Йомырка сатып ала беләсезме?

Йомырка сатып ала беләсезме?

Шундый заманда яшибез: хәзер хәтта авыл халкы да итен, сөтен, йомыркасын кибеттән сатып ала. Җитештерүченең төрлесе була. Ничек алданмаска, кибеттә ризыкны ничек дөрес итеп сайларга соң?

Бүген йомырка сайларга өйрәтәбез. ГОСТ буенча, кошчылык фабрикасында җитештерелгән йомырканың һәрберсенә маркировка сугылган булырга тиеш. Маркировкадагы беренче билге ул – кулланылыш вакыты. «Д» хәрефе диетик йомырка дигәнне аңлата, аның кулланылыш вакыты – 7 көн. «С» хәрефе тамгасы сугылганы – «столовый», ягъни аш йомыркасы, анысының кулланылыш вакыты 25 көн.

Маркировкадагы икенче билге – йомырканың категориясе. Ул йомырканың ничә грамм булуына бәйле.

Өченче категория (3) – 35тән алып, 44,9 граммга хәтле булган йомырка;

Икенче категория (2) – 45-54,9 гр;

Беренче категория (1) – 55-64,9 гр;

Сайлап алынган (отборный) йомырка (О) – 65-74,9 гр;

Югары категория (В) –75 граммнан авыррак.

Шулай итеп, әгәр йомыркага «СВ» тамгасы куелган икән, димәк ул, югары категорияле ашау йомыркасы, ә «Д1» дигән тамга куелганы – беренче категорияле диетик йомырка.

Моннан тыш йомырканың савытына җитештерүченең исеме һәм адресы (юридик адресы); товар билгесе (әгәр булса); продуктның исеме, төре һәм категориясе; сортларга аралау вакыты; кулланылыш вакыты һәм саклау шартлары; азык-төлек кыйммәте; стандартлар билгеләмәсе һәм аңа туры килү турында мәгълүмат язылган булырга тиеш. Кайвакыт йомырканың савытына «йод һәм селен белән баетылган» дип язылган була. Димәк, җитештерүче тавыкларга йод һәм селен белән баетылган махсус азык ашаткан. Мондый йомыркалар гадәтиләреннән кыйммәтрәк йөри.

ЙОМЫРКАНЫҢ БОЗЫЛМАГАНМЫ ИКӘНЛЕГЕН НИЧЕК АЧЫКЛАРГА?

– Бозылмаган йомырканың кабыгы шома түгел, бераз кытыршырак була.

– Йомырканы колак янына китереп, селкетеп карагыз – болганган тавыш килмиме. Бозылмаган йомыркадан бернинди тавыш та килми.

– Йомырка бик җиңел тоелса, аның эче кибеп беткән һәм бозылган булуы ихтимал.

– Әгәр сез кибеттә бу ысуллар ярдәмендә йомырканы тикшереп карадыгыз, сатып алдыгыз, ләкин барыбер шикләнәсез икән, йомырканың яңа булу-булмавын өйдә тикшереп карарга була. Моның өчен йомырканы тозлы суга (ярты литр суга 50 грамм тоз) салып карарга кирәк. Йомырка өскә калкып чыкса, димәк, ул инде яңа түгел.

– Йомырканы аерым савытка ватып карагыз. Яңа йомырканың агы чиста һәм үтә күренмәле була. Ә бозылган йомырканыкы – кызгылт һәм төерле. Яңа йомырканың сарысы таралып китми, укмашкан була.

Күпчелек зур кибетләрдә овоскоп дигән прибор тора. Ул йомырканың бозылмаганмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә (прибор корпусы эчендәге лампа яна һәм йомырканың эчен күрсәтә). Әлеге прибордан файдаланырга, әгәр приборны тапмасагыз, сатучыдан сорарга оялмагыз.

ӘГӘР ЙОМЫРКА БОЗЫЛГАН БУЛСА…

Кайвакыт йомырканың бозылган булуын өйгә кайткач кына аңлыйбыз. Андый очракта нишләргә? Бозылган йомырка өчен түләнгән акчаны кире кайтарып буламы? Бу сорауларны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИНга бирдек. «Йомырканың савыты ташланмаган булса бик яхшы: калган йомыркаларны кибеткә алып барыгыз һәм «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Закон нигезендә йә яңа йомыркага алыштыруларын, йә акчагызны кайтарып бирүләрен таләп итегез. Әгәр инде йомырканың бозылганлыгы берничә көннән соң гына ачыкланган, савыты да ташланган икән, ул очракта акчагызны кайтарту бик кыен булачак. Йомырканың нәкъ менә шул кибеттән сатып алынганлыгын һәм алганда ук бозылган булуын дәлилләргә туры киләчәк бит», – дип җавап бирде ул.

Йомырканы, очлы башын аска каратып, суыткычта сакларга киңәш итәләр. Йомырканың җәенке башында һава керә торган катлам бар, йомырка шуның аша «сулый», диләр. Димәк, болай итеп куйсаң, йомырка бозылмыйча озаграк сакланачак.

Сөмбел СӘЙФИ

Комментарии