Ике кешенең берсендә – остеохондроз

Ике кешенең берсендә – остеохондроз

«Ай Аллам, остеохондрозым кузгалды» – җәй көне бу сүзләрне ешрак ишетә, үзебез дә ешрак кабатлый башлыйбыз. Яшьләр дә искәрмә түгел. Бүгенге заманда һәр икенче кеше биле тотудан зарлана.

Күпләребез, шулай «ай-вай»лап йөри дә, авырту басыла төшкәч, остеохондрозы турында оныта. Ә вакытында дәваланмаган остеохондроз тора-бара умыртка сөякләре арасындагы диск бүсеренә әйләнергә мөмкин. Монысы инде күпкә җитдирәк чир.

Безнең умыртка сөякләре арасында диск бар. Ул бөтен авырлыкны үзенә ала. Тик авыр әйберләр күтәргәннән, озак вакыт бер үк халәттә утырганнан бу диск кысыла һәм өлешчә умыртка каналына чыга. Тик анда дискка урын юк, чөнки бу каналда хәрәкәт, тоемлау һ.б. функцияләр өчен җавап бирә торган нерв җепселләре урнашкан. Димәк, бүселеп чыккан диск үз янәшәсендәге нервларны кыса. Шул рәвешле башта, умырткада, кул һәм аякта, җенес органнарында кискен авырту барлыкка килә (кайсы нервны кысуына карап). Бу – чирнең башлангычы инде.

Умырткалыкта авырту тою, аның аякка, кулга, җенес органнарына, башка күчүе, тәннең оюы, еш кына «каз тәне» чыгу, баш әйләнү булганда, кичекмәстән неврологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Кайвакыт авырту шундый дәрәҗәгә җитә ки, теш чистарту, ботинка бавын бәйләү, идән юу, бакчада эшләү кебек көндәлек эшләрне башкару да чын газапка әйләнә.

Табиблар 6-12 айга бер тапкыр даими рәвештә неврологка күренеп торырга куша. Умыртка сөякләре арасындагы диск бүсерен дәвалауда үзен яхшы яктан күрсәткән неврология һәм ортопедия үзәге «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ»да дәвалау алымнары буларак рефлексотерапия (энә белән дәвалау), фармакопунктура (берничә төр алымны берләштерә), озон терапиясе, дәвалау «блокадасы», кан тамырына һәм мускулга дару препараты кертү, остеопатия, мануаль терапия, массаж, дәвалау физкультурасы кулланыла. Авыруга психолог консультациясе күрсәтү дә каралган. Һәр очрак та индивидуаль, шуңа күрә дәвалана башлаганчы, табиб белән киңәшләшергә онытмагыз.

Изображение удалено.«ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» үзәгенең адресы: Казан шәһәре, Себер тракты, 12а. Тулырак белешмәне (843) 562-00-90 телефон номерына шалтыратып яки www.medosnova.ru сайтыннан карап белә аласыз.

ИГЪТИБАР! «Безнең гәҗит»тә чыккан әлеге язманы тотып килүчеләргә «ОСНОВА ЗДОРОВЬЯ» неврология һәм ортопедия үзәгендә 10 процент ташлама ясала.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии