НАРКОМАНИЯ ҺӘЛАКӘТКӘ КИТЕРӘ

Миңа 17 яшь. 11 сыйныфта укыйм. Тиздән мөстәкыйль тормыш юлына басам. Анда мине һәм минем кебек меңәрләгән яшьләрне БДИ, имтиханнар белән бергә өр-яңа сынаулар көтә.

Кызганыч, күпчелек тормышның кара өлешенә тап булганда сыгылып төшә. Бу аеруча яшьләргә хас. Берәр авырлык килеп чыгуга: “Туйдым, арыдым. Миңа бик авыр”, – дип әйтәләр. Кайчакта күңелне тынычландыру, вакытлыча онытылып тору өчен начар юлга аяк басалар. Күбесе аракы эчә, наркотик матдәләр куллана башлый. Моның өчен шактый суммада акча түгә, эшен ташлый, үзен һәм яраткан әти-әнисен кара кайгыга сала, алар турында уйламый башлый. Күпме күз яшьләре түгелә, гаиләләр җимерелә… Наркотик кулланучылар өйләреннән әйбер урлап сатарга тотына. Көн саен доза өчен көрәшәләр. Киләчәктә андыйлар кеше үтерергә дә күп сорап тормый.

Ә аракы эчү, наркотик матдәләр куллану – зур гөнаһларның берсе булып санала. динендә хәрәм кылынган вә Аллаһы Тәгалә тарафыннан катгый рәвештә тыелган нәрсәләрдән берсе исертә торган эчемлекләр куллану диелгән.

Наркомания һәм эчкечелек – иң актуаль проблемаларның берсе. Чөнки бу афәт көннән-көн тамырларын ныграк җәя бара. Ел саен шул сәбәпле бик күп кеше, аеруча яшьләр үлә?!

Яшьтәшләрем! Тормыш матур! Нинди генә авырлыкларга очрасагыз да сыгылмагыз. Аракы, наркотик кебек афәтләрдән ерак торыгыз!

Иркә АРСЛАНОВА.

Чүпрәле районы, Иске Шәйморза авылы.

Сорагыз!

АРАКЫ + ДАРУ = АГУ

– Соңгы вакытта ирем бик каты эчә. Эчкәч, башкалар кебек тыныч кына ятып йокламый, сугышырга тотына. Әйтегез әле, аңа йоклата торган дарулар бирергә ярыймы?

Д. районы.

Шундый ук сорау белән Саба һәм Алабуга районыннан да шалтыраттылар. Аларга югары категорияле психиатр-нарколог Резидә Фәтхулла кызы Хәева җавап бирде.

– Исерек кешегә эчертелгән йоклата торган дарулар көтелгән нәтиҗәнең киресен бирергә мөмкин. Алар алкоголь тәэсирен арттыра гына. Нәтиҗәдә, катнаш исерү барлыкка килә. Күләмен белер-белмәс бирелгән йоклата торган дарулардан кешенең үлеп тә китүе ихтимал. Гомумән, табиб киңәшеннән башка йоклаткыч препаратлар бирүне хупламыйм. Максат бит кешене йоклату түгел, ә алкогольне организмнан чыгару булырга тиеш. Ул даруны биргән очракта да бернинди нәтиҗә булмаячак. Кулга бирелә торган дарулар ул – йоклату эффектына ия булган тынычландыручы препаратлар. Бу йоклата торган дарулар түгел, чөнки алары табиб рецепты белән генә язып бирелә. Ә алар белән шаярырга ярамый. Шуңа күрә башта табиб белән киңәшләшергә кирәк. Исерек кешенең әнисе яки хатыны гына аның нәрсәдән шулай ярсыганын, йокысызлыктан интегүен белми. Ә нәрсәне дәвалаганны белми торып дәвалап булмый.

Нәрсәне дәвалаганны белгән очракта да, алкоголь белән берәр даруны катнаштырырга ярыймы?

– Куллану тәртибен ачып карасагыз, аның күбесендә бер үк сүз: алкоголь катнашында кулланмаска.

Кеше инде айнып беткәч тә, әйтик, 4-5 көннән, үзен агрессив тотарга мөмкин. Монысы да организмнан чыгып бетмәгән аракы тәэсиреме?

– Әгәр кеше инде айныган вакытта да шулай йокысызлыктан тилмерсә, тик торганда борчылса, психоз күзәтелсә, бу “белая горячка”ның беренче билгеләре. Шунда ук галлюцинацияләр барлыкка килми. Кайчакта шундый сүз ишетергә туры килә: “Менә ул эчкән чакта бик тыныч иде, ә хәзер ташлагач, бөтенләй башка: агрессив, көйсез…” Биредә шул авыру билгеләре турында сүз бара да. Ә исерек чакта аның үзен шул рәвешле тотуы аңлашыла, чөнки алкоголь холыкның бөтен үзенчәлекләрен көчәйтеп, тышка чыгара.

Махмыр вакытында баш авыртуын ничек бетерергә?

– Монда комплекслы дәвалану кирәк. Чөнки башка гына түгел, бүтән органнарга да аракы зыяны тими калмаган. Бигрәк тә бавыр, йөрәк, ашказаны җәфа чигә. Төрле анальгетиклар эчеп авыртуны басарга тырышу – вакытлы күренеш. 15-20 минуттан ул барыбер авыртачак. Максат – организмдагы ацетальдегид кебек агулы матдәләрне тышка чыгару. Дезинтоксикация үткәрү кирәк. Бу очракта методоксил, пропротен куллану нәтиҗәле була ала. Ә халык медицинасыннан тозлы кыяр суы, нарат җиләгеннән (брусника) ясалган морс эчү, тозлаган кәбестә (квашеная капуста), кайнар шулпа, витаминга бай ризыклар ашау яхшы нәтиҗә бирәчәк. Иртән чәй яки кофе эчсәң, йөрәккә авыр булачак, анысы киңәш ителми.

Нинди генә чаралар куллансаң да, эчкече үзе шул баткаклыктан чыгарга, бөтен тормышын аска сөйрәүче аракыдан котылырга теләми икән, аны дәвалау файдасыз. Уйлап карыйм да исем китә: иң газиз кешеләренең күз яше бәрабәренә ничек шул шешәгә барып төртеләсе килә икән ул кешенең?!

Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

БӘЛА АЯК АСТЫНДА…

Көз көне безнең йорт янында бер төркем эшчеләр канализация капкачын ачып, нидер актарган булды. Алар китеп барды. Ә су шуннан ике көн буе агып ятты. Акты-акты да көннәр суыту белән катып, тулы бер боз мәйданчыгы хасил итте. Тимераяк күтәреп ерак та барасы түгел, подъезддан гына чыгасы. Көн саен шунда абынып егылу гадәте дә барлыкка килде. Урам себерүче ниләр генә эшләмәде – бар да файдасыз. Һәркөн иртән шуа-шуа бармый хәл юк, егылып имгәнәсе килми.

Статистиканы карап утырам. Кыш көне имгәнү очраклары 3 тапкыр арта икән. Егылганнан соң кабат аягыңа басып, авырткан җиреңне уа-уа алга таба атлый алсаң ярый да бит. Тик кыш буена бер тапкыр да егылмадым дип мактана алучы сирәктер. Травматология пунктларындагы чиратлар да шул хакта сөйли. Ул гына түгел, бүген больницаларындагы травматология бүлекләрендә буш урын табу кыен хәл. Бозның нинди зур куркыныч тудыруын егылып караган кеше генә аңлыйдыр.

Имгәнүнең төп сәбәпләре – җыештырылмаган урам, өстенә кар явып, яшеренеп ятучы бозлавык, чокырлар… Ә тагын берсе ашыгуыбыз икәненә үзем дә төшендем инде. Статистикага карасаң, бу хәтта төп сәбәп булып тора. Шулай ук күп кенә имгәнүләр җәмәгать транспорты белән дә бәйле. Автобуска кергәндә яки чыкканда таеп егылып, баш сөяген җәрәхәтләү очраклары да бар икән. Кышкы имгәнүләрнең 20 проценты инвалидлык алу белән тәмамлануын белә идегезме әле?! Өлкәннәрнең балаларга караганда ешрак егылып җәрәхәт алуын искәртим. Имгәнүләрнең 2 проценты 15 яшькә кадәрле балаларга туры килсә, 8 процентын 60тан узган өлкәннәр алып тора. Юл өстендә яткан әлеге афәттән, көтелмәгән имгәнүләрдән качып котылу өчен Республиканың медицина профилактика үзәге түбәндәгеләрне киңәш итә:

– таеп киткәнсез икән, кулыгыз белән тотынып калырга тырышмагыз. Иң яхшысы – җиргә яның белән егылу. Шулай эшләгәндә умыртка, оча сөяге һәм кул-аякларның имгәнми калу мөмкинлеге зуррак. Бу бигрәк тә өлкән буын кешеләре өчен файдалы булыр;

– егыла башлавыгызны абайлап алуга, гәүдәне җыярга тырышыгыз. Моның өчен иякне күкрәккә таба китерәсез дә кулларны эчегезгә якын китереп бергә тоташтырасыз. Шулай ук аякларның икесен бергә куеп, тезләрне бераз бөгү кирәк. Иң мөһиме – имгәнүдән алдан ук курыкмаска һәм шул халәттә егылырга;

– әгәр аркага егыласыз икән, иякне күкрәккә таба китерәсез дә кулларны мөмкин кадәр җәясез. Бу очракта баш сөяген җәрәхәтләүдән котылып калырга мөмкин;

– тайгак баскычтан егыласыз икән, йөзегезне һәм башыгызны саклап калырга тырышыгыз. Куллар белән таяну җәрәхәтләр санын арттырачак кына.

Егылуны кисәтү өчен, тагын да гадирәк кагыйдәләрне үтәп була:

1. Тигез табанлы яки тәбәнәк үкчәле аяк киеме киегез. Аның аслыгы сырлы-сырлы булса, тагын да яхшы.

2. Бозлавык вакытында йөрүнең дә үз серләре бар. Кечкенә чаңгылар кигән кебек ара-тирә шуып бару дөрес. Махсус шуарга кирәкми, бу аяк киеме аслыгын тигезли һәм кире нәтиҗә бирүе бар. Мөмкин кадәр акрын йөрегез.

3. Өлкәннәргә аяк киеме аслыгына тайгакка каршы махсус “накладка”лар куярга киңәш итәбез. Алар аяк киеме кибетләрендә сатыла.

4. Кышкы спорт төрләре белән шөгыльләнгәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәк.

Аллаһ сакланганны саклармын дигән, әйтем бар. Үзебезне саклап йөрсәк, игътибарны арттырсак – кышкы имгәнүләрдән иң яхшы чара шул. Исән-имин булыйк!

Сәхифәне Эльвира ФАТЫЙХОВА әзерләде.

Комментарии