Җир җиләге кан басымын җайга сала

Җир җиләге кан басымын җайга сала

Бакча һәм каен җиләге сезоны төгәлләнүгә, тагын бер җәй сые – җир җиләге өлгерә. Узган ел күп урында ул вак та, аз да иде, ә быел, киресенчә, җир җиләге эре дә, күп тә. Шуңа халык ялларда болынга ашыга. Каен җиләге кебек үк хуш исле булмаса да, җир җиләгенең башка өстенлекләре бар – баллы һәм эре җимешләрне аз вакыт эчендә дә күп итеп җыярга мөмкин. Шунлыктан күпләрне ел буена җитәрлек кайнатмалар, компотлар белән тәэмин итә ул. Ел буе авыз итәр өчен, җир җиләген туңдырып та, киптереп тә куярга мөмкин. Кипкән халәттә дә үзенчәлекле тәм бирергә сәләтле булуын исәпкә алып, кемнәрдер аның җимешләреннән һәм аның яфракларыннан чәй дә ясый. Тәм генәме соң, үзендә тупланган файдалы матдәләрен биреп, җир җиләге күп кенә авырулар белән көрәшергә дә ярдәм итә!

ТАБИГАТЬ БИРГӘН ҺӘР НИГЪМӘТНЕҢ ШИФАСЫ БАР

Күбәләк канат каккан җилдән дә салкын тидереп чирләүчеләр бар. Үзләре бу хәлне «иммунитет беткән минем…» дип аңлаталар. Организмның күп санлы инфекция һәм вируслар белән көрәшендә кем җиңеп чыгачагы иммунитетка бәйле шул. Иммунитетыгызны ныгытасыгыз килсә, җир җиләге ашагыз. Аның составындагы тимер, бакыр, марганец, цинк – организм өчен бик кирәкле матдәләр исемлегендә. Башка «тугандашлары» кебек үк, җир җиләге дә С витамины һәм фолий кислотасына бай. Ул организмның стресска каршы торуына, кәефнең «уйнаклавын» җайга салуга ярдәм итә.

Җир җиләгенең күзләр өчен булган файдасы да исбатланган. Анда күз күрү сәләте өчен әһәмиятле булган файдалы матдәләр җитәрлек. Моннан тыш, ул күздәге кан басымын җайга сала.

Күз генә түгел, гомумән, кан басымын нормальләштерергә сәләтле булуы аркасында, бу нигъмәтне гипертония авыруларына профилактика буларак, аеруча өлкән яшьтәгеләргә ашарга киңәш итәләр. Гомумән, 50 яшьтән өлкәнрәкләр өчен җир җиләге бик кирәк, чөнки ул баш мие күзәнәкләренең картаю процессын акрынайтырга һәм хәтерне, игътибарлылыкны озак еллар сакларга булыша. Җир җиләге составындагы антиоксидантлар тышкы кыяфәтне яхшыртырга, яшь калырга ярдәм итә.

Әйе, җир җиләге чынлап та искиткеч җимеш. Әгәр җәй буена аны берничә килограмм ашасагыз, каныгыз чистарып китәр. Ә кан – организмның алыштыргысыз бер өлеше, тәнебезнең һәрбер күзәнәге, беренче чиратта, шуның ярдәмендә туклана бит.

Көчле сызланулар белән үтә торган чирләрнең берсе – бөер авырулары. Аларны берничә төргә бүлеп йөртәләр: нефрит, хроник нефрит, сидек юллары ялкынсынуы, сидек юлларында таш булу… Мондый тынгысыз һәм авыр чире булганнарга аксым күләме аз булган ризыклар гына ашарга ярый. Дәваланганда да, химик препаратларга таянырга туры килә. Бәвел куу үзлегенә ия булганга күрә, җир җиләген чәйгә салып эчү, бөер авырулары көчәйгәндә авыртынуларны җиңеләйтергә ярдәм итәр.

Йөрәге, бавыры авырткан кешеләргә аш тозын аз күләмдә кулланырга кушалар, юкса гипертония авырулары белән дә якыннан танышырсыз. Эш шунда – тоз организмда суны тоткарлап тора, шуңа күрә кан басымы белән кыенлыклар туа, тән шешенә. Бу очракта тоз куллануны киметеп кенә түгел, бәвел куу үзлегенә ия булган җир җиләген дә ашап үзегезгә ярдәм итә аласыз.

Табиблар кан басымы югары булганнарга көненә, ким дигәндә, 100 грамм җир җиләге ашарга куша, бу әле урманнан яңа гына җыеп алып кайтылган җиләкләр булырга тиеш дигән сүз түгел. Туңдырылып җебетелгән җимешләр дә ярый.

Дәвалау үзлегенә ия булмаган бер генә үсемлек тә юктыр, хәтта агулыларын да белеп кенә дару урынына кулланырга мөмкин. Ә җир җиләгенең яфракларын гына алсак та, алардан менә дигән витаминлы чәйләр ясарга була. Мондый чәйләргә шикәр салмаска киңәш итәләр, чөнки ул андагы файдалы матдәләрне үзләштерергә комачау итәчәк.

Мондый чәйне пешерү өчен бер аш кашыгы киптерелгән җир җиләге яфраклары өстенә бер стакан кайнар су коеп, 10-15 минут төнәтергә кирәк. Бу эчемлекне гади чәй урынына көн саен эчсәгез, бер дә ялгышмассыз.

Җир җиләгенең согы исә организмны зарарлы матдәләрдән чистартырга булыша. Бу җимеш составында тимер тозлары бик күп, алар кан тәнчекләре барлыкка килүне тизләтә. Ә менә тимер тозларының җитмәве азканлылыкка һәм иммунитетның көчсезләнүенә китерә. Шуңа күрә сезгә киңәш бирәсебез килә: әгәр дә җәй буе көн саен ач карынга 1,5 стакан җир җиләге согы эчсәгез, бер елга җитәрлек күләмдә запаска витамин туплаячаксыз, һәм авитаминоз сезне яз көне дә борчымаячак.

Җылы көннәрне яратсак һәм кояш нурларына хозурлансак та, бу нурлар вакыт-вакыт зыян да сала. Бакчада чүп утаган яки кояшлы урында чак кына озаграк торган арада да, арка, иң башлары, җилкәләр караңгы-кызыл төскә кереп, бераз вакыт узгач, әрнеп җанга тия. Кояш тән тиресен пешергән икән, 100 грамм җир җиләген юып һәм төеп аны тәнегезнең янган урынына сөртегез. 20 минуттан соң җылымса су белән юып төшерегез.

Башка җиләкләр кебек үк, җир җиләге дә аллергия чыганагы була ала. Шулай ук ашказаны җәрәхәте булганнарга бу җимеш белән артык мавыкмаска кушалар. Кан басымын төшерә торган препаратлар кулланучылар сак булсыннар –дару эчкән вакытта җир җиләге ашарга ярамый. Икесе бергә кушылса, алар бөер эшчәнлегенә тискәре йогынты ясаячак.

Айгөл ЗАКИРОВА

СҮЗ АХЫРЫНДА БЕР КИҢӘШ:

Җиләк-җимештән ясалган кайнатмалар тәмле, ләкин аларда файдалы матдәләр калмый диярлек. Алар баллы татлы ризыкка кына әйләнә. Шуңа күрә җәйге витаминнарны кышка да саклау өчен иң яхшысы – туңдыргычларга куеп бик түбән температурада туңдыру (температура никадәр түбән булса, шул кадәр яхшырак. Хәзер 18 градуслы гына түгел, 32, аннан да түбәнрәк температура белән туңдыручы камералар бар. Тиз туңдырылган җимеш, шок алып, үз витаминнарын тулысынча саклый). Туңдырылган җимешне кышын алып эретеп, яисә чәйгә салып, коктейльләргә кушып сыйланырга була. Туңдырылган җиләк-җимеш ачырак, шуңа күрә бик яратып ашалмаска да мөмкин. Ә менә җир җиләген, чүбеннән арындырып, салкын суда чайкатып, дуршлагта саркытып алганнан соң, иттарткычтан, тагын да яхшырагы – блендерда әйләндереп алып, кирәгенчә шикәр комы салып (бөтенләй салмасаң, тагын да яхшырак, кирәк булса, кышын да өстәп була) кечкенә савытларга яисә пакетларга тутырып туңдыргыч камерага тезсәң, кышын алып сыйланасы гына кала.

Тагын бер киңәш: җир җиләгенең төбендәге таҗ яфракларын чүпләп вакыт исраф итмәгез. Блендерда аның эзе дә калмый, чистартып эшкәрттем дип мактансагыз да, ышанырлар. Онытмагыз, өстә әйткәнебезчә, җиләкнең яфраклары да дару. Димәк, төбе алынмаган җиләкле сый икеләтә файда бирәчәк, дигән сүз. Ышанмасагыз, тикшереп карагыз. Тәме, авыз тәм-томнарга ияләнгән хәзерге вакытта ук телеңне йотарлык. Җир җиләге кан басымын җайга сала, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии