«Бәрәңге узган елдан начаррак булды»

«Бәрәңге узган елдан начаррак булды»

Сентябрь ае авыл халкы өчен зур эш алып килә: бәрәңге аласы бар. Шуны эшләп бетерми торып, җиңел сулап булмый. Хәер, кемнәрдер бу эштән инде август аенда ук котылды. Әлеге уңайдан сораштыру уздырдык – уңыш ничек булган, сөенерлекме, көенерлекме?

Чулпан ХӘБИБУЛЛИНА, Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе:

Әле бәрәңгене ала башламадым. Гадәттә утыртып йөз көн узгач кына алабыз, дибез бит. Ул 100 көн сентябрьнең 10нарыннан соң гына була әле. Шулай да, беразын кырыйдан алып маташабыз, хәйран әйбәт кенә чыга. Тик теге елгыдан әзрәк, ваграк, ярылып китүчән, череге дә күренә.

Үземдә 3 сутый бәрәңге. Җитә. Элеккеге кебек, 25 сутый бакчада бөкрәеп ятмыйбыз. Әйтәләр бит: «С огородом не будешь богатым, с огородом будешь горбатым», – дип. Бөкре буласы килми. Шуңа әз утыртыла, әз ашыйбыз. Элек бәрәңге күп ашала иде, 2010нчы елда булган корылыктан соң, күбрәк гаиләбез белән ярма ашауга күчтек. Хәзер аның кадәр кирәкми дә кебек бәрәңге. 1996нчы елларда Америкадан безгә шәҗәрә буенча язулар эзләп кайткан бер ханым бәрәңге бакчаларын күреп аптыраган иде. «Нишләп сездә бәрәңгене һәр кеше аерым үстерә соң, ник аны белгечләр – фермерлар эшләми?» – дип. Бүгенге көндә дә безнең бәрәңге утыртуыбыз ул Совет заманыннан килгән бер гадәт кенәдер. Советлар Союзы чорында һәр кеше үз тамагын үзе туйдырсын дигән кагыйдәдән чыгып утыртыла башлаган бит инде ул һәр йортта бәрәңге…

Бәрәңге алган вакытта шундый гадәтем бар: әгәр дә бер төптән бик матур 10-12 бәрәңге чыга икән, аларны ашарга тотмыйм, орлыкка дип алып куям, бүлгәләп булса да, утыртам. Көчле гаиләдән көчле артым була чөнки.

Ярмага күчсәк тә, икенче ипиебезне онытып бетермим, аеруча яратып пешерә торган рецептым да бар. Бәрәңгене әрчеп, икегә яралар да, тоз, борыч белән әвәләп, сыек май белән майланган табага тезәләр һәм шуны мичкә тыгалар. Бераздан, пешә төшкәч, өстенә сыр кырабыз, тагын тыгып алабыз. Инде гел пешеп беткәч, өстенә укроп белән яшел суган сибәбез. Ул кетердәп тора. Бик тәмле. Шуны тозлы кыяр белән ашап җибәрсәңме!

Шунысын да әйтим, быел бәрәңге утыртуым маҗаралы булды минем. Бөтен кеше дә белмидер: бәрәңге төбенә ике-өч данә кабыклы арахис атсаң, берьюлы арахис уңышы да алып була. Быел язлыкта таҗиклардан күп итеп кабыклы арахис алдым. Тышы кызгылт иде, шулай да игътибар итмәдем. Бәрәңге белән чәчтем, тик ник берсе тишелеп чыксын! Шуннан сатучылары белән сөйләшкән идем, «Соң, яз көне арахисны кыздырып сатабыз бит без, аны сиңа көзлектә алырга кирәк», – диделәр. Кыздырылган чикләвек чәчкән булып чыктым. Шуңа быел кабыклы чикләвекләрне көзлектә алып куярга, киләсе елга арахис уңышы да алырга исәплим.

Лилия ЛОКМАНОВА, Чирмешән районы, Иске Кади авылы:

Бәрәңгене 29-30нчы август көннәрендә алдык. Гадәттә ул безнең шулай ике көнгә сузыла. Сентябрьнең беренче атнасыннан калган юк. Башка еллар белән чагыштырганда, быел трактор белән казыдык. Бик тиз була, ләкин чүпләүчеләр күп кирәк. Бәхеткә, быел бәрәңге уртача гына булды. Артык күп уңыш булса, эшләр харап иде. Черекләре юк үзе – безнең якта яңгырлар алай күп яумый, бәлки шуңадыр.

Айгөл ШӘВӘЛИЕВА, Зәй районы, Аксар авылы:

– Бәрәңгене ике атна элек – августның егермеләрендә үк алдым. Бу безнең өчен иртә түгел, чөнки бәрәңгенең сабагы корып беткән иде. Гаиләдә үзем генә булганга, һәрвакыт берүзем алам, кеше көтеп тору юк. Быел уңыш узган елга караганда әллә ни түгел. Черекләре гел юк, эресе шактый, вагы күп чыкмады, ләкин узган ел белән чагыштырганда бәрәңге әзрәк. Безнең авылда бәрәңге утыртучылар әзәйгәннән-әзәя бара, бәрәңгене бетерәләр, печән чәчәләр. Элек үзебез дә 25 сутыйга утырта идек. Әле ун километр ераклыкта да 30 сутыйлык бакчабыз бар иде. Минем һәр җәйге каникулым бәрәңге бакчысында үтә иде. Аны өч тапкыр матиклау, өю, өченче катында алабуталар йолку. Август ахырында алырга тотына идек, унар көн алырга туры килде. Ул ике бакчаның бәрәңгесен кая куйганбыздыр, дип, искә төшереп, шаккатып утырам. Малларга ашатылгандыр инде… Хәзер бакчабыз 5 сутыйлык кына. Җитә ул.

Үзебез дә күп ашадык бәрәңгене элек. Татар халкы бит ул бәлеш, өчпочмак, мантыйларга ияләшкән. Безне кечкенәдән шул ризыкларга өйрәтеп үстерделәр. Ләкин соңгы 2-3 елда бик пешермәскә тырышам, чөнки бәрәңгене организмга артык файдалы димиләр, ә без дөрес туклануга кереп киттек.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ, Арча районы, Түбән Оры авылы:

– Әле бәрәңгене киләсе атналарга гына алырга исәплим. Сабагы корып кына килә. Бәрәңгене күп утыртмыйм, 9 чиләк тирәсе генә. Узган ел шул 9 чиләктән 210 чиләк бәрәңге алдык. Сирәк итеп, һәр төпкә суган кабыгы, көл, аз гына ашлама да кертеп, кортка каршы агулап утыртам. Алдан 1 ай яктыда шыттырам. Орлыкка дигән бәрәңгене көзен дә яктыда яшелләндерәм. «Удача» дигән сортны берничә ел игәм инде. Узган ел орлыклык өчен бәрәңге булмады, барысы да эре иде. Быел шул эре бәрәңгеләрне утырттым. Кандаладан кандала, беттән бет туа, диләр бит. Ел да иң яхшы эре бәрәңгеләрне генә утыртам. Күрше тирә авылдашларым гына түгел, күрше авылларда да дусларым минем «Удача»мны утыртып, ел саен рәхмәт укыйлар. Шуңа күчеп баралар. Бик тәмле бәрәңге, мул уңышлы, тик бер генә кимчелеге бар: кабыгы шома матур түгел, әрчегәннән соң озак тотсаң, карала. Каралса да, тәме үзгәрми үзе. Мин аны мичкә тәгәрәтеп пешерергә яратам. Әле шуның бик тәмле ысулын да әйтә алам. Кабыклы бәрәңгене кием щеткасы белән юып, урталай ярып, тәмләткечләр, тоз, аз гына көнбагыш мае сибеп, фольга белән төрәсең дә кайнар духовкага атасың. Авылымда әниемнең өендә ипи миче саклана, шул мичкә ягып та пешерәм. Бигрәк тә әнием мичендә пешкәненең тәмлелеген аңлатырга сүз байлыгым җитми. Гомумән, борынлый башлаганчы бәрәңгене кабыгы белән ашарга киңәш ителә. Ул йөрәк өчен бик кирәк. Фольгада пешкән кабык ашказанына авыр булмый.

Уңыш быел да әйбәт. Сирәк булуның файдасы бу, утап торгач, эт эчәгесе ише чүп үләннәре бетте, диярлек. Төбенә берничә тапкыр өям. Тишелеп чыкканнан соң, атна саен диярлек гади чүпрәне җылы, аз гына шикәрле суда уятып, су белән туглап, кондызларны агулаган кебек итеп сиптерәм. Йод тамызып, бор кислотасы эремәсе дә сипкәлим. Аннан фитоспорин белән эшкәртәм. Бу гөмбә авыруларына профилактика да, микроэлементларга да баета. Ел коры килсә, җылы су сиптерәм насос белән. Череге юк. Бер генә проблема: күршедә ятим калган нигез бар. Мәрхүмә Газзә апа бакчасында печән үсә. Шуңа ул якта утыртканда проволочник күренгәли. Чөнки мин чәчү әйләнешен тотам. 3-4 сутый бакчага бер елда бәрәңге утыртсам, бәрәңгене алгач, куе итеп арыш чәчеп, гади салам кертеп сукалап, язын гәрчич чәчәм. Хәзер фацелиягә күчтем. Чөнки гәрчичнең авырулары чыкты. Ул рапс кебек, агуларга кирәк. Ә минем бал кортларым бар. Агу кулланмыйм. Гәрчич тә, фацелия дә чәчәк атып, кортларыбызны нектар белән сыйлый, аннан орлыгы кабат коелып, сидерат өчен яңадан тишелеп чыгып, үсәргә өлгерә. Ә орлыкларын сатып алганым юк, элекке бабайлар алымы белән үземә җитәрлек суктырып алам.

Минем узган ел интернеттан соратып алган сәер бәрәңгем дә бар әле. Аның тышы кара, эче дә ак түгел, бишни. Салат өчен диләр. Бик файдалы. Менә аның уңышы котчыккыч, үрчеп тә карый. Әле казыдым: 3 төптән 1 чиләк бәрәңге җыеп алдым. Зур кимчелеге – череге булгалый, кышын саклау кыенрак. Саклана үзе, аны да кешеләргә тараттым инде. Миндә булган әйбер кешедә дә була ул… Быел бәрәңгем начар, диючеләрне ишеткәлим. Орлыкны алыштырып торырга кирәк. Чөнки чәчү әйләнешен бәрәңге җирендә эшләү кыен. Һичьюгы, күршеләр белән алыштырып утыртырга. Үз орлыгым дип ябышып яту, дөрес түгел.

Кыскасы, авылыма кайттым, бакчамда ни генә үсми, бәрәкәтен күреп, иминлектә яшәргә язсын дип кенә телисе.

Дилбәр ӘХӘТОВА, Актаныш районы, Яхшый авылы:

– Бәрәңгене беренче сентябрьдә ала башладым. Бу минем өчен соң. Иртәрәк эшләргә ярата идем, быел утыртуын да соңга калып башкарырга туры килде шул. Кызыл бәрәңге нык черек, сарысы яхшы. Быел бәрәңгене әзрәк утыртып, бакчага күбрәк җиләк утырттым. Һәм дөрес эшләдем. Җиләкне сатып алырга теләүче күбрәк, бәясе дә әйбәт бит.

Бәрәңге дигәч, гел балачак хәтергә төшә. Элек мәктәп белән бәрәңге алырга барыш иде бит. Шунда гел хәрәмләшә идек. Берсендә, трактор алга китте дә, иптәш кыз белән җыеп җитешә генә алмыйбыз бит! Яшүсмер чагыбыз, адәм көлкесенә каласы килми. Дус кызым әйтә: «Әйдә, җиргә күмәбез?» – ди. Урыны-урыны белән күмдек тегене. Икенче көнне линейкада директор абый шушыны бәреп әйтмәсенме. Әле ярый исемнәребезне әйтмәде. Оятыбыздан җир тишегенә керерлек булдык.

Мин үзем бәрәңге корты кебек. Ярып пешерелгәнен катык белән яратам, кабыгы белән урталай ярып духовкада кыздырам, кыстыбый, мантый, бәлешләрне әйтмим дә инде. Бәрәңгедән йөз төрле ризык пешерергә була, шул ягы белән кадерле дә ул. Бәрәңгесез яшәүне күз алдыма да китерә алмыйм.

Лилия ЙОСЫПОВА, Чүпрәле районы, Кече Чынлы авылы:

– Мин кечкенә вакытта безнең бакча бик зур иде: 30-40 сутый чамасы. Бездә бәрәңге алуның механизмы башка төрлерәк. Башка районнарда кешеләр башта сабакларын чалгы белән чаба, аннан соң тимер көрәк яки сәнәк белән казый. Моны беренче тапкыр күргәч шаккаткан идем. Бездә җир кара туфраклы һәм мамык кебек йомшак. Бәрәңге сабагы корыгач, кул белән йолкыйбыз да, агач көрәк белән туфракны ишеп-ишеп кенә барабыз, үзләре килеп чыга иде бәрәңгеләр. Баз тула иде, сата идек. Безнең өчен ул керем чыганагы да булгандыр. Авылга килгән сатучылар бәрәңгебезне карбызга, порошокка яки шампуньга алыштырып китә иде. Хәзер без үстек, бәрәңгене дә 4 тапкыр киметтек. Тик күләме кимесә дә, күп очракта трактор белән алсак та, барыбер бәрәңге алу зур эш кебек. Аның өчен аерым җыелышып кайтабыз, бүлешеп эшлибез… Безнең якта хәзер бәрәңгене иртә алалар. Мәсәлән, үзебез быел августның 21ендә эшен бетердек. Чөнки майның өчесендә утырткан идек. Җир иртә өлгерә бездә. Кайберәүләр уңыш аз булды, дип зарланды. Ләкин шәхсән үзебезнең уңыш яхшы, черемәсә, ел буена җитәрлек.

Бәрәңгене алып бетергәч, сабакларын яндырдык һәм элеккегедән килгән гадәт белән, күмергә күмеп бәрәңге пешердек. Иң яратканым шуны корымга буялып ашау һәм төтен исен иснәү. Балачакка кайткан кебек буласың. Бәрәңгене азайтсак так, бакчада чүп үстермибез, кабак, суган, чөгендерләр утыртабыз.

Күп кеше: «Агу сибүләр, җирен сөрдерүләр, казытулар бик чыгымлы, чүбен утау мәшәкатьле, өч капчык кына сатып алсаң, яхшырак», – дисә дә, бәрәңге утыртмауны һәм алмауны күз алдына да китерә алмыйм. Авылларда болай да акрынлап терлек, мал-туар асраучылар бетте, инде бәрәңге дә калмаса, нәрсә була ди ул аннары… Бигрәк ямансу булыр иде.

***

Шушы сораштыруларга караганда, быел бәрәңге уңышы бар кешедә дә шәп булган дип әйтүе авыр. Шуңа күрә, хәзердән үк булган уңышны дөрес итеп саклау чараларын күрсәгез бер дә комачауламас.

Яңа казылган бәрәңгене шундук базга салырга ашыкмагыз, аны дөм караңгы сарайда берничә көн корыганчы яткырырга кирәк. Бу вакыт эчендә киселгән урыннары тартылып, кабыгы катып өлгерәчәк, ә чирле һәм чери башлаганнары ныграк күренәчәк. Соңыннан аларны аерып алырга җиңел булыр.

Бәрәңгене базда яки кар базында саклау кирәген болай да беләсез. Ә ни өчен шулай, уйланганыгыз бар идеме? Бактың исә караңгы һәм салкынча урында сакланган очракта бәрәңгедә соланин дигән матдә бүленеп чыкмый икән. Ә бу матдә кеше өчен агулы. Соланин яшелләнгән бәрәңгедә күп була. Шуңа күрә андый бәрәңгене үзеңә генә түгел, малга да ашатырга киңәш ителми. Ә менә яшелләнгән бәрәңгене орлык өчен хәстәрләп куйсаң, ул яхшырак саклана һәм уңышны да яхшырак бирә.

Базның һәм подвалның температурасы да бәрәңгене саклаганда зур роль уйный. Температура 2-3 градус тирәсе булса, әйбәт. Әгәр 2 градустан түбән булса, бәрәңге өшеячәк һәм балланачак, ә инде 3 градустан да югары булганда, шытачак. Сүз уңаеннан, бәрәңге шытмасын өчен ул сакланган урынга берничә алма салырга киңәш итәләр.

Бәрәңге өстендә чөгендер сакларга киңәш ителә, чөнки чөгендер артык дымлылыкны үзенә ала, шул рәвешле икенче икмәгебезне черүдән саклый. Шулай ук бәрәңгене сакларга куйганда, араларына миләш, чыршы яки нарат ботаклары салып калдырсагыз да, ул аны яхшырак сакларга мөмкинлек бирәчәк. Җыеп алган уңышыгызның бәрәкәтен күрегез!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии