып аласыз, ә ул 4-5 айдан таш белән ката. Болай булгач, көн саен кулланган суның кан тамырларын нинди хәлгә китерүен күзаллавы кыен түгел. Шуңа да аш-су өчен суны кайнатып куярга кирәктер һәм аскы юшкынлы өлешен ташларга.

Дөрес итеп туклансагыз, бернинди грипп та куркыныч булмас. Бал, карлыган, кура җиләге, бакча җиләге белән чәй эчегез, сарымсак, суган ашагыз. Шул ризыклар өстәлдән төшмәсә, табиблар кирәкмәс тә. Бервакытта да хөсетле, усал булмагыз. Кирәк чакта мохтаҗларга ярдәм кулы сузыгыз. Хайваннарны рәнҗетмәгез, иясезләрне ашатудан чирканмагыз. Боларның һәммәсе үзегезгә савап булып кайтыр – бервакытта да авырмассыз.

Тәфкил НУРГАЛИМОВ.

районы, Югары Ушма авылы.

Былтыргысы чучканыкы, чиратта кемнеке?

Җир шары елга бер мәртәбә Кояш тирәли әйләнеп чыга. Шунлыктан ел фасыллары да алышына. Каян җәй кадерен белер идек, әгәр зәмһәрир кыш булмаса? Җитмәсә, салкыннарда адәмне ангина, грипп дигән афәтләр дә сагалап тора. Әле ике-өч ел элек кенә кош гриппы дип шаулаганнар иде – Жириновский ул авыруны чик буенда мылтыктан атып үтерде, ахры. Анысыннан котылдык, чиратта – дуңгыз кизүе. Монысын нишләтергә боерадыр ЛДПР җитәкчесе? Бетерергә кушса, бәлки, авылларында асрамаслар иде.

Уйлавымча, бу авыруның монысы да – кайчандыр булган бер төре. Ә сәламәтлек саклау өлкәсендәгеләр шул турыда гауга куптарып, акча эшләп калырга тырыша. Тагын бер-ике елдан башкасын уйлап табарлар. Чит планета вәкилләре дә берәр нәрсә “йоктырыр” әле. НЛОлар турында гел язгалап торалар ич.

Дуңгыз гриппыннан фәләнчә кеше үлде, дип әйтеп кенә торалар. Әлбәттә, бардыр. Әмма ул ел да булгалый. Мәсәлән, 1979-80 елда эпидемия белән олы яшьтәге кешеләрнең вафат булуы турында күп сөйләгәннәр иде. Ышанмаслык түгел: аларның иммун системасы какшаган була.

Шуны әйтәсем килә: һәр нәрсәгә хәвефләнеп карасаң, авыру да тиз йога. Әлбәттә, кул да кушырып утырырга ярамый. Саклык чараларын күрергә кирәк.

Харис ХӘКИМОВ.

Балтач районы, Шеңшеңәр авылы.

Комментарии