Өйдә утырганда нишләргә?

Өйдә утырганда нишләргә?

Коронавирус аркасында урамга чыгу тыела, дисәләр дә, халыкның мондый матур кояшлы көннәрдә өйдә утырасы килми. Ике-өч көн тирәсе генә ишек аллары буш булды да, кешеләр тагын урамга чыга башлады. Велосипедта йөриләр, һава сулыйлар, азык-төлек кибетләренең буш торганы юк… Карлы кыштан соң һәркемнең күңеле урамга тартадыр, анысы аңлашыла. Тик ничек авыр булса да, бер ай өйдә утырсак иде. Шулай эшләгәндә бу авыруның таралуы бетәр, тормыш та тизрәк үз җаена кайтыр. Өйдә утыр дип әйтү җиңел дә, тик вакыт үтми кебек. Аеруча хатын-кызларга авыр – кибеткә барып күлмәк тә алып булмый, сөйләшеп кайтырга дус кызлар янына да юл ябык, һәр көн бер төсле кебек. Тик бу вакытны да бик файдалы үткәрергә мөмкин.

  1. ҮЗЕГЕЗНЕ ТӘРБИЯЛӘРГӘ ВАКЫТ

Хатын-кызлар ничә яшьтә булса да, матур булырга тели. Һәм безнең табигатебез шундый – гүзәл затлар без. Көн саен эшкә йөреп, яки тормыш мәшәкатьләренә бирелеп, үзегезне карарга вакытыгыз булмаган икән – хәзер нәкъ вакыты! Беренче чиратта өйдә булган бизәнгечләр савытыгызны тәртипкә китерә аласыз. Кулланылмый торган иннекләр һәм кремнарыгыз, сөрмәләрегез бардыр. Аларны куллана башларга мөмкин. Интернетта бизәнергә өйрәтә торган видеолар тулып ята. Үзегезне сынап карагыз, яңа төрле итеп бизәнергә өйрәнергә мөмкин. Әгәр косметика кулланмасагыз, әйдәгез тиреләребезне тәртипкә китерик. Өйдә булган әйберләр белән генә дә тирене дымландыручы, туендыручы яхшы битлекләр ясарга мөмкин. Бер тапкыр кулланудан ук нәтиҗәсе әллә ни сизелмәс, тик сез бит аны куллануны гадәткә кертә аласыз. Компонентларына аллергия булмаган очракта бөтен төрле тиреләр өчен дә яраклы берничә битлек рецепты:

Банан битлеге:

1 банан,

1 чәй кашыгы әфлисун яки лимон согы,

1 аш кашыгы бал.

Банан сыеграк боламык хәленә килгәнче изелә, әфлисун (лимон) согы һәм бал кушып болгатабыз. Биткә сөртеп 15-20 минутка калдырабыз. Җылымса су белән юабыз. Банандагы элементлар бетчәләрне, кызарган урыннарны бетерә, шешенкелекне киметә.

Яшелчәләрдән битлек

Бер кыярдан боламык ясап, аңа шул кадәр үк күләмдә майсыз йогурт яки каймак кушып, болгатыгыз. Битегезгә сөртеп, ярты сәгать тотыгыз. Кыяр бит тиресен дымландыра, аны йомшарта һәм тынычландыра. Яки шушындый җиңел генә битлекне кишер белән ясап була. Кишерне вак кыргычтан уып, бер йомырка сарысы белән бутыйсыз һәм ярты сәгатькә битегезгә сөртеп калдырасыз. Күрүегезчә, бар да җиңел генә. Ә бит аның психологик ягы да бар: шушы гади генә бер битлекне ясагач та, хатын-кызның кәефе күтәрелеп китә, без шундый бит – аздан да күңел була инде.

  1. ҖЫЕШТЫРУ ВАКЫТЫ

Өйдә бикле утыручылар өчен вакытны файдалы уздыруның иң яхшы ысулы – җыештыру. Кием шкафларыннан кышкы киемнәрне алып, барысын юып куярга, моңарчы кул җитмәгән җирләрнең тузанын сөртергә, сервантта торган бөтен савыт-сабаны яхшылап тузаннан арындырырга була. Тәрәзәләрегез дә юылмагандыр әле бәлки, челтәр-пәрдәләрегез дә. Ишекләр, суыткыч… Чәйнек һәм төбе янган яки майлы булып торган табалар… Әйдәгез, өйне тәртипкә китерик.

Азык ябышкан майлы табаны чистарту өчен 1:1 пропорциясендә аш серкәсе белән су кушып, төнгә калдырырга кирәк. Кәстрүлнең тышы көеп каралган булса да, духовканы чистарту өчен дә бу катнашма ярап куячак.

Микродулкынлы мичне чистартыйм дисәгез, 10 минутка тәлинкә белән су куярга кирәк. Уртача көчлелектә су кайнап чыгачак һәм су пары майны, ризык калдыкларын җебетер. Йомшак чүпрәк белән сөртеп кенә аласы булыр.

Әгәр, агач өстәл яки урындык тапланып, ямьсезләнеп беткән икән, чистарту максатыннан, кырыну өчен күбекне куллана аласыз. Күбекне сиптереп, 15-20 минуттан таплы өслекне юып кына аласы.

Диваннарыгызны, йомшак җиһазларыгызны чистартыгыз. Суда чылатылган марляны яки юка чүпрәк кисәген диван өстенә җәеп салып, тузан каккыч белән суккалап чыгыгыз – тузаннары чыгып, марляда калачак. Шулай ук нинди тап булуына карап, аерым эретмәләр белән диванның таплы урыннарын сөртеп алырга мөмкин: чәй табын кер сабыны; күптәнге кан табын 250 мл суда эретелгән 2 аспирин төймәсе; сидек табын шампунь күбеге яхшы ала. Диван өслеген чылатып, шушы эремәләр белән сөртеп алырга һәм юешне фен белән киптерергә генә кирәк.

  1. ТӘМЛЕ АШЫЙ ТОРГАН ЧОР

Яңа төрле тәм-томнар пешереп карарга кулай вакыт. Псхиологлар әйтүенчә, ашарга пешерү кешене тынычландыра һәм кәефен күтәрә. Яшелчәләр тураганда пычакның тактага тиеп шакылдаган тавышы нерв системасын җайга сала, ә камыр белән эшләү эчтәге борчуларны юк итә икән. Психологлар әйтүенчә, бу тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, пешеренгән вакытта бөтен игътибарны шушы эшкә биреп, аның һәр мизгеленнән ләззәт алырга кирәк. Әйтик, мандарин пирогы пешерергә уйлагансыз ди. (Ә аны ничек пешерәсен без өйрәтербез). Кулыгызга мандарин алып, аның хуш исен тоеп, әрчегез, берәр телемен татып карасагыз да була. Кешенең кәефенә исләр һәм тәмнәр дә йогынты ясый бит. Кыскасы, ашарга пешергәндә генә дә тормыш мәшәкатьләреннән, коронавирус мәсьәләләреннән арынып торырга була. Берничә тәмле тәм-том рецепты белән уртаклашабыз.

Мандарин пирогы

Майлылыгы 72 проценттан ким булмаган ак май – 120 грамм

Тавык йомыркасы – 3 данә

Шикәр комы – 200 грамм ( теләсәгез арттыра яки киметә аласыз)

Мандарин – 4 данә

Разрыхлитель – 1 чәй кашыгы

Ванильле шикәр – 1 чәй кашыгы

Югары сортлы он – 250 грамм

Бераз тоз

Әзерләү: духовканы 180 градуска кыздырырга куябыз, мандариннарны чистартабыз. Ак җепселләреннән арындырып, аерым телемнәргә аерабыз. Табаны яки форманы ак май белән майлап, бераз төбенә ябышып калырлык итеп өстенә он сибәбез, калганын кагып төшерәбез. Аерым савытта он, разрыхлитель һәм тозны кушып, яхшылап болгатабыз. Икенче бер савытка берничә сәгать бүлмә температурасында торып йомшаган 120 грамм ак май һәм шикәр комын, ванилинны салабыз, яхшылап бутыйбыз. Берәмтекләп йомыркаларны сытып, сытып салган саен әйбәт итеп бутый барабыз. Йомыркалар салынып беткәч, беренче савытыбыздагы разрыхлительле онны салып, бутыйбыз. Тиз-тиз бутап, камыр ясыйбыз. Ул артык сыек булмаска тиеш. Камырның яртысын табага бушатып, өстен кашык белән тигезлибез, җиңелчә батырып куеп мандариннарны өстенә тезеп чыгабыз. Камырның калган икенче яртысын шул мандариннар өстенә бушатабыз, өстен тигезлибез һәм кабат мандариннар тезәбез. Алдан җылытылган 180 градуслы духовкада пирогыбызны 50 минут тирәсе пешерәсе генә кала. 10 минут тирәсе суынганын көтеп, кисеп, табынга чыгара аласыз.

Итле бәрәңгеле пирог

Баллы түгел, күбрәк итлене яратканнар бәлешкә көндәш булырлык тәмле пирог рецептын кулланып карый ала.

Ингредиентлар:

Он: 600 грамм

Йомырка – 2 данә

Су – 125 мл

Маргарин яки ак май 180 грамм

Сыер яки тавык ите – 450 грамм

Бәрәңге – ярты килограмм

Суган – 2 данә

Тәменчә тоз

Кара борыч

Куркума

Үсемлек мае

Ике йомырка һәм тозны туглап, өстенә су һәм эретелгән маргарин салып болгатабыз. 4 стакан тирәсе он кушабыз. Йомшак һәм кулга ябышмый торган камыр басабыз. Өстен каплап куеп, эчлек хәзерләргә керешәбез.

Итне зур булмаган кисәкләргә, суганны шакмаклап, бәрәңгене юка түгәрәк телемнәргә турыйбыз. Иткә тоз һәм борычны, бәрәңгегә – тоз, борыч һәм куркума, бераз үсемлек мае салып болгатабыз.

Камырны тигез ике өлешкә бүләбез. Зуррак өлешен түгәрәкләп җәеп пергамент кәгазе җәелгән табага урнаштырабыз. Камыр читеннән әзрәк эчкәрәк кереп, эчлекне катламлап тезәбез: бәрәңге, суган, ит. Әгәр ит корырак булса, берничә телем ак май салыгыз. Камырның кечкенәрәк өлешен дә җәеп, пирогның өстен каплыйбыз һәм бөгәбез. 180 градуслы духовкада 50-80 минут пешереп алабыз. Ул пешкән чакта эченә бераз шулпа яки кайнар су салырга да була. Пешеп чыкканнан соң, 15-20 минут өстен сөлге белән каплап торырга кирәк. Камыры кетердәп тора торган, ә эчлеге сусыл һәм тәмле булыр.

Французча тавык кәтлитләре

Тагын бер тәмле һәм җиңел рецепт хуҗабикәләр өчен кичке ашларны төрләндерергә булышыр.

Ингредиентлар:

1 кг тавык түше

5 йомырка

1 аш кашыгы майонез

2 аш кашыгы өеп он

Яшел суган

Тоз, борыч,

Үсемлек мае.

Тавык түшләрен ярты сантиметрлы шакмакларга вак итеп турыйбыз, тозлагач һәм борычлагач йомырка һәм майонез салып, яхшылап болгатабыз. Вак итеп туралган яшел суган һәм онны салып, кабат бутыйбыз. Клярны хәтерләткән сыеграк бер катнашма килеп чыгачак, кызган табага салып, ике яклап та кыздырасы гына кала.

  1. ҮСТЕРЕП КАРАГЫЗ

Карантин вакытында табиблар иммунитетны саклау өчен суган-сарымсак һәм лимон ашарга куша. Лимонның төшләрен ташламагыз, чөнки өегездә лимон агачы үстерә аласыз. Лимонның иң эре төшләрен сайлап алып, сулы савытка салыгыз. Төшләр яхшылап суны сеңдерсен. Иң өске катламын салдырып алыгыз. Бер атна буе шушы төшләрне суда тотасы. Ләкин суны көн саен алыштырырга кирәк. Суда торган лимон төшләре желега охшаган элпә белән каплана – бу нормаль.

Соңыннан бер савытның төбенә ташлар җәеп, өстенә яхшы дымландырылган туфрак салыгыз. Бер атна торган орлыклар җиргә очлы башы белән утыртыла, орлыклар арасында 5 мм ара калсын. Соңыннан орлыкларның өстенә вак ташлар яки гравий түшәгез. 2-3 көн буена ташлар өслегенә су сиптереп торыгыз. Савытның өстен полиэтилен белән капласагыз да була, бу теплица шартлары тудырыр. Бер атна тирәсе вакыт узганнан соң беренче үсентеләр күренә башларга тиеш.

Әфлисун төшләрен үстерү тагын да җиңелрәк. Нык өлгергән әфлисуннарның тулышкан һәм эре төшләрен сайлап алыгыз. Төшне яхшылап суда юарга, 8-12 сәгать буе суда тотарга кирәк. Йогурт савытына яки 100 мл тирәсеннән зур булмаган чынаякка таш түшәп, туфрак салып, араларында 5әр сантиметр калырлык итеп әфлисун төшләрен утыртырга. Туфракка аны уртача бер сантиметр тирәнлеккә төртәләр. Махсус әзер туфрак алсагыз да ярый, 1:1 нисбәте белән торф һәм бакча туфрагы кулланырга да мөмкин. Савытны җылы урында тоту мәҗбүри. Пластик шешәнең төбен кисеп атып, өске өлеше белән савытны каплагыз. Шешәнең бөкесен ачып яки киресенчә ябып, теплица кебек көйләргә була. Туфрак җылы һәм уртача дымлылыкта булырга тиеш. Бер ай – ай ярымнан соң үсентеләр чыга башлый. Үсентеләрдә 4-5 яфрак булганнан соң, аны күчереп утырталар.

Карантин беткән чорга әнә шундый экзотик үсемлекләрегез дә тишелеп чыккан булыр. Шундый киңәш тә бар: бер бүлмәдә өч әфлисун яки лимон агачы үсеп утырса бик яхшы. Алар һавадагы бактерияләрне үтерә, хуш ис биреп тора. Күп очракта җимеш тә бирәләр. Дөрес, җимешләре ваграк һәм әчкелтем булыр, әмма кәҗәсендә түгел хикмәт, мәзәгендә диләр бит…

Кыскасы, өйдә утыруны рәхәт итү өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Китап укырга, фильмнар карарга, күптән шалтыратып хәлен белмәгән танышларыгыз белән сөйләшергә нәкъ вакыты. Бу язмада ир-атлар өчен киңәш юк бит, димәгез. Ир-атларга да өйдә эш җитәрлек. Ашарга пешерергә, гаражны чыгып чистартырга, өйдә кагылмаган кадакларны кагып, розеткаларны төзәтеп куярга әйбәт чор. Ир-атлар хатын-кыздан аермалы буларак, үзенә шөгыльне тизрәк таба.

Ә сез вакытны ничек кызыграк уздырасыз – безгә дә шалтыратып сөйли аласыз. Иң мөһиме, күңел төшенкелегенә бирелмәгез. Иң мөһиме – сәламәт булыйк, сабыр гына өйдә утырыйк!

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии