Бауманның бер киче

Язгы Казанның иң матур, иң җанлы урынын беләсезме? Әлбәттә, Бауман урамы. Әйе, ул елның һәр фасылында, һәр көнендә дә шау-гөр килеп торган иң җанлы урамнарның берсе. Кышкы салкынны язгы җылы кояш алыштыруга, Бауман тагын да җанлана.

Беркөн дус кызым белән урамнарын урап кайтырга булдык. Очрашу урыны итеп, ике дә уйлап тормый, Баумандагы сәгать янын сайладык.

Кичке Казанны озаграк күзәтим дип, билгеләнгән вакыттан күпкә иртәрәк килеп бастым. Урамда җылы. Эңгер-меңгер вакыт. Бауман гөрләп тора. Берәүләр ашыга-ашыга каядыр бара. Кайберләре, язгы җылы кичкә сокланып, салмак кына атлый. Эштән кайтучы абый-апалар автобус тукталышына, метрога чаба. Укудан чыккан студентлар, өйләренә кайтасы килми генә, урам буйлап арлы-бирле атлый.

– Девушка, вы кого-то ждёте? – дигән тавыш кинәт сискәндереп җибәрде. Шалт кына артыма борылдым. Артымда озын буйлы, киң җилкәле 30-35 яшьләрдәге бер абый басып тора.

– Әйе, көтәм шул, – дип читкәрәк алыштым.

Теге ир нидер сөйләп маташты, мин исә аны ишетмәгәнгә салыштым. Бераздан, кулын селтәп, китеп тә барды…

“Подземка”дан чыр-чу килеп 4-5 кыз чыгып килә. Кыска итәк, юка куртка кигән кызларның кулында сыра… Берсенең телефоны шалтырады: “Алло, әни, мин укудан кайтып барам, бүген соңга кадәр укыттылар,” – ди теге кыз татарчалатып. Әнисенә ничек оста ялганлый, йөзе әз генә дә кызармады бит…

Сүз-ни чыкмасын дип, карашымны алардан читкә, сәгать янына ташладым. Мин тирә-якны күзәткәндә анда инде яңа өч-дүрт пар барлыкка килгән. Аларны “тикшергәндә” сары чәчле, озын буйлы кыз белән кочаклашып торган кара тәнле егет игътибарымны җәлеп итте. Менә бит мәхәббәт нинди була! Аклы-каралы…

– Әнә, анда бер кыз басып тора, әйдә танышабыз, – дип өч әрмән егете вата-җимерә русча сөйләшә.

Кызыксынып боларны күзәтә башладым. Өчесе дә “классика”ны читкә этәреп, спорт стилендә киенгән, озын буйлы, кара чәчле… Чү! Бу 20-25 яшьләрдәге өч баһадир туп-туры атлап минем янга килә түгелме?! Тирә-ягыма карыйм – берәү дә юк. Димәк, “бер кыз” дигәннәре мин бит инде. Берәү белән дә танышасым, “ләкелдәп” торасым килмәсә дә, “качарга” соң иде инде.

Баһадирлар белән танышкан арада, кесә телефоным шалтырады. Эчтән генә Аллаһыга рәхмәтләрем укып, яңа танышларымнан гафу сорап читкәрәк китеп бастым. Дустым-коткаручым белән шактый озак сөйләштем. Теге егетләрнең, күрәмсең, түземлеге җитмәде – бүтән кызлар янына барып басканнар… Миңа шул гына кирәк тә.

Бауманда янәшә атлаучы парлар артканнан-арта гына бара. Тик әкрен генә атлап, кулга-кул тотынышып барган бер бабай белән әби башкалардан аерылып тора. Алар беркая да ашыкмый, кичке Казанны күзәтә. Ә йөзләрендә шатлык, бәхет һәм чиксез тынычлык нуры балкый сыман…

– Сә-да-ка, сә-да-ка, апа, сә-да-ка, – пластик савыт тоткан кечкенә бер малай, бабай белән әбигә сокланып торган карашымны үзенә тартып алды. 12-13 яшьләрдәге малайның өстендә тишелеп беткән кофта, джинс чалбар, башында шапка, ә аягында кышкы платформалы итек. Бите юылмаган. Миңа пластик савыт сузган кулында бик ямьсез шрамы бар. Күрәм, җәрәхәте тирән булган. Сукбайны баштанаяк тикшергәч, куртка кесәмнән автобус кондукторы җыеп тоттырган тиеннәремне туплап, теге пластик савытка салдым.

Малай рәхмәт әйтеп, сәгать янында торучылар арасыннан сәдака өләшүчеләрне эзләргә китте.

Шулчак телефоныма смс килеп төште: “Син кайда?” Шул арада берәү кулымнан тотып алды. Дустым икән. Сөйләшә-сөйләшә язгы кичке Казанның матурлыгы белән хозурланырга киттек…

Раилә ФӘЙЗУЛЛИНА.

КДУ студенты.

Рунетка ничә яшь?

Берничә ел элек без үзебезне интернеттан башка күз алдына китерә ала идек. Ә хәзер юк. Ул көннән-көн ныграк үтеп керә. Модем, безлимит, чыбыксыз модем, летай кебек интернет белән бәйле сүзләр телебездән төшми, игътибарны җәлеп итә.

Әйе, чыннан да, глобаль челтәрдә үзеңне кызыксындырган барлык сорауларга да диярлек җавап табып була. Нәрсә? Кайда? Кайчан? Барысы да бар монда.

Ә 7 апрель көнне Рунет (интернет челтәренең рус телле сегменты) үзенең туган көнен билгеләп үтте. Аңа 16 яшь. 1994 елда .RU домены халыкара базага кертелгән. Соңгы нәтиҗәләргә караганда, халкының 35%ы интернет кулланучылар булып тора. Рунет аудиториясенең 90%ы 18-24 яшьлекләр. Без инде интернетка шулкадәр ияләшкән ки, хәтта Рунетка 16 яшь аз тоеладыр сыман.

Яшьтәшләрем арасында кечкенә сораштыру үткәрергә булдым. Җаваплардан күренгәнчә, күбесе интернетны мәгълүмат чыганагы, аралашу, күңел ачу урыны дип атый. Ә кайберәүләр исә интернетта утыру – вакытны бушка уздыру, укырга комачаулый ди. Яшьтәшләрем арасында иң популяр булып “вконтакте.ру” сайты тора. Ә аннан соң “фипи.ру”, “летай.ру”, “майл.ру”, “яндекс.ру”, “гугл.ру”, “дримворлдс.ру”, “дуслар.ру” сайтларын әйттеләр. Рунетның туган көненә килгәндә, аңа ничә яшь тулганын күбесе белми. 15 яшь тула дип тә, мең ел дип уйлаучылар да булды.

Хәзер кеше интернеттан аерылмый, чөнки ул аңа ярдәм итә. Әмма аның тискәре яклары да бар. Виртуаль аралашуның, компьютер алдында озак утыруның начар йогынтысын беләбез. Интернетка бер керсәң, тиз генә чыгармын димә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА.

Балык Бистәсе.

Авыл мәктәбе дә калышмый

Казан шәһәренең бер мәктәбендә укучы танышым күрешкән саен үзе укый торган мәктәп белән мактанырга ярата.

– Шәһәр мәктәпләре авылныкыннан йөз тапкыр яхшырак. Шәһәрдәге шартлар авыл баласының төшенә дә керми. Сентябрь ае колхоз басуында актарынып үтә. Майда яңадан мәктәп яны участокларыннан кермиләр. Авыл укучыларын шәһәрнекеләр белән чагыштырып та булмый. Шәһәр мәктәпләрендә югары белемле укытучылар балаларга төпле белем бирү өстендә эшли, ә авылныкында колхозчылар әзерлиләр, – дигән сүзләре белән колак итен ашаучы танышыма үпкәләп түгел, кызганып карыйм. Дөньядан артта калган бит ул! Бүген шәһәр һәм авыл мәктәпләре арасындагы аерманы җир һәм күк арасындагы аерма белән чагыштыру бөтенләй дөрес түгел. Геометрия дәресендә һәр хакыйкатьне, гәрчә аның шулай икәнен белсәң дә, исбатларга өйрәттеләр. Минем дә авыл мәктәпләренең шәһәрнекеләрдән берни белән дә аерылмавын дәлиллисем килә.

Сүземне укытучылардан башлыйм. Ни өчен әле иң әйбәт, иң белемле укытучылар шәһәр мәктәбендә генә булырга тиеш, ди? Мәктәбебездәге 30га якын укытучы да югары белемле, үз фәннәрен яратып, тәмен белеп укыталар. Хәзер бит югары белеме булмаганнарны мәктәпләргә якын китермәскә тырышалар, укытучы читтән торып булса да югары белем алырга тиеш. “Халык мәгарифе отличнигы”, “Хезмәт ветераны” исемнәренә, Мәгариф Министрлыгының һәм Русия Федерациясенең Мактау грамоталарына лаек булган укытучыларыбыз булуы белән горурлана мәктәбебез. Укучыларны әйтмим дә инде. Республика, хәтта Русия олимпиадаларында, конкурс-ярышларда җиңү яулаучылар арасында авыл мәктәпләрендә укучылар барын да онытмаска кирәк.

Бездә дә бар ул компьютерлар, интерактив такталар. Укучыларга интернетка чыгу мөмкинлеге бирелгән. Зур якты класслар, ашханә, спортзал – барысы да бар. Фәннәрне дә нәкъ шәһәр мәктәбендәге укучылар кебек укыйбыз, белемне дә бертигез дәрәҗәдә алабыз.

Сентябрь ае тулысынча диярлек колхоз басуында бәрәңге алып үтсә дә, соңыннан мәктәп программасын куып алырга туры килсә дә, бу очракта да үз плюслары бар. Каникулыбыз озыная, физик яктан чыныгабыз, шуның өстенә әле бераз булса да акча эшлибез. Мәктәп яны участогында үзебез карап үстергән чәчәкләр күзләрне сөендерә, үзең үстергән яшелчә, җиләк-җимешнең тәме дә үзгә булып тоела.

Авыл мәктәбендә уку икътисади яктан күпкә отышлырак икәне күптән билгеле инде.

Мәктәп артык зур булмагач, һәр укучы бер-берсен белә, бер зур кебек без. Авыл мәктәпләрендә дә җәмгыятькә файдалы, конкуренциягә сәләтле көчле шәхесләр тәрбиялиләр.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Арча районы, Мөндеш авылы.

Биергә, пешерергә һәм тегәргә

18нче лицейда булып узган “ кызы – таң йолдызы” конкурсы финалында шәһәребезнең йөзек кашы булырдай кызлары уңганлыкта һәм тапкырлыкта көч сынашты. Монда 90/60/90 кысалары, озын аяк һәм биек үкчә мөһим түгел…

Ни кызганыч, чарага бераз соңарып килдем, ә тамашачылар “кызган” иде инде. Кызлар бер-бер артлы шигырь сөйләгән арада, зал бертуктаусыз чыр-чу килде. Катнашучыларның нәфис сүз осталыгына хозурланасы урынга, ирексездән күрше-тирәдәгеләрнең бер-берсенә гайбәт сатуына колак салырга туры килде.

Дингә, милли йолаларыбызга кагылышлы сорауларга җавап биргәндә, кызларны биремнәр белән алдан ук таныштырып куйганнар дигән шик туды. Шулкадәр четерекле сорауга җавап биргәндә дә алар автоматтан аткан шикелле тиз һәм дөрес җавап бирделәр. Ялгыш уйласам, гафу итегез!

Изображение удалено.

Бәйгедә 10-11нчеләр белән беррәттән әле 5 сыйныфта гына укучы Эльвина Бәхтиеваның көч сынашуы игътибарымны аеруча җәлеп итте. “Башта бик курыккан идем. Әмма бөтен көчемне җыеп, менә инде финалда катнашам. Яраткан укытучыларыма ярдәм иткәннәре өчен бик зур рәхмәт!” – ди ул. Эльвина шөгыльләнгән “Буревестник” яшүсмерләр клубының “Ак калфак” театр студиясе җитәкчесе Галия Гыйльметдинова сүзләренә караганда, нинди генә шәһәркүләм үтсә дә, һәрчак Эльвина укыган 5А сыйныфыннан аның шәкертләрен алалар. Чөнки кызлар берөзлексез 5 ел буе шигырь сөйли, юморда да артта калмыйлар… 21нче мәктәптә Камал театры артистлары булырдай сәләтле балалар күп икән. “Милләтебез өчен үлеп торган укучылар, мөгаллимнәр булганда, мәктәбебез гөрләр, без дә матур кичә-бәйгеләр белән куандырырбыз әле”, – ди Галия Сәетовна. Эльвина бәйгедә “Иң шаян кыз” булып табылды.

“Иң милли җанлы” номинациясенең дәрәҗәсе бүтәннәреннән бер башка югары торуын һәркем аңлый. Күңелдә милләтпәрвәрлек һәм милли җан булмый торып, мондый бәйгеләрдә катнашуның мәгънәсе дә юк, чөнки милли җан – шәхеснең күңел орлыгы. Бу номинация иясе – 80нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Алия Әхмәтҗанова әйтүенчә, татар кызлары татар телле бәйгеләрдә күбрәк катнашырга, сәләтләрен ачу, бигрәк тә тел сафлыгы, төзеклеге өстендә эшләргә бурычлы.

Чаллының “Татар кызы – таң йолдызы” булып 24нче мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Ләйсән Мөхәмәтҗанова табылды. Аның фикеренчә, чын татар кызы биергә, пешерергә һәм тегәргә тиеш, ә туган телен камил белүе турында сүз дә юк. Киләсе елда катнашырга теләүчеләргә: “Сәләтеңне оялмыйча һәм жюри әгъзаларыннан курыкмыйча, соңгы тамчысына хәтле күрсәтергә кирәк”, – дип киңәш бирә Ләйсән.

Күргәнегезчә, Татарстанда уздырыла торган дистәләгән матурлык конкурсларыннан “Татар кызы – таң йолдызы” үз максаты һәм кыйбласы белән гөлләр бакчасындагы роза чәчәге шикелле аерылып тора. Мондый катлаулы, әмма бик тә саваплы эшкә алынганы өчен барлык катнашучылар, әти-әниләр, тамашачылар исеменнән “Яшүсмер” клубының “Милли бизәк” программасы җитәкчесе Гөлнара Шәйхаттаровага зур рәхмәт!

P.S. Бәйгедә берсе дә номинациясез һәм бүләксез калмады. Матди ярдәм күрсәткәне өчен оештыручылар бәйгенең иганәчесе һәм жюри рәисе Мәүлит Хисамиевка рәхмәтле.

Линар ЗАКИРОВ.

шәһәре.

Комментарии