Европа – кул сузымында гына

Европа – кул сузымында гына

Чит илдә төшерелгән фильмнарны караганда, андагы матур йортларны күреп: «Вәт кешеләр яшәп тә карый ичмасам!» – дип тел шартлатырга яратабыз. Без шулай экрандагы сурәткә кызыгып утырган арада, кул сузымында гына – үзебезнең Казаныбызда да берсеннән-берсе заманча торак йортлар төзелеп ята.

Башкаланың Н.Ершов урамында урнашкан «ART City» торак комплексы төзелә башлауга ук, аңа: «Европа стилендәге йорт» дип бәяләмә бирделәр инде. Йортны төзүче «Унистрой» компаниясе әйткән сүзләр генә түгел бу, төзелеш барышын үз күзләре белән күреп торган халык сүзе дә. «ART» сүзе инглизчәдән сәнгать дип тәрҗемә ителә. Ә яшәү үзе бер сәнгать ул – торак комплексның проект авторлары менә шул фикерне җиткерергә теләгән дә инде. Комплекстагы йортлар «Графика», «Сынлы сәнгать», «Скульптура» һәм «Кино» тематикалары буенча бизәлгән. Биредә уңайлы тормыш алып бару өчен бөтен шартлар да тудырылган: «Машинасыз ишегалды» концепциясе, террасалы фатирлар, беренче катта коляскалар кую өчен махсус бүлмә, пандуслар, җир асты һәм җир өсте парковкалары, җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен 1 гектарны алып тора торган яшел зона, һәрберсе 340ар урынга исәпләнгән 2 балалар бакчасы һәм 1501 балага исәпләнгән мәктәп. Бу һәм башка уңайлыкларны белгәннән соң, үзеннән-үзе: «Карале, яшәүне, дөрестән дә, сәнгатькә әйләндереп була икән бит», – дип уйлап куясың.

Фатирны сатып алу ысуллары да күп төрле. Барыбызга да таныш ипотека ысулы бар. «Унистрой» оешмасы, банклар белән килешеп, калган төзелеш оешмаларына караганда шактый түбән процентлы ипотека тәкъдим итә. Мәсәлән, «АбсолютБанк» 8,9 процент белән ипотека бирә. Шулай ук беренчел кертемсез генә дә ипотека алырга мөмкин. Мәсәлән, «РоссельхозБанк» 10 процент белән 30 елга кадәр ипотека тәкъдим итә. Ана капиталын да беренчел кертем итеп кертергә мөмкин.

«Унистрой» оешмасының «Кредит каникулы» акциясен 30нчы сентябрьгә хәтле озайттылар! Нинди каникул соң ул, диярсез. Алты ай дәвамында синең өчен ипотеканы йортыңны төзи торган компания түли, ягъни ипотека алгач, беренче ай өчен тиешле түләвеңне генә түлисең дә, аннары алты ай буе синең өчен ипотеканы «Унистрой» үзе түләп бара.

Ипотека алу вариантыннан баш тартып, башка юлларын эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен – син, ә икенче яртысын кооператив түли. Аннан син, ун елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз!

Тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» ширкәтенә шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-591-74-30, 8-965-588-38-96. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә.

Сөмбел СӘЙФИ

Реклама хокукында

Комментарии