- 11.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №23 (11 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
2009нчы елдан КФУда конфликтология юнәлеше буенча студентлар кабул ителә башлады (бакалавриат – 4 ел уку). Әлеге бүлектә белем алган яшьләр практиканы проблема һәм конфликтларны чишү белән шөгыльләнүче хезмәтләрдә, конфликтология өлкәсендә киңәшләр бирү агентлыкларында, килештерү процедураларын үткәрүче арадашчылар коллегиясендә, дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында, салым һәм суд органнарында, консалтинг һәм маркетинг фирмаларында, банкларда, иминият компанияләрендә, иҗтимагый һәм сәяси оешмаларда, коммерция фирмаларында, төрле тармакка караган җитештерү предприятиеләрендә, халыкка социаль-психологик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә үтә һәм эшкә урнаштырыла.
КФУның конфликтология кафедрасы корпоратив конфликт-менеджмент юнәлеше буенча магистратурага да укучылар җыя (2 ел уку). Аны тәмамлап чыккан белгечләр нәтиҗәле менеджментка, оешмаларда конфликтлар белән идарә итүгә, профессиональ идарә карарлары кабул итәргә, оештыру эшчәнлеген анализларга, оешмалардагы низаглы очракларның колачлылыгын һәм киеренкелеген бәяләргә, консалтинг һәм медиатор эшчәнлеген башкарырга, сөйләшүләр алып баруның һәм төрле коммуникация технологияләренә өйрәнә.
Дәүләт аккредитациясе бар!
Егетләргә армиядән кичектерү бирелә!
Белешмә өчен телефон: 2927993
e-mail: conflictology_priem@mail.ru
www.kpfu.ru/philosophy/struktura/otdeleniya/kafedra-konfliktologii
Реклама хокукында.

Комментарии