Бүсер нәрсәсе белән куркыныч?

Бүсер нәрсәсе белән куркыныч?

Бүсер умыртка баганасының муен яки бил турысында, сирәгрәк күкрәк өлешендә барлыкка килә. Авырту билгеләре барлыкка килүгә табибка күренеп, тизрәк дәвалану чарасын күрә башламасаң, бүсер гәүдәнең тулысынча параличлануына китерергә дә мөмкин.

Кеше гәүдәсен умыртка баганасы тота. Ә умыртка сөякләрен бер-берсе белән ике арадагы диск ялгап тора. Менә шул дискның структурасы үзгәрсә, ул ката, сыгылмалылыгы бетә һәм диск үз урыныннан чыга – умыртка сөяге дискы бүсере шулай барлыкка килә дә инде. Нәтиҗәдә, тән ойый башлый, арка авырта, хәлсезлек барлыкка килә.

Бүсер ни сәбәпле барлыкка килә соң, дигәндә, табиблар менә нинди сәбәпләрне күрсәтә:

  • физик җәрәхәт, микротравма;
  • инфекция;
  • матдәләр алмашы бозылу;
  • симерү;
  • авыр физик хезмәт белән шөгыльләнү;
  • йөклелек;
  • умырткалыкта тумыштан булган авырулар;
  • физик активлык аз булу;
  • остеохондроз.

Ир-атларда бүсер хатын-кызларга караганда ике тапкырга ешрак очрый.

Авыруның беренчел билгеләре:

– умыртка турысында кискен авырту барлыкка килә, тик торганда ул авырту юкка чыгып тора;

– мускуллар шешмәкләнеп һәм катып тора;

– кызышу, чәнчү, кырмыскалар йөгерешкәндәй халәт барлыкка килә.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге белгечләре әйтүенчә, табиб күз белән караганда, авыруның умыртка баганасы кәкрәюен күрә, шуңа өстәп, умырткалыкның кайбер өлешләре сизгерлеген югалткан була. Төгәлрәк диагноз кую өчен МРТ билгелиләр. Ул бүсернең зурлыгын һәм кайсы турыда урнашуын ачыкларга булыша. Моннан тыш өстәмә тикшерүләр дә билгеләнергә мөмкин.

Тулы тикшерү үткәреп, авыруның төрен һәм нинди стадиядә булуын ачыклаганнан соң, дәвалау терапиясе билгеләнә. Дәвалауны шартлы рәвештә өч стадиягә бүлеп карыйлар:

– медикаментлар ярдәмендә авыртуны басу, авыруга ятып тору режимы билгеләү;

– массаж һәм комплекслы терапия;

– тернәкләндерү этабы.

Бу дәвалау ысулларының барысы да «Казан клиникасы»нда кулланыла. Клиникада тәҗрибәле табиблар кабул итә.

Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы»на шалтыратып белешә аласыз. Телефоны: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии