Таш гасырдан ук килә торган авыру

Таш гасырдан ук килә торган авыру

Бу авыру Гиппократ заманында ук билгеле булган, Александр Македонский, Христофор Колумб, Борис Годунов, Петр I, Бетховен, Явыз Иван, Иван Тургенев, Чарли Чаплин әлеге чир белән җәфаланган. Сүз подагра турында бара. Латинчадан подагра «аякка тозак» дип тәрҗемә ителә.

Чыннан да, подагра аякка тозак сала шул. Бу – буыннарның ялкынсынуы белән бәйле иң еш очрый торган авыру, күпчелек очракта аяк һәм кул бармаклары, балтыр һәм үкчә, тез буыннарына, сирәгрәк – терсәк буыннарына зыян сала. Ялкынсыну урыннары бик каты авырта.

Подаграның барлыкка килү сәбәбе – организм сидек кислотасын үзлегеннән чыгарып бетерә алмый, нәтиҗәдә, кислота канда кирәк күләмнән артып китә, буыннарда, бөердә туплана башлый, аларның эшчәнлегенә зыян сала. Авырту өянәге көтмәгәндә китереп тота, буыннар катып калгандай була, авырткан урын кызарып, шешмәкләнеп чыга. Ә өянәкне алкоголь эчү, ит ашау, туңу, чамадан тыш физик эш, җәрәхәт кузгатырга мөмкин. Кайбер очракларда өянәк берничә көнгә сузыла. Соңыннан буын кире үз халәтенә кайта. Ләкин өянәкләр шушылай кабатлана торган саен, буыннар да туза бара, авырту да көчәя генә.

Подагра ирләрдә ешрак очрый, барлык ир-атларның 15 проценты бу чирдән интегә. Хатын-кызларда подагра сирәгрәк күзәтелә, гадәттә 40-45 яшьтән соң барлыкка килә. Ләкин бу чир олыларга гына яный икән, дип уйлау дөрес түгел. Авыру елдан-ел яшәрә бара. Сәбәбе дә билгеле: яшьләр алкогольле эчемлекләрне, аеруча сыраны еш эчә, күп итеп ит (ә ул төрле өстәмәләр кушып симертелгән малдан алына), майлы ризык, тиз әзерләнә торган ашамлыклар (полуфабрикатлар) ашый, даруларны (сидек кудыра торган препаратлар, никотин кислотасы) үз белдекләре белән генә эчә, суны җитәрлек күләмдә эчми, аз хәрәкәтләнә, моннан тыш яшьләрдә төрле паразитлар, бавыр һәм бөер авырулары да еш очрый. Подагра белән авыручыларда бөер һәм йөрәк-кан тамыры системасы авырулары, шулай ук шикәр диабеты барлыкка килү ихтималлыгы арта.

Буыннар ялкынсынуын бары тик комплекслы дәвалану гына туктата ала. Дөрес, хәзерге вакытта «авыртуны кул белән сыпырып алгандай» тәэсир итә торган дәвалану ысуллары да юк түгел. Ләкин алар авырту өянәген генә туктатып тора, чирнең үзен дәваламый. Бер буындагы авыртуны туктатып торган арада подагра башка буыннарга да күчәргә өлгерә. Шуңа күрә авырту өянәген генә туктата торган түгел, чирне тулаем дәвалый торган дәвалану ысулын сайларга кирәк.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле ревматолог Гөлназ Фәрит кызы Мингалиева кабул итә. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии