«Үземә файда калмаса да, бәяне төшереп саттым»

«Үземә файда калмаса да, бәяне төшереп саттым»

Казанда яшәүче Люция Вафина тортлар пешерү белән мавыга. Үзе дини булгач, хәләл ризык кына әзерли. Шуңамы, заказлары да күп. «Хәләл торт – сыйфат гарантиясе», – ди ул.

34 яшенә аяк баскан Люциянең торт пешерә башлавы очраклы түгел, чөнки ул кечкенәдән аш-су бүлмәсендә кайнауны, плитә артында нәрсә дә булса пешерүне үз итә. Ә аңлы рәвештә кондитерлык белән шөгыльләнүе моннан алты ел элек башланган.

– Декрет ялында булганда, социаль челтәрләр аша шушы өлкәне өйрәнә башладым. Тәҗрибәсе булган пешекчеләрдән үрнәк алып, тортлар пешердем – үземне сынадым. Беренче елны бу тортлар гаиләмнең табынын бизәде. Үзебез ашап туйгач, күршеләрне сыйладым. Туганнарга кунакка барганда да торт пешереп алып бара идем, – дип искә ала Люция. – Ике ел өйрәнгәч, җайлаштым, шомардым һәм заказлар кабул итә башладым. «Сарафан» радиосы яхшы эшли бит бездә. Берәү – икенчегә, икенче – өченчегә җиткереп, заказлар күбәйде.

Әңгәмәдәшем заказга эшләнгән беренче тортын да хәтерли. Бу –гади «Наполеон» торты. Аны пешергәндә булган курку хисләрен бүген дә оныта алмый ул:

– Ничек килеп чыгар икән, тәме нинди булыр, сатып алучы ошатыр микән, дигән сораулар арасында яндым. Аннан да авыррагы бәя кую булды. Тортларга бәяне кулланылган продукция бәясен кушып билгелиләр. Мин кыйммәт булыр бу, сатып алмаслар моны дип, бәяне төшереп саттым. Үземә кала торган файданың күләме аз була иде, ләкин без шундый халык шул. Хәзер бәя куя беләм, сатып алучылар да ник алай кыйммәт дип бәйләнми, чөнки заказга ясалган тортлар бик арзаннардан түгел.

Тортның бәясенә йогынты ясый торган икенче әйбер – тортның авырлыгы һәм эчлеге. Эчлеген исәпкә алмаганда, Люция ясый торган тортның килограммы бер мең сумга чыга.

Хәләл торт дигәндә, составында спирт булмаган продуктлар күз алдына килә. Бу хәләл торт алдында торган таләпләрнең бары тик биштән бере генә икән. Асылда, алар бик күп.

– Хәләл торт пешерәбез икән, бу торт өчен кирәк булган продукцияне сатып алган акча да хәләл булырга тиеш. Әйтик, мин заводта эшләнгән майны урлап, шуны кулланып пешерәм икән, бу инде хәләл продукт булмас. Маргарин кулланмыйм дип, аны куллансам, шулай ук таләпләр үтәлмәс. Безнең эштә хәләл-кагыйдәләр бар. Әйтик, кармин дигән кызыл төстәге буяу бар. Пешекчеләр аны актив куллана. Бу буяу үле бөҗәкләрдән ясала. Ә диндә мондый төр продуктларны куллану рөхсәт ителми. Желатинны да хәләл дип булмый, чөнки аны хайван сөякләрен кайнатып ясыйлар. Аның нәрсә сөягеннән ясалганын берәү дә белми. Шуңа күрә бөтен продуктның да составын карап алырга кирәк. Составта кеше сәламәтлеге өчен зарарлы матдәләр булырга тиеш түгел. Торт пешерү өчен кулланыла торган каймакның да ике төре бар. Берсе гадәти сөттән генә ясала, икенчесенә пальма мае, кушылмалар өстәргә мөмкиннәр.

Хәләл торт пешерүнең бөтен нечкәлекләрен ятлап бетергән Люция кибеттән продуктлар сатып алганда аларның составын өйрәнә һәм үзенә кирәклесен генә сайлый. Бары шул очракта гына күңеле тыныч һәм эше уңышлы була аның.

– Бер торт пешерү күпме вакытны ала?

– Тортларның төре бик күп. Нинди торт заказ бирүләренә карап, төрлечә эшлим. Әйтик, кайберләрен 4-5 сәгать эчендә пешереп тә, бизәп тә өлгереп була. Икенчеләрен пешерү, бизәү өчен ике көн вакыт кирәк. Өченчесенә – өч көн дә җитмәскә мөмкин. Эшләвеннән бигрәк, күп вакытны ала торган тагын бер пункт бар – продукция, торт өчен тартма һәм башка кирәк-яракларны сатып алу. Атнаның ике көне шуның белән үтеп китә. Әле дә хәтеремдә: тортны бизәр өчен ярты көн җиләк эзләп йөргән идем.

Изображение удалено.– Торт пешергәндә нинди авырлыклар белән очрашырга туры килә?

– Торт пешерү читтән караганда җиңел кебек тоелса да, аның үз авырлыклары бар. Шуларның берсе – заказ бирүченең нәрсә теләгәнен белмәве. Ничек итеп бизәргә, торт эчлеген нәрсәдән ясарга – шушы гади әйберләрне белмиләр. «Үзең берәр нәрсә яса инде», – диләр. Ә минем «берәр нәрсә» аларныкы белән туры килмәскә мөмкин бит. Аннары, бер тапкыр ун тапкыр ясаган тортым да килеп чыкмаган иде. Аны үзебез ашадык, яңаны ясарга туры килде.

– Заказлар күпме?

– Карантин булу сәбәпле, әлегә заказлар юк диярлек. Бәйрәм алдыннан, каникулларда заказлар күп була. Көненә икешәр торт та ясарга туры килә. Иң күп заказлар булган вакыт – кыш көне. Кышын бәйрәм дә, яллар да күп. Җәен әзрәк була.

– Хәләл тортларны күбрәк мөселманнар аладыр?

– Алай димәс идем. Мөселманнар өчен хәләл торт ул дини яктан дөрес ризык булса, калганнар өчен хәләл торт – сыйфат гарантиясе. Нинди диндә булуларына карамастан, хәзер күпләр хәләл продукция алырга тырыша бит. Бу эшкә бик куркып кына алынган идем. Алучылар булырмы, ошатырлармы кебек сорауларны көн дәвамында үземнең башымда әйләндердем. Аллаһыга шөкер, заказлар җитәрлек. Карантиннан соң иң олы теләгем – «хәләл» стандартларына туры килү сертификатын алу.

«Наполеон» торты рецепты

Корж өчен:

700 грамм иләнгән он

1 йомырка

1 чеметем тоз

50 грамм су

250 грамм сыер мае

Крем өчен:

1 литр сөт (3,6 процентлы)

6 йомырка

450 грамм шикәр комы

4 аш кашыгы иләнгән он

250 грамм сыер мае

Онга сыер маен кушабыз һәм яхшылап болгатабыз. Стаканга йомырка сытып, чәнечке белән бераз күпертәбез, су салабыз һәм онга кушып, камыр басабыз. Килеп чыккан камырны 30 минутка суыткычка куябыз.

Крем ясау өчен кәстрүлгә сөт салабыз һәм кечкенә утка куябыз. Аерым савытка йомыркаларны сытып, күпертәбез, шикәр комы, он салып болгатабыз. Хасил булган массаны җылынган сөткә кушабыз һәм куерганчы болгатабыз. Кремны уттан алгач, суынырга куябыз.

Суыткычтан алынган камырны 7-8 кисәккә бүлеп, җәябез һәм 180 градуска кадәр җылынган мичтә 7 минут пешерәбез. Коржларга крем сылап, өябез. Чәйләрегез тәмле булсын!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии