Коронавирус. Ничек сакланырга һәм ничек дәваларга ярамый?

Коронавирус. Ничек сакланырга һәм ничек дәваларга ярамый?

«Вирус кан әйләнеше системасына тискәре йогынты ясарга, һәм бу кан тамырлары катастрофасына һәм башка начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – ди Татарстан Республикасының ирекле инфекцион авырулар белгече Халит Хәертинов, COVID-19га җитди карарга кирәклеген кисәтеп. «Бизнес Онлайн» газетасына биргән интервьюсында ул ни өчен антибиотиклар эчәргә ашыкмаска һәм битлекләрнең мөһимлеген, аны даими алыштырып торырга кирәклеген әйтте. Мин бу әңгәмәдән иң кирәкле тезисларны сезгә дә тәкъдим итмәкче булам һәм «Бизнес Онлайн» интернет басмасында әлеге әңгәмәне тулысынча укырга киңәш итәм.

COVID НИ УЛ?

Әлбәттә, ковидны төрле эпидемияләр белән – дуңгыз гриппы белән дә, кош гриппы белән дә чагыштырып була. Вирус мутациясе һәрвакыт куркыныч, чөнки кешеләрнең иммунитеты юк, һәм авыру үтә авыр формада үтәргә, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин. Ләкин шулай да, андый эпидемияләрнең вакыты чикләнгән, мәсәлән, грипп киләсе елда сезонлы рәвештә кабатланырга мөмкин булса да, гадәттә, ике айдан артык тормый. Ә COVID язын башланды, грипп аналогиясе буенча җәйгә бетәр, дип уйладылар. Инфекциянең иң югары ноктасы май-июнь айларында булды, аннан бераз кимеде, ләкин бөтенләй китмәде. Масштаб ягыннан ковидны күпмедер дәрәҗәдә Испания гриппы белән чагыштырып була. Ул 20-50 миллионга якын кешене алып киткән иде. Гомумән, Беренче бөтендөнья сугышы фронтларына караганда күбрәк кеше үлде ул чакта. Әйтергә кирәк, ул вакытта да битлек режимының мөһимлегенә игътибар иттеләр. Европада трамвайларга да битлекләрсез кертмәделәр. Битлекләрнең ярдәм итә алуы шул чакта ачыкланды.

КЕШЕ КАЙЧАН ИНФЕКЦИЯ ЧЫГАНАГЫНА ӘВЕРЕЛӘ?

Кеше авыру билгеләрен үзе сизгәнче үк башкалар өчен куркыныч тудыра башлый. Инкубация вакыты 2 көннән 14 көнгә кадәр дәвам итә, бу вакытта клиник күренешләр юк, ләкин организмда вирус үрчи. Инкубация чоры беткәнче якынча ике-өч көн кала кеше йогышлыга әйләнә, тик әле симптомнар булмаска мөмкин. Аннары вирусларның күбәю вакыты килә, ул 5-6 көн дәвам итә, бу башкалар өчен иң зур куркыныч чор. Ковид күзәнәккә керә һәм күбәя башлый. Бу, нигездә, сулыш юлларында бара, ләкин бавырда, бөерләрдә, йөрәктә, кан тамырларында да андый рецепторлар бар – кыскасы, теләсә нинди орган зарарланырга мөмкин.

Аннары чираттагы этап үпкәгә зыян килә башлый. Бу вакытта тын кысыла, сулыш җитми, сатурация (кислородка туену күләме) төшә. Бу фазада температура яңадан күтәрелергә мөмкин: ул авыру башланганда күтәрелә, аннары субфебриль (түбән) була, аннары тагын сикерә. Бу очракта пациентка кислород ярдәме кирәк булырга мөмкин.

Шул ук чорда яки бераз соңрак процесска бүтән әгъзалар да кушыла ала. Нерв системасы какшый: паника, борчылу, курку, баш авырту, баш әйләнү, энцефалопатия үсеш ала. Тромбоз аркасында йөрәк өянәге һәм инсульт булырга мөмкин. Дөрес, кайбер очракларга дәвалау терапиясе дә сәбәпче була ала, әмма ковид зәхмәтенең турыдан туры йогынтысы аркасында да төрле катлауланулар килеп чыгарга мөмкин.

БАШКА ЙОГЫШЛЫ ТЫН ЮЛЛАРЫ АВЫРУЫННАН АЕРЫП БУЛМЫЙ. Конкрет симптомнар бар, мәсәлән, тәмнең һәм иснең бозылуы, ләкин алар пациентларның өчтән бер өлешендә генә күзәтелә. Алар шунда ук күренми, башта температура күтәрелә. Пандемия вакытында теләсә нинди респиратор авыру ковид призмасы аша карала.

Әгәр дә югары температура биш көннән артык дәвам итсә, участок табибын чакырырга кирәк. Куркыта торган беренче билгеләр – тын кысылу (сулыш алу тизлеге (алу һәм чыгару бергә санала) минутына 22 сулыштан артып китә), сатурация кимү. Бүгенге көндә өйдә пульсоксиметр булдыру мөһим. Сатурация нормада 95тән ким булмаска тиеш, 93тән түбән төшсә, больницага керергә кирәк.

Моннан тыш, COVIDның башка симптомнары да бар. Мәсәлән, баш авырта. Тире бозыла.

Табибны өйгә чакырырга кирәк. Чөнки бер пациент бер контакт вакытында 2,5 кешене зарарлый ала. Бу күрсәткеч якынча, тик бик күп: грипп белән бу сан 1,5. Шулай чылбыр таралмасын өчен анти-эпидемия чаралары кирәк: бу дистанция тоту, битлекләр.

ПАЦИЕНТ КАЙЧАН ЙОГЫШЛЫ БУЛУДАН ТУКТЫЙ?

Иң ышанычлысы 2 атна, анализлар тискәре күрсәткәннән соң гына.

АНТИБИОТИКАЛАР ЯРАМЫЙ, ЧӨНКИ АВЫРУНЫ ИКЕНЧЕЛ ИНФЕКЦИЯ ДӘ САГАЛЫЙ. Ковидны дәвалауның өстенлекле юнәлешләренең берсе – актив ялкынсынуга каршы терапия, пациентларның гомерен саклап калу. Ләкин бу очракта кулланылган препаратлар көчле иммуносупрессантлар, алар иммун системасын какшата. Чөнки бактерияләр безне бөтен җирдә, аеруча медицина учреждениесендә әйләндереп алган. Коронавирус өчен антибиотик терапия, кагыйдә буларак, расланган бактерия инфекциясе үсеш алган очракта гына билгеләнә, һәм, әлбәттә, авыруның беренче көннәрендә түгел.

Үпкә ялкынсынуы – пневмонияне гел антибиотиклар белән дәваладылар. Шул стереотип белән башта шул тәкъдим ителде. Хәзер аңладык: башлангыч этапта антибиотиклар куллану, авыруның хәлен җиңеләйтми, әгәр бактериаль проблемалар булмаса. Кызганычка каршы, табибларның ялгышы – амбулаториядә антибиотиклар һәм гормональ препаратлар язган очраклар – хаталар белән очрашабыз әле.

БИТЛЕКНЕ КАЙДА КИЯРГӘ?

ЛИФТта да кияргә. Әгәр бер минут элек анда зарарланган кеше йөргән булса, чыннан да зарарлану куркынычы бар. Дистанциягә һәм битлек режимына караганда нәтиҗәлерәк чаралар әле уйлап табылмаган. Машина кую урыннарында һәм лифтларда начар җилләтү, ябык урын, күп кеше…

КҮҢЕЛ АЧУ ҺӘМ ТУКЛАНУ чараларын 23:00 дән 6.00 сәгатькә кадәр тыярга киңәш ителә. Чөнки социаль дистанция барларда ачыктан-ачык бозыла һәм инфекция куркынычы арта.

ҖӘМӘГАТЬ ТРАНСПОРТЫ. Минем уйлавымча, метро куркынычсызрак: вентиляция системасы бар. Такси күпкә куркынычрак: шофер белән пассажир арасында ябык урын һәм бик кечкенә ара. Авыру таралуда кеше саны һәм пространство күләме зур роль уйный. Таксида машина йөртүче авырса һәм битлекне дөрес кимәсә, вирус чикләнгән урында җыела. Вирус берничә көнгә кадәр яши ала. Бигрәк тә дымлы шартларда гомере озыная. Шуңа күрә көз – барлык тын юлларын зарарлаучы вируслар өчен иң уңайлы чор.

Төп саклану чарасы БИТЛЕК. Йогышлы авырулар белгече буларак әйтәм: битлек бер очракта гына куркыныч булырга мөмкин – пычрак булса, озак кулланылса, ул инфекция чыганагына әверелә ала. Бәлкем, ниндидер дәрәҗәдә һава кабул итүне чикли, ләкин бу проблема, мөгаен, йөрәк яки үпкә авырулары булган кешеләр өчен. Ләкин кая барырга? Һәрчак иң файдалысын сайларга.

Теләсә нинди битлекләрне дә 2 сәгать саен даими алыштырып торырга кирәк, юкса ул киресенчә хуҗасына куркыныч кына тудырырга мөмкин. Микроблар өслектә урнаша ала, һәм битлек дымланса, алар бик тиз үрчеп китә. Җәмәгать транспортында бардың, битлекне саласың икән, аны алыштырырга кирәк. Кибеткә кергәч тә… Нәрсә эшләргә? Әгәр дә битлекләрне кыйммәтсенеп жәллибез икән, сәламәтлегебез кыйммәткәрәк төшәргә мөмкин. Нәрсә мөһимрәк? Сәламәтлекме, әллә кулланылган битлекләр санымы?

Кеше факторы мөһим. Битлекләрне дөрес кияргә, ул авызыңны гына түгел борыныңны да ябарга тиеш. Еш кына без, авызның ябык, борыны ачык булуын, ягъни битлекнең форма өчен генә эленүен күрәбез. Битлекләрне дөрес кимәү аркасында да зарарлану була ала.

Бу бик җитди проблема. Авыруны җиңел үткәрүчеләргә карап нәтиҗә чыгарырга ярамый.

ПЕРЧАТКАЛАР?

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының йогышлы авырулар буенча баш белгече Владимир Чуланов, перчатка киюнең аерым мәгънәсе юк, дип саный. Ләкин антисептик куллану бик мөһим. Социаль дистанцияне бозарга ярамый. Барлык профилактик чаралар да файдага. Без бу турыда сөйләшәбез, кешеләр тыңлый, ләкин барысы да үтәми. Әгәр дә кемдер үзен начар хис итә икән, җитәкчегезгә әйтегез. Үз белдегең белән температура төшерә торган дарулар эчмәскә һәм хезмәт хакын югалтмас өчен, башкаларны куркыныч астына куеп, эшкә килмәскә. Җаваплылык хисе булырга тиеш. Исегезгә төшерәм, йогышлы чор 2–2.5 атна, бу бик күп! Бер контакт – ике авыру кеше. Көндез контактлар күп булса, бөтен команда авырырга мөмкин.

Без аңларга тиеш, хәзер без иң куркыныч эпидемиологик чорда. Бүген тест нәтиҗәләре тискәре, ләкин иртәгә ул уңай булырга мөмкин. Бүген сәламәт, иртәгә син инде авырыйсың. Мөгаен бу февраль-мартка кадәр сузылыр. Тик иң югары нокта ноябрь аенда көтелә. Моны беркем дә төгәл әйтә алмый.

business-gazeta

Белеп тор!

Антибиотиклар куркыныч!

Коронавирус инфекциясе белән авыручыларның 90%тан артыгы антибиотиклар ала, ләкин бу вируслы авырулар өчен нигезсез терапия һәм ул пациентларның киләчәге өчен куркыныч тудыра, диде Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш микробиологы Роман Козлов «РИА Новости» аша.

«Башка төр вируслы инфекцияләр кебек үк, COVID-19 өчен дә антибактериаль препаратлар вирусларга каршы актив түгел», – ди ул. Козлов фикеренчә, бүгенгедәй антибактериаль препаратларны иркен куллану киләчәктә тулаем медицинаның авыруларга каршы көрәшү эшчәнлеген катлауландыра, микробларны җиңү кыенлашачак, бу авыруның үзе өчен дә куркыныч була ала, аның хәлен тагын да авырайтырга мөмкин. Шулай ук киләчәктә аны әле кулланылган антибиотик аркасында яңа проблемалар көтеп тору ихтималы бар.

«Нигезсез кулланылган антибиотик пациентның хәлен начарайтырга һәм кайвакыт тормыш өчен куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – диде белгеч.

Ноябрь башында сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко да антибиотикларның җиңел формада үтүче COVID-19 өчен кирәк түгеллеген кисәтте, аларны хәл авырайганда гына билгелиләр. Шул ук вакытта белгечләр, COVID-19 өчен эффектив дарулар юклыгын таный.

Ни өчен антибиотиклар коронавирус булганда файдасыз һәм хәтта куркыныч дигәндә, антибиотикларны контрольсез һәм уйламыйча кулланганда организмда дарулар белән үтереп булмый торган супербактерияләр барлыкка килергә мөмкин. Тагын шунысы, вируслы һәм бактерияле инфекцияләр берүк түгел, төрле препаратлар белән юк ителә.

Онытмагыз, таҗлы вирус эләккән авырулар белән эшләүче табиблар, күпчелек очракта, ИВЛ аппаратына үз белдеге белән дәваланучылар, авырый башлагач та игътибарсыз йөргән сансызлар килеп эләгә, диләр. Ясалма сулыш алдыру аппаратына барып җиткән авыруларның бик азы гына исән кала. Шуңа күрә тагын бер кисәтәм, беренче симптомнар сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә. Имеш-мимешләр: табиблар юк, дарулар юк, күрше, син ни эчтең… кебек «дәвалану», паника булырга тиеш түгел. Мин дә әле авырыйм, расланмаса да бар да таҗлы вируска ишарәли сыман. Бик җиңел кичерәм, Аллага шөкер. Киләсе саныбызда бу хакта сөйләрмен, мин дә ялгыша яздым. Ярый әле Аллаһы Тәгалә хак юлны күрсәтте.

Барыбызга да исәнлек теләп, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии