- 10.05.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №17 (5 май)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Яз җиттеме, нинди бәрәңге утыртыйм, кайсы сорт яхшы икән, аны кайдан табасы, дип борчылып, баш вата башлый кайберәүләр. Әлбәттә, бу яхшы. Ә күпчелек шул бозылып беткән иске бәрәңгесен ел саен утырта. Уңышын җыйганда, ник начар булды икән дип гаҗәпләнә. Зур уңыш алыйм дисәң, нинди сорт бәрәңге утыртырга, аны ничек үстерергә һәм тиз генә кайсы ысуллар – алымнар белән үрчетеп җибәрергә соң?
Яхшы мул уңыш бирә торган сортлы бәрәңге үстерәсең килсә, орлыгын көздән үк кайгыртырга кирәк. Яз көне аны табу кыенрак. Бәрәңге уңышы, иң беренче чиратта, орлыкның сыйфатына һәм төренә бәйле. Нинди генә сорт булса да, әгәр ул авыру икән, уңыш гектарыннан 100-150 центнердан артмый. Әгәр шул сорт сәламәтләндерелгән икән, гектардан 500-600 центнер һәм аннан да артык уңыш алырга мөмкин. Хәзер бәрәңгенең меңнән артык төрле сорты бар. Алар һәрберсе төрле сыйфатларга ия булып, төрле вакытларда өлгерә. Орлыкны Фәнни тикшеренү институтларыннан, төрле агрофирмалардан почта аша да, Казаннан “Татарстан кыры”ннан алырга була. “Кесә” бәрәңгеләрен дә үрчетеп җибәрергә мөмкин. Үзем ел саен миңа җибәрелгән каталоглар буенча 3000 сумнан артыкка супер элита булган бик күп сорт бәрәңгеләр алдырам. Кызганычка, барысы да каталогта язылганча ук яхшы булып чыкмый. Казып алганда ук яртысы череп бозыла. Ә кайберләре кышкы сакланыштан утыртырга яраксыз булып чыга. Бөтенләй тишелмәгәннәре дә бар. Үземә килгән сортлардан хәзер “Удача”, “Романтика”, “Задор”, “Невский”, “Луговой”, “Дачный”, “Родриго”, “Брянск”, “Надежный”, “Белоснежка” дигән сортларны яхшы дип саныйм. Үрчеткәндә “Удача” сорты 20 данәдән – ике капчык, 10 данәдән 42,5 кг бәрәңге уңышы белән сөендерде. “Невский” 10 данәдән – 26 кг, “Журвинка” 10 данәдән 38,5 кг уңыш бирде. Ләкин бу сорт боҗра череге белән авырый торган булып чыкты. Эре хуҗалыкларга да яхшы дип кайтарылган бәрәңге сортлары начар булып чыга. Даими рәвештә төрле сортлар алып үстереп карап кына зур уңышка, тиешле нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Шул үрчеткән сортларны да бер-берсе белән бутамыйча эшне дәвам итәргә кирәк. Шул очракта гына аның нәтиҗәсе була. Кайбер кешеләр аерым саклау өчен урын юк дип зарлана. Һәрбер сортны этикетка язып сеткаларда, өсте бәйләнмәгән хәзерге ашлама яки шикәр, оннан бушаган капчыкларда сакларга була. Өй астында бәрәңге саклау өчен берничә бүлем ясарга, берничә урынга термометр куярга кирәк. Шулай ук зур булмаган төрле тартмаларга урнаштырырга да мөмкин.
Илебездә авыл хуҗалыгын үстерүнең өстенлекле милли проекты кабул ителде. Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 2008 ел Халыкара бәрәңге елы дип игълан ителде. Һәр районда алга таба авыл хуҗалыгын үстерүнең перспективалы планнары эшләнде. Ләкин көтмәгәндә, дөнья буенча тирән кризиска килеп терәлдек. Менә шушы шартларда җирдән алынган продукцияне киметмәскә кирәк. Халыкны бәрәңгедән булса да өзмәскә.
Эре хуҗалыкларда бәрәңге уңышын күтәрү буенча ил күләмендә күп Фәнни тикшеренү институтлары, төрле эре агрофирмалар, югары хакимият оешмалары күпкырлы эш алып бара. Эре хуҗалыклар бәрәңге уңышын елдан-ел арттырып, зур уңышларга ирешә.
Базарга чыгарган һәм үзе куллана торган бәрәңгенең күпчелек өлешен шәхси хуҗалыклар үстерә. Хәзер авыл мәктәпләре дә үз ашханәләрендә балаларны ашатуны мәктәп яны кишәрлекләрендә үстергән бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш белән тәэмин итә. Ләкин шәхси һәм мәктәп яны кишәрлекләрендә бу культураның уңышы бик түбән булып кала бирә. Күпчелек хуҗалыкларда әллә кайчан кереп калган, искереп, бер-берләре белән буталып, катнашып беткән, төрле авырулар белән зарарланган, үз токымын югалткан сортлар катнашмасы игелеп килә. Хәзер алга киткән бу заманда да шәхси хуҗалык һәм мәктәп яны кишәрлекләрендә – бакчаларында бернинди дә орлыкчылык системасы белән шөгыльләнүче юк. Яңа сортлар булдыруда да күп кыенлыклар яшәп килә. Күпмедер дәрәҗәдә эре хуҗалыкларда үстерелгән сортлардан “кесә” бәрәңгеләре хисабына яңарту бара. Ләкин алары да шул иске бәрәңге белән буталып бетә, бу эшенең нәтиҗәсе калмый.
Русиянең төрле агрофирмаларында югары уңыш бирүче, авырулар белән зарарланмаган күптөрле сортлы бәрәңгеләр булдырылган. 20 граммлы бер данәсе 13-15 сумнан артык тора, ягъни бер килограммы 650-750 сум дигән сүз. Табигый, бакчачы бу сортларның барысын да сатып ала алмый. Бәрәңгедән җирле тирәлектә берничә сортны сынау өчен кишәрлек мәйданы, матди хәл һәм ихтыяр көче дә җитми. Икенчедән, бу сортларны сынау өчен, кимендә, 4-5 ел вакыт кирәк. Сыналган сортлар белән эш итү күпкә җиңелрәк.
Ә мул уңыш бирә торган яхшы сыйфатлы сортлы бәрәңгеләргә ничек ирешеп була соң?
1. Эре хуҗалыкларда үстерелә торган югары репродукцияле сортлы бәрәңгеләр белән шәхси хуҗалык һәм мәктәп яны кишәрлекләрендә үскән иске сортларны тиз арада тулысы белән алыштырып тору.
2. Бәрәңгенең яңа сортларын чыгаручы, аның орлыклык сыйфатларын яхшырту өстендә эшләүче Фәнни тикшеренү бәрәңге хуҗалыгы институтлары җитештергән бәрәңгеләрне киң күләмдә кайтартып, аны мәктәп һәм шәхси хуҗалыкларга тарату.
3. Мәктәп яны кишәрлекләрендә югары репродукцияле сортлы бәрәңгеләрне тизләтелгән алымнар белән үрчетеп, шәхси хуҗалыкларга тарату.
4. Шәхси хуҗалыкларда үстерелгән бәрәңгене көздән сатып алуны киң күләмдә оештыру.
Бу эшләрне тиз арада башлап җибәрәсе иде. Чөнки монда бәрәңге җитештерүне арттыруда бик зур резерв ята.
Бәрәңгене тизләтелгән үстерү алымнары
Теләсә кайсы яхшы сортны, нибары 2-3 бүлбесе генә булса да, тиз генә ишәйтергә мөмкин. Үрчетүнең гадәти ысулларында бер бүлбедән 8-10 данә бүлбе алалар, ә тизләтелгән үрчетүдә исә 100-150 һәм аннан да күбрәк бүлбе үстерергә мөмкин. Бер бәрәңге күзчәсендә берничә бөре була. Иң башта аның иң көчлесе үсеп чыга, калганнары йоклаган була. Көчлесен өзеп алгач, калганнары уяна.
Бәрәңгене тизләтелгән үрчетү ысулларыннан иң уңайлыларына тукталыйк.
1. Шытымнардан үрчетү. Утыртуга чама белән 2 ай кала бүлбеләрне яктыда үрчетергә куялар. Яшел яки шәмәхә яктылыкта шытымнары барлыкка килә. Бу шытымнар 4-6 см озынлыкка җиткәч, бүлбедән өзеп алалар да шунда ук тартмага яки парник туфрагына күчереп утырталар. Араларын 7-10+7-10 см калдырырга. Озынлыгының өчтән ике өлешен туфракка күмәләр, ә өчтән бер өлеше чыгып торырга тиеш. Һәм шунда ук яхшылап су сибәләр, кояшта күләгәлиләр. Шулай итеп, тамыр җәйдерәләр.
Үрдерергә калдырылган бүлбеләрдән кабат шытымнар калкып чыга. Аларны да беренче очрактагы шикелле тамыр җибәрдерәләр. Чама белән бер атнадан соң әлеге утыртылган шытымнар яшелләнә башлый, әле тагын бер атнадан соң аларны яхшы эшкәртелгән, ашланган участокка, туклану мәйданы 60+25 см итеп чыгарып утырталар. Ике мәртәбә шытымнары өзеп алынган бүлбеләр өченче мәртәбә шытып-үреп чыга. Аларны утыртыр алдыннан һәр өлешкә берәр үренте-күзчә булырлык итеп өлешләргә кисәләр һәм кишәрлеккә чыгарып утырталар.
2. Бөре ботаклар белән үрчетү. Бу очракта бүлбеләрне кисмиләр. Бөтен, сәламәт бүлбеләрне күзчәләрен өскә каратып тартмаларга, төрле чүлмәкләргә яки 7+7 см ара белән парник грунтына чыгарып утырталар. Бүлбеләрне 3-4 см катлам туфрак белән күмәләр һәм җылы су сибәләр. 15-18 градус температурада бер атнадан соң шытымнар чыга, ә инде чама белән 12-15 көннән бөре ботаклар үсә. Алар 8-10 см озынлыкка җиткәч, ана бүлбене тамыры белән бергә саклык белән казып алалар һәм аңардан ян-як бөре – башакларны, әлбәттә, тамырлары белән акрын гына аерып алалар. Аларны тамыр җәя башлаган шытымнарны утырткан кебек парникка яки рассадникка чыгарып утырталар. Ана бүлбеләрне кабат үрдерергә калдыралар. Утыртыр алдыннан өлешләргә кисәләр һәм һәр бөре ботакны тамыры белән даими урынга чыгарып утырталар.
3. Куагын бүлеп үрчетү. Сәламәт бүлбеләрне үрдерәләр һәм 70+30 см ара калдырып, грунтка чыгарып утырталар. Шытымнар 10-15 см биеклеккә җиткәч, куакны бүләргә керешәләр. Моның өчен сул кул белән куакның сабаклары төбеннән тоталар, ә уң кулның баш һәм урта бармаклары белән иң кырый сабакны тотып алалар да аны кырыйга һәм өскә тартып, тамырлары белән бүлбедән аералар. Бу сабакларны аерып алгач ук, 60+20 см схема буенча күчереп утырталар. Аннары су сибәләр. Салам яисә печән белән күмәләр. Ә ана бүлбедә, кимендә, 3 сабак калдыралар. Аларны тигезләп-төзәтеп су сибәләр, ә рәт араларын йомшарталар.
4. Бүлбеләрне бер күзчә итеп кисеп утырту. Башта бүлбеләрне яктыда яровойлаштырырга кирәк. Утыртканда бүлбеләрне бер күзчә калырлык итеп кисәкләргә бүләләр. 60+25 схемасы буенча бакчага грунтка чыгарып утырталар. Күмелү тирәнлеге – 5-6 см.
Мин үзем кисәкләрне фитоспорин эремәсендә чылатып алам. Колорадо коңгызына каршы “Актара” агуы белән дә эшкәртәм.
5. Үренте сабакларын өлешләп кисеп утырту. Башта бүлбеләрне караңгы урында озын сабаклар барлыкка килгәнче үрдерәләр. Аннары яктыга чыгарып яшелләндерәләр. Тартмаларда, савытларда үстереп җибәрәбез. Яшел озын сабаклар хасил булгач, шул сабакларны буынтыкларга кисеп, һәр өлешен аерым савытларга урнаштырабыз. Кыраулар беткәч, ачык грунтка чыгарып утыртабыз. 60+25 схемасы белән.
Үрчетә торган бәрәңге өчен бакчада башка культуралар булмаган урын кирәк. Үсентеләрне урнаштырганда, шпагат бау сузып, рәт арасы 60-70 см, бәрәңге арасы 25-40 смга кадәр итеп урнаштырабыз. Сортлар буталмасын өчен, кызыл бәрәңге белән акларын аралаштырып утыртабыз. Этикеткалар язып куябыз.
Уңышын җыйганда, начарларын юкка чыгарабыз.
Нотфулла ГАРИПОВ.
Балтач районы, Нөнәгәр авылы.
Комментарии