«Бер төп бакча җиләгеннән бер килограмм уңыш алам»

«Бер төп бакча җиләгеннән бер килограмм уңыш алам»

Бөтен халык ябырылып аланлыкларда җир җиләге җыйганда, Азат Әхмәдишин бакчадагы эшен дәвам итә. Җәй айларында гына түгел, көз, кыш һәм яз көне дә уңыш бирә торган бакча җиләге үстерә ул. Ел буе акча эшләү мөмкинлеге булгач, бер ай буе җир җиләге җыеп мәшәкатьләнми – булганын сата. «Күз карасыдай саклап һәм карап үстерәм җиләкләрне», – ди Азат.

Ютазы районының Урыссу бистәсендә яшәүче 36 яшьлек әлеге бакчачының җиләк белән дуслашуына быел 4 ел тулган. Моңа да карамастан, Азат бакча җиләгеннән мул уңыш алу серләрен яхшы белә. Өстәвенә, моның белән генә тукталмый, гел сынаулар үткәрә, бакча җиләгенең иң яхшы төрен эзли.

– Әлегә җиләкне үз бакчамдагы теплицада үстерәм. Ул бик зур түгел, аның мәйданы – 140 квадрат метр. Әмма биредә 1200 төп җиләк үсә. Моннан тыш, ачык һавада зур булмаган территориядә тагын 1000 төп җиләк бар. Алар чагыштырмача соң өлгерә, ләкин ачык грунттагы җиләкнең тәме икенче, – дип уртаклашты Азат. – Алга планнар зурдан – иркен теплица төзү эшләрен алып барабыз. Аллаһы боерса, 500 квадрат метрлы теплица аякка басачак. Анда инде якынча 6500 төп җиләк үстерү турында хыялланам.

Азат – җиләкне ашарга түгел, ә, бәлки, сынарга ярата торган бердәнбер кеше. Ул 2016нчы елдан бирле Урыссу климатына туры килгән һәм җайлаша торган җиләк төрен эзли. Тырышулары юкка түгел: хәзер җиләкне ел буе чиләкләп җыя ул.

– Бу эшемне башлаганда кечкенә генә теплица төзегән идем. Анда 10-15 төп җиләк үстердем. Әллә ничә төрле үсенте алыштырырга туры килде. Берсе безнең туфракка бара торганнардан түгел, икенчесе артык эссене яратмый… Хәзер исә фәкать үз бакчама бара торганнарын таптым, – ди яшь бакчачы.

Азат бакчасында җиләкнең Кабрилло, Альбион, Монтерей, Мурала, Добрила дигән ремонтант төрләрен үстерә. «Болар белән генә чикләнмим, сортны һәр ел саен яңартып, сынап торам», – ди ул.

Җиләкне ачык һавада үстерүчеләр бихисап, ә Азат халыкны кыш айларында да яңа өлгергән җиләк белән тәэмин итә. Яшь бакчачы теплицасында үскән җиләкләрне Урыссу бистәсендә генә түгел, Туймазы, Баулыда да бик яратып алалар икән. Бәяләре дә тешләрлек түгел: 350 грамм җиләк – 150 сум булса, 450лесе – 200 сум.

– Кыш көне теплицада җиләк үстерү техник яктан җиңел түгел. Туфрак уңдырышлы булса да, җиләкне культивацияләү нечкәлекләрен белгән очракта да теплицада җиләк үстерә алучылар сирәк. Әгәр дә теплицада җиләк үсеп китә алмый икән, иң беренче чиратта, гаепне теплицаның төзелешеннән эзләргә кирәк. Бакча җиләге җылылыкны ярата, суны артык күп сипсәң дә, ким сипсәң дә корырга гына тора, яктылык һәм дымлылыкны көйләп торуны таләп итә.

Бакча эшләренең барысы да әлегә Азатның җилкәсендә. Бик авыр булмаганнарын улы да башкара, әмма зур теплицаны торгызгач, бер булышчы алу турында планлаштыра. Бер бакчачы кулы икенче кешенеке белән алышынган очракта җиләкләр дә киеренкелек кичерә, шуңа күрә бакча эшләрен күбрәк үзем башкарам, ди Азат.

Яшь бакчачы җиләкне гадәти формада үстерми. Ул барысын да Израиль технологиясе буенча башкара. Бу уңайлы ысул турында ул безнең белән дә уртаклашты.

– Бакча җиләген үстерү кыен. Ләкин мин кыенлыкны яратам, шуңа күрә Израиль технологиясен сайладым да инде. Дөресен әйткәндә, кесәдәге чиста керем – барлык табышның 60 процентын гына тәшкил итә. Күпләр җиләк үстердең дә – саттың, дип уйлый, ләкин җиләкнең дә үз чыгымнары бар. Әйтик, мин куллана торган технология бик чыгымлы. Гади бакчачы технологияне сынап карамыйча гына, бу эшкә алынмас. Мин җиләкләрне контейнерда үстерәм, алар махсус гидропоникадан үзләренә кирәкле матдәләрне алалар, ягъни алар туфракта үсми, үзләренә кирәк булган туклыклы матдәләрне генә төгәл пропорциядә суыралар.

Быел бакча җиләгенең уңышы мулдан. Узган елның июнь аенда Азат бер төп җиләктән 300 грамм уңыш җыеп алган булса, быел бу сан – 500 граммга җиткән. «Июль аенда бер төптән 1 килограмм уңыш алырмын дип ышанам», – ди бакчачы. Гомумән алганда, бер айга уртача 100-120 килограмм уңыш җыеп ала. Зур теплицада бу күрсәткеч 400 килограмм булачак, дип ышана Азат. Җиләкне сатып алучылар күп, химикатсыз әлеге продукт ел саен кибетнекен алмаштыра бара. Шуңа да бакчачы уңышыннан бер җиләк тә әрәмгә китми – барысы да сатылып бетә.

– Безнең республикада, гомумән, Русиядә конкуренция юк дип әйтер идем. Һәр эшмәкәрнең сатып алучысы бар. Безнең өчен зур киртә – иртә язда һәм кара көздә Русиягә читтән кертелә торган җиләк-җимеш. Аларның бәяләре чагыштырмача арзан булу сәбәпле, кеше шуны ала. Ләкин аңа зарарлы матдә кадалган булуы ихтимал, – дип сөйләде әңгәмәдәшем. Шул уңайдан, газета укучыларыбызга чын җиләкне «ясалмадан» аеру серләрен дә сөйләде:

– Үткен күзле апа-абыйлар да карап кына ясалма җиләкне чыныннан аера алмый. Әмма берничә киңәшне истә тотарга кирәк:

  1. Җиләк әрҗәсенең төбенә күз сал. Яңа гына өзеп алынган җиләк тә берничә минуттан су тамчылары бүлеп чыгара. Әгәр дә әрҗә төбе коры икән, җиләкне сатып алудан мәгънә юк.
  2. Бакча җиләге – якты кызыл төстә. Бары тик артык пешкән очракта гына ул куе кызыл төсмер ала. Өстәвенә, аңа кагылып булмый – сытылырга гына тора. Әгәр дә әрҗәдәге җиләк куе кызыл төстә һәм каты икән, димәк, җиләккә агулы матдәләр кадалган.
  3. Өлгергән җиләктән тәмле ис килә. Әгәр дә сезнең алда кып-кызыл һәм сусыл булып тоелган җиләкләр торса, ләкин алардан бернинди ис тә килмәсә, димәк, әлеге бакча җимеше «җиләк» дигән исемне генә йөртә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

«Бер төп бакча җиләгеннән бер килограмм уңыш алам», 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии