КЕШЕНЕКЕМЕ, ЧУЧКАНЫКЫМЫ?

Югары температура белән уянып киттем. Баш авырта, хәлем юк. Инде көн дәвамында йөткертә үк башлады. Телевизорны ачкан идем, дуңгыз кизүе турында сөйлиләр. Имеш, тиздән Русиянең һәр икенче кешесе шул чир белән авырачак икән. Интернетта соңгы вакытта иң күп эзләнелә һәм укыла торган мәгълүмат та шушы хакта булып чыкты. Көзгә кергәч, суык тидерә торган гадәтем бар инде анысы, әмма быел бигрәк каты куркытып, өнне алып бетерделәр. Дуңгыз итен бөтенләй авызыма алмасам да, тәмам хафага калдым.

НИЧЕК?

Тә-әк, нинди үзлекләргә ия икән бу чир, эзләп карыйк әле. Шул турыда сорагач, интернет миңа иң баштан 68 яшьлек Коста-Рико президенты Оскар Арио хакында “сөйләде”. Ул да дуңгыз кизүен үткән. Авыру социаль статуска карап тормый шул. Аннары аның Мексикада килеп чыгуы, бер авырткан кешедә әлеге гриппның кабат булу мөмкинлеге (димәк, иммун система аңа яраклашмый), декабрьдә генә вакцина булачагын, тагын әллә ниләр укыдым. Вакцина дигәннән, анысының беренче партиясе Уфада чыгарылган да. Ул тавык йомыркасыннан ясала икән. Вакцина иң беренче булып хәрби хезмәткәрләр, һәм балаларга ясалачак.

Авыру ничек характерлана соң? Иң беренче температура күтәрелә. Шулай ук тын юллары ялкынсыну (йөткерү, ангина, фарингит, томау) күзәтелә, баш һәм мускуллар авырта. Тәнең ватылган кебек хис итәсең, хәл булмый. Кайбер очракларда косасы килә һәм диарея башлана. Март-апрель айларында башланган бу чир инде бөтен җир шарын колачлап, Казанга да килеп җитүен исәпкә алсаң, аның кемнедер читләтеп үтүе бик зур бәхет булыр.

КЕМДӘ?

Дуңгыз кизүе кемнәргә яный?

– Әгәр син шушы төр грипп булуы исбатланган кеше белән тыгыз элемтәдә торсаң;

– Хайваннар янында булгансың икән;

– Әгәр авырый башларга 7 көн кала дуңгыз кизүе табылган илдән сәяхәттән кайткан кеше белән аралашсаң.

Интернет шулай дип исбатласа да, бу инде искергән мәгълүмат дисәк тә була. Чөнки әлеге авыру бүген теләсә кемдә булырга мөмкин. Сезонлы грипп белән авырган кешеләрнең әлеге кизүне эләктерү куркынычы югары, ди табиблар. Чөнки иммун системасы көчсез. Шунысы кызганыч: гриппны дәвалый торган даруларның дуңгыз кизүенә каршы торырлык көче юк. Авыруны “Оселтамивир” һәм “Занамивир” кебек препаратларга сизгер дип әйтәләр әйтүен. Әмма авырганчы ук кисәтсәң, күпкә яхшырак, минемчә.

НИШЛӘРГӘ?

Әлеге кизү сезне урап узсын дисәгез:

– температурасы булган, йөткерә торган яки авыру күренгән кешеләр белән аралашмаска тырышыгыз;

– кулларыгызны еш һәм сабынлап юыгыз;

– сәламәт тормыш рәвеше алып барыгыз. Ягъни йокыгыз туйсын, җиләк-җимеш ашагыз, спортка игътибарны арттырыгыз.

Әгәр инде үзегездә югары температура, йөткерү, томау була калса, кичекмәстән дәвалана башларга кирәк. Чучка чире – чума түгел, аннан үлеп китәрмен дип куркып ятмагыз! Үлүчеләр миллионга бер булырга мөмкин, алары да вакытында дәвалана башламаучылар гына. Авыргансыз икән инде, бу кагыйдәләрне игътибарга алуыгыз зыянга булмас.

1. Өйдә генә утырыгыз! Больницага барудан тыш билгеле. Табибны өегезгә чакыртсагыз тагын да яхшырак. Укырга, эшкә, халык күп җыела торган урыннарга бармавыгыз хәерле.

2. Ял итәргә һәм күп күләмдә сыеклык эчәргә киңәш ителә.

3. Йөткергәндә һәм төчкергәндә, авызыгызны кулъяулык белән каплагыз. Ул яулыкларны ташларга, яндырырга, кыскасы, башка кулланмаска кирәк.

4. Йөткергәч һәм төчкергәч кулларыгызны сабынлап юыгыз.

5. Дус, туганнарыгызга авыруыгыз хакында әйтегез һәм алар белән аралашудан тыелыгыз.

Өегездә кем дә булса авырган очракта, ул кеше белән тыгыз аралашмаска, балаларны аңа якын китермәскә кирәк. Авыруны караучы кеше маска кияргә (һәр очракта яңа маска куллану зарур!), һәр контакттан соң кулларны сабынлап юарга, авыру яткан бүлмәне көненә берничә тапкыр җилләтергә, һәрдаим чиста тотарга киңәш ителә.

Температурам 40ка күтәрелгәч, бөтенләй куркуга калдым. Бәхетемә, сезонлы грипп кына булып чыкты миндә. Табиблар зур ярдәм күрсәтмәсә дә, күңелем тынычланды. “Кешеләр үз сәламәтлеге бәрабәренә акча эшли һәм шул акчаны сәламәтлеген кире кайтаруга тота”, дигәнне ишеткәнегез бардыр. Менә шул акчаны туздырып ятышым…

Эльвира ФАТЫЙХОВА

Грипп белән сугышабыз!

Һәр кышта безне грипп сагалап тора. Ул вируслы, инфекцияле авыру. Гадәттә, көз азагыннан, кинәт салкынайтып, капыл җылытып торган вакытта киң тарала. Быел да шулай булды. Кинәт җылытканда, я салкынайтканда дымлы һавада вируслар үрчер өчен уңайлы шартлар туа. Инде мәктәпләрдә көзге каникул озайтылды. Әле вируслар үрчү өчен уңайлы шартлар саклана. Шуңа да авыручылар саны кимер дип тынычланырга иртәрәк. Өстәвенә, дуңгыз гриппы турындагы шау-шу да килеп өстәлде. Ләкин бу авыруга табиблар гына түгел, кеше үзе дә көрәшергә тиеш.

БАШТА ТАБИБКА КҮРЕН!

Авыру йоктырган кеше хәлсезлек тоя, калтырана. Соңыннан башы авырта, йөткерә башлый, тәне ватылган кебек тоела. Теле агара, пульсы сүлпәнәя.

Кизүне аяк өсте үткәрергә ярамый. Гади генә кагыйдәләрне үтәмәү фаҗигале тәмамланырга мөмкин. Бердән, чирне аяк өсте үткәрү үзегезгә зарарлы: авыруның катлауланып китүе ихтимал, икенчедән, әйләнә-тирәдәгеләргә куркыныч тудырасыз, чирне башкаларга да таратучы буласыз.

Кәефсезләнә башлауга үзбелдекле дәваланырга керешмәгез, табибка күренергә кирәк. Аннан соң гына табиб билгеләгән даруларга, халык медицинасына таянып дәвалана аласыз. Шул очракта гына дәва файдага булыр.

КИЗҮ КЕМНЕ ЯРАТА?

Кизү күбрәк зур калаларда тарала, бигрәк тә балаларга һәм 60 яшьтән узган олы кешеләргә кыенга туры килә. Еш кына шушы катламда ул авыррак та уза. Галимнәр сүзләренчә, җирдән бер метр биеклеккә кадәрге арада вируслар бик күп була икән. Шуңа да кизү эпидемиясе вакытында авыруга бигрәк тә балалар тиз бирешә. Ә олы яшьтәге кешеләргә ул иммунитеты какшау, организмнарының тулаем хәлсезләнүе сәбәпле тиз йогучан була.

Эпидемия вакытында халык күп җыелган урында, әйтик, шәһәр транспортында авыру кешенең бер тапкыр төчкерүе һәм бер ничә тапкыр йөткерүе дә җитә. Берничә көннән соң аның тирәсендә торганнар да авырачак.

БАЛ, САРЫМСАК ҺӘМ ЛИМОН…

Әлбәттә, авыруны йоктырмас, йоккан очракта да җиңел кичерү өчен, кеше иммунитетын күтәрергә тиеш. Бу – чыныгу, физик күнегүләр белән шөгыльләнү һәм халык медицинасы киңәшләреннән файдалану. Дару үләннәре, җиләк-җимеш табиб билгеләгән даруларга ярдәм дә, кайчагында аларны алыштыра да ала. Аларның күбесен алдан ук кулланып, организмны саклап була. Күп төрле шифалы үлән, махсус кайнатмалар ярдәмендә ютәл, томау йомшара. Бүген шундый дәваларың берничәсенә тукталабыз.

– Кизүгә каршы көрәштә пихта мае – шәп ярдәмче. Ул тире аша тирәнгә үтеп керә, озаграк файдаланганда, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. Моның өчен авыруның күкрәген, кулларын һәм аякларын 5-6 сәгать саен пихта мае белән уып торырга кирәк. Бер тапкыр уу өчен, 6 грамм май җитә.

– Кизү белән чирләгәндә, 1 стакан кура җиләген яки кура җиләге кайнатмасын, 1 аш кашыгы балны, 1 стакан ак майны, 30 мл коньякны, 0,2 аш кашыгы соданы бер савытка салып болгатырга. Һәм төнгә таба эчәргә. Балаларга шул дозаның яртысын һәм коньяксыз ясарга.

– 1 аш кашы вак итеп туралган кура җиләге чыбыкларын бер стакан кайнар суда пешекләргә, 10-20 минут кайнатырга. 2 сәгать төнәткәннән соң, көненә өч тапкыр 1/3 стакан күләмендә эчәргә киңәш ителә.

– Томау яки кизү чорында 1 стакан кайнар сөткә 1 аш кашыгы бал бутап, көн дәвамында шуны аз-азлап эчеп бетерергә.

– 1 аш кашыгы бөтнек (мята) үләненең яфрагын 1 стакан кайнар суга салып кайнатырга. Аны тастымалга урап, 30 минут төнәтергә. Соңыннан бер аш кашыгы бал кушарга. Килеп чыккан катнашманы көненә 3-4 тапкыр 1/3 стакан эчәргә.

– Кизүгә, томауга каршы көрәшкәндә, борын куышлыкларына көненә 4-5 тапкыр 3-5 тамчы алоэ согын тамызырга. Борынга тамызганнан соң, борын читләрен уарга кирәк.

– Кизү эпидемиясе чорында авыруны кисәтү һәм дәвалау өчен, сарымсак төнәтмәсен куллану да файдалы. Төнәтмәне әзерләү өчен, 2-3 бүлбе сарымсакны вакларга һәм 30-50 мл кайнар су коеп бутарга. Килеп чыккан сыекчаны 2-3 тамчылап көненә 1-2 тапкыр борынга тамызырга. Шулай ук сарымсакны изеп, аның парын көненә 2 тапкыр 10-15 минут дәвамында иснәү кизүне җиңәргә булышлык итәр.

– 1 стакан кайнаган суга 1 балкашык кара карлыганның вакланган яфракларын, йә сабагын салып төнәтергә куегыз. 3-4 сәгатьтән сөзеп алырга һәм көненә 1/2 стаканлап 3-4 тапкыр эчәргә.

– Кизү белән чирләгәндә тамак авыртуын басар өчен, җайлап кына лимон кабыгын чәйнәргә киңәш ителә. Процедурадан соң 1 сәгать ашамый торырга, ә өч сәгатьтән соң тагын да шул процедураны кабатларга.

– Температураны төшерү өчен, бәрәңге куллану отышлы. Чи бәрәңгене кыргычтан үткәреп, килеп чыккан ботканы маңгайга һәм чигәләргә компресс итеп салырга кирәк.

– Бразилиядә ютәлләүне банан ярдәмендә дәвалыйлар икән. Ике бананны кыргыч аша үткәрергә һәм бер стакан кайнар су салып бутарга, бераз бал кушарга. Килеп чыккан катнашманы җылы килеш эчәргә.

САКЛАНГАННЫ ХОДАЙ САКЛАР!

Эпидемия вакытында гади генә ысуллар ярдәмендә вирустан сакланырга мөмкин. Вирус кеше организмына – борын, авыз һәм күзләр аша үтеп керә. Димәк, иң элек шушы әгъзаларны саклау турында уйларга кирәк. Кайбер илләрдә эпидемия чорында халык битлекләр киеп, күзләрен махсус күзлекләр белән каплап йөри. Хәзер бездә дә дуңгыз гриппы шулай эшләргә мәҗбүр итте. Ләкин саклануның башка юллары да бар.

– Өйдән чыкканда борын куышлыгына оксолин мае сөртегез. Бу чара вирусларга үзе бер киртә булып торачак. Шул ук максатта бор вазелинын файдаланырга яки борынга сарымсак согының су белән кушылмасын (1:10) тамызу да яхшы нәтиҗә бирер.

– Җәмәгать транспортында барырга туры килгәндә, табиблар канәфер бөртеген чәйнәргә киңәш итә. Ул булмаганда, аларны әфлисун яки лимон кабыгы белән алмаштыру да борын-авыз куышлыгын вируслардан саклый.

– Кесәгездә бу чорда әрем, пихта, эвкалипт, лимон яки бөтнек маена сыланган кулъяулык йөртегез. Тирәгездә берәрсе төчкереп-йөткереп җибәрсә, шул кулъяулык белән борын-авызыгызны каплагыз.

– Иртән әфлисун согы эчегез, кичен сарымсак бүлбесен яки суганлы салат ашагыз. Бу чара иммунитетны ныгытырга һәм организмга үтеп кергән микробларны үтерергә ярдәм итәр.

Шушы гади гына кагыйдәләрне үтәргә иренмәгез. Чөнки саулыкны бернинди акчага да сатып алып булмаганлыгын һәм дәвалауга караганда кисәтүнең күпкә отышлы булуын үзегез дә беләсез. Шуңа да иртәнге ашыгыч вакытта, кайбер саклану чараларын онытмас өчен, аларны алдан ук әзерләп куюыгыз хәерлерәк. Шулай ук балаларыгызны да мәктәпкә, балалар бакчасына озатканда, вируслардан аралау чараларын күрергә онытмагыз.

P.S. онытмагыз, галимнәр фикеренчә, гадәти грипптан саклану ысуллары котны алган дуңгыз гриппыннан да саклый…

Комментарии