Ярминкәдәге бәяләр тешлиме?

Ярминкәдәге бәяләр тешлиме?

Кышын тәмле ашыйм дисәң – көздән әзерлә. Шәһәр халкы шушы шигарьгә нигезләнеп эш итә: ит, сөт, балык һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен арзан бәядән алып калырга тырыша. Һәр шимбәдә дә иртәнге йокыларын калдырып, ярминкәгә ашыга алар. Без дә иярдек.

«НАТУРАЛЬ ПРОДУКТ КЫЙММӘТКӘ ТӨШӘ»

Ярминкә – халык өчен зур бәйрәмгә тиң. Дөресрәге, монда барып кайткач, Татарстанның төрле район газеталарында әнә шундый сүзләрне бастыралар. «Бәйрәм итәргә» яраткан халык артыннан 25нче сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркы территориясендәге ярминкә мәйданчыгына юнәлдем. Биредә мәгариф учреждениеләренең традицион республика ярминкәсе уза икән. Шуңа да сәгать иртәнге 6 булуга карамастан, кеше күп. Сатып алучыларга караганда, катнашучылар күбрәк. Ник дисәң, һәр район бәйрәм итәргә дип әзерләнеп килгән. Үзләре белән авыл хуҗалыгы продукциясен генә түгел, ә җырчы, биюче, баянчы, алып баручыларын да алганнар. Начар күренеш түгел, чөнки сәүдә нокталарын йөреп арыгач, матур җыр тыңларга, бию карап китәргә мөмкин. Ярминкә нокталарының барысында да мондый бәхет тәтеми әле.

Көннең салкынча булуына карамастан, халык күп килгән. Сәгать 7гә бөтенләй дә энә төшәрлек урын калмады. Бөтен сатып алучы да кирәкле товарын ала да, кайтып китә түгел шул, бәянең тешләми торганын эзли. Ә продукция хакы чыннан да аерыла. Әйтик, кишернең бер килограммын 26 сумга саталар. Ә яхшылап эзләсәң, 18 сумнан бирүчене дә табарга була. Барысы да нәкъ базардагыча, әмма бәяне төшерәм дип, сатулашу гына теләгән нәтиҗәне бирмәс. Моңа да карамастан, кайбер сатып алучыларның товар киштәләре инде бушарга өлгергән.

Биредә Мамадыш, Балтач, Әлмәт, Арча, Кукмара, Яшел Үзән, Минзәлә, Чистай районы җитештерүчеләре авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары тәкъдим итә. Иң күп сатыла торган товарлар исәбенә кишер, суган һәм бәрәңгене кертергә мөмкин. Ара-тирә генә сөт һәм ит продукциясенә дә чират торучылар күренгәли. Ярминкәдә бер литр сөт өчен – 25-30 сум, сыер мае өчен – 290-330 сум, йорт сыры өчен 330 сум түләргә туры киләчәк.

– Чип-чиста авыл продукциясен тәкъдим итәбез. Үзебез маллар асрыйбыз. 9 үгез, 2 сыерым бар. Сыерларның сөте мул, Аллаһка шөкер. Каймак, эремчек, корт та ясап сатам. Әле үзебезнең райондагы бер кибеткә дә илтәбез, – ди Фәнилә Ибраһимова.

– Ел саен киләсезме?

– Юк, без Минзәлә районыннан, ераграк. Елга бер килеп китәбез.

– Продукцияне алалармы соң?

– Алучылар күп, зарланырлык түгел.

– Алып килгән бөтен продукция дә сатылып бетә, димәк?

– Төрле чак була инде. Безнең максат – алып килгәнне алып кайтмау. Калган очракта да менә монда килгән өлкән яшьтәге әби-бабайларга бушлай таратып бетерәбез аны, – дип җөпләде сүзен Фәнилә Ибраһимова.

Сатучының киштәләре әле бушап бетмәгән, шулай да авыл каймагы сорап килүчеләрне күрергә насыйп булды. Монда сатып алучыларны ничек җәлеп итәргә белмәсәләр, Чистай районы аларның санын киметергә ашыкты. Мәйданчыкның бер башыннан икенче башына кадәр сузылган чиратка мин дә бастым. Шулчак арттан берсе:

– Сеңлем, син монда тормый идең, чиратның ахыры – тегендә, – дип әллә кая төртеп күрсәтте. Монда Чистай районы алып килгән бәрәңгегә чират торалар икән. Белмим, әллә бәрәңгесе бик тәмле, әллә алтыннан эшләнеләме икән – серен чишә алмадым, чөнки бәясенә кызыгып торалар дип әйтеп булмый. Ярминкәдә бар җирдә дә бәрәңгенең килосын 18-25 сумга саталар.

– Чистай бәрәңгесе башка районныкыннан аерыламы әллә? – дип сорадым аптырагач үзен Нурфия дип таныштырган бер ападан.

– Башка районныкын алган юк. Ел саен Чистайныкын алам, черми-нитми кыш чыга ул.

Иртә аптыраганмын, һәр районның да бәрәңге сата торган нокталарында шундый ук хәл: шәһәр халкы бәрәңге алып калырга ашыга. Бигрәк тә килограммын 18 сумга сатучылар аннан тиз «котыла». Ярминкәгә килгән район башлыклары, бу чараны шәһәр халкына азык-төлек туплау өчен менә дигән мөмкинлек дип атый. Декабрьгә кадәр авыл җирендә җитештерелгән продукция кибетләрдәге бәядән 15 процентка арзанракка тәкъдим ителә бит. Сатып алучыларга да файда, товарны акчага әйләндергәч – сатучыларга да.

Ярминкәдә иң популяр продукт исемлеген ит дәвам итә. Юк, ул еш сатып алына дип әйтүем түгел, ул еш очрый. Биш сату ноктасының икесендә ит булыр. Сайлау зур үзе: төрле хайван итләре тәкъдим ителә. Куян итенең бер килограммы – 300, ат ите 280 сумнан башлана. Сыер итенең арт сынын 320 сумга сатып алырга мөмкин. Кош ите дә тәкъдим ителә. Бер тавыкның килосы – 250, күркә ите 300 сум. Ә казның бер килосы өчен 450 сумыңны чыгарып салырга кирәк булыр.

Фәнилә Ибраһимова

МОНДА ДА ШУЛ БӘРӘҢГЕ

2нче октябрь көнне Ямашев проспектында урнашкан «Бәхетле» кибете каршындагы ярминкә мәйданчыгына юл тоттык. Иң беренче булып килермен дип, ярминкәгә иртәнге 6нчы яртыда ук ашыксам да, җиңүчеләр арасына эләкмәдем. Мин килгәндә күпләр инде зур янчыкларын, букчаларын асып кайту ягына юл тотканнар иде.

Ярминкәләрне шәһәр халкы көтеп ала. Сер түгел, ярминкәгә авылда туганы булмаганнар гына бара дигән сүзләр дә йөри. Әллә юри әйтәләр, әллә чынлап, тик дөрес фикер түгел бу. Менә юлыма очраган Кәүсәрия апа Гарифуллинаны гына алыйк. 72 яшен тутырган әлеге апа тумышы белән Балтач районыныкы. Районда улы белән килене теплица тота, шунда помидорын, кыярын да үстерә, әмма ул тозланган яшелчәләрне ярминкәдән килеп ала.

– Киленем яшелчәләрне күпләп тозлый, әмма мин моннан сатып алам. Балаларныкы үзләренә калсын дим, – ди ул көлеп. – Авылда туганың, балаларың була торып та, ярминкәгә килүчеләр бер мин генә түгел. Узган атнада күршем Фирая да килде. Ул бәрәңгегә дип килгән. Юкса, күптән түгел генә балалары капчыгы белән авылдан бәрәңге алып килде. Ә ул барыбер 5-6 кило бәрәңгене ярминкәдән ташый. Балаларныкына керәсе килми дип аңлата бу эшен. Картларныкын аңламассыз, – дип ярминкәдә катнашучыларны көлдерде Кәүсәрия апа.

Ә базарда 700 граммлы тозланган кыяр һәм помидорны 70 сумга, кетчуп ише тәмләткечләрне 80 сумга сатып алырга мөмкин. Бәрәңге дигәннән, монда да шул ук мәхшәр: бәрәңгегә су буе чират. Тик биредә аның бәясе тешли: иң арзан дигәнен 25 сумга сатып алырга туры килер. Халык монысына да риза. Шушы урамда яшәүче Галия апа сүзләренчә: «Булганда алып калырга кирәк. Икенче атнага 30 булыр. Шуңа күрә 3-4 капчык алып куябыз. Узган атнада 20 сумга сатканнар дип ишеттем. Димәк, ярминкәдә дә атна саен бәя күтәрәләр».

Сүз уңаеннан, 2нче октябрь көнне Казанның Идел буе районындагы ярминкәдә шәһәр халкы бәрәңге өчен чак кына сугышмый калган. Сәүдә ноктасында сату итүчеләр хәбәренчә, кешеләр иртәнге өчтә чиратка басса да, күбесе буш кул белән кайтып киткән. Сәбәбе – бер кулга 3-4 капчык бәрәңге бирү, дип яза «Казанферст». Һәм бу мәхшәрне һәр шимбәдә, һәр ярминкә мәйданчыгында күрергә була.

25нче сентябрьдә Татарстан республикасы Министрлар Кабинетында узган традицион шимбә киңәшмәсендә уңышка нәтиҗә чыгарганнар иде. Бер гектардан чыккан бәрәңге уңышы – 175, яшелчә – 132, шикәр чөгендере – 226 центнерга җиткән. Узган ел бу күрсәткечләр 1,5-2 тапкырга күбрәк иде. Мисал өчен 2020нче елда бер гектардан 231 центнер бәрәңге, 417 центнер шикәр чөгендере һәм 272 центнер яшелчә җыйганнар. Күрсәткечләр үзенекен эшли: бәрәңгегә кытлык бар һәм аны бераз арттырып сату да сатып алучылар өчен әллә ни зур уңайсызлык тудырмас. Росстат мәгълүматлары буенча, кибет һәм сату-алу үзәкләрендә бәрәңгенең уртача бәясе 32,4 сум бит.

Шимбә саен уздырыла торган республика киңәшмәсендә министрлык тарафыннан аерым районнар гына түгел, авыл хуҗалыгы оешмалары да телгә алына. Шуларның берсе – Балтач районының «Балкыш» авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Кемнәрдер атна аралаш кына килсә, «Балкыш»лар һәр шимбә биредә. Әле ярминкәнең дүрт мәйданына да чыгалар икән. Биредә натураль ит кенә түгел, ә колбаса, казылык, сосиска ише ризыклар да тәкъдим ителә.

Чистай бәрәңгесенә чират торалар

– Атна саен киләбез. Шәһәр халкында бу продукциягә кытлык бар. Бернинди химиясез продукция бит. Яратып асраган мал итеннән әзерләнгән колбаса һәм казылык та тәмле була. Авыл кешесе алдап сатмый, продукциясенә химия һәм зарарлы әйберләр кушмый. Шәһәрнеке авылныкына җитәме соң инде? – дип белдерде хуҗалык җитәкчесе.

– Ярминкәгә теләп йөрисез, димәк?

– Әйе. Бу – ике як өчен дә менә дигән мөмкинлек. Без үз продукциябезне сатсак, шәһәр халкы тәмле һәм яхшы ризыктан авыз итә.

– Сатып алучылар бәядән зарланмыймы?

– Юк, ярминкәдә бөтен җирдә дә бер бәя куярга тырышалар. Дөрес, натураль продукт кыйммәткә төшә, әмма аңа күпме хезмәт кергәнен сатып алучылар яхшы аңлый.

Биектау районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең производство-маркетинг бүлеге башлыгы Рөстәм Сабиров та шундый фикердә.

– Дүрт миллионга якын сумлык товар белән киләбез дә, сатып бетереп кайтабыз. Сөт, бәрәңге дисеңме, яшелчә, үзебездә эшләнә торган колбаса эшләнмәләре, май, эремчек тә сатабыз. Итнең дә төре күп: күркә дә, сыер һәм дуңгыз да бар. Быел бәрәңгегә ихтыяҗ зур, иң беренче шунысы бетә, – ди ул.

Азык-төлек продукциясеннән кала, йон носки, бияләйгә дә кытлык бар. Сарык йоныннан бәйләнгән йон носкиләрен бик тиз алып бетерәләр, ди Теләчедән килгән Сания апа Мортазина.

– Без хуҗалыкта 15 сарык асрыйбыз. Яшем 70кә якынлашса да, аларның йонын алып, носки һәм бияләйләр бәйлим әле. Элек район тирәсенә чыгып сата идем, хәзер анда алучы юк, шуңа күрә улым белән монда килдем. Акча түлисе юк – алучылар байтак, – ди ул.

Авыл шәһәр халкын ашата, туендыра, киендерә. Өч ай дәвамында гына түгел, ел дәвамында сөендерә ул аны. Сезнең дә арзан бәядән иң яхшы авыл продукциясен алып калу мөмкинлегегез бар, чөнки авыл хуҗалыгы ярминкәләре 25нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Сәүдә 6:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Казанның түбәндәге мәйданчыкларында алып барыла: Беломорск урамы, 69; Дементьев урамы, 7; Ленинград урамы, 27; Татарстан урамы, 53; Чехов урамы, 2; Батыршин урамы, 20; Краснококшайск урамы, 150/2; Революция урамы, 12; Шамил Усманов урамы, 1; Академик Лаврентьев урамы, 1; Ямашев проспекты, 71а; Рихард Зорге урамы, 66; Юлиус Фучик урамы, 72; Аграр урамы, 2; Липатов урамы, 7. Шулай ук «Салават Күпере» торак комплексында яшәүчеләр үтенече буенча ярминкәләр Усаклык бистәсендә урнашкан «Радужный» сәүдә үзәгенең парковкасында да оештырыла.

ЯРМИНКӘДӘГЕ УРТАЧА БӘЯЛӘР:

Яшелчә, җиләк-җимеш:

Суган – 20-25 сум;

Кәбестә – 25 сум;

Кишер – 25 сум;

Бәрәңге – 20-35 сум;

Кызыл чөгендер – 25 сум;

Кабак – 25 сум;

Миләш – 30-40 сум;

Алма – 50 сум.

Иң кирәклесе:

1 дистә йомырка – 50-75 сум;

10 килограмм он – 300 сум;

10 килограмм шикәр комы – 450 сум;

Ярмалар:

Солы – 10 сум;

Борчак – 12 сум;

Карабодай – 40-60 сум.

Ит:

Ат ите – 350 сум;

Сыер ите – 320-360;

Үгез ите – 280-320;

Дуңгыз ите – 250 сум;

Куян ите – 350 сум

Балык:

Табан балыгы – 100-120 сум;

Сазан балыгы – 180 сум;

Җәен балыгы – 180 сум;

Алабуга – 250 сум.

Кирәк-яраклар:

Бияләй – 250-300 сум;

Йон носки – 200-250 сум.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии