- 09.09.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №36 (9 сентябрь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Кемнең генә, бигрәк тә хатын-кызның, яшь, чибәр күренәсе килми икән?! Тик моңа ничек ирешергә? Олы яшьтә булуга карамастан, гәүдә җиңеллеген, яшьләргә хас кыяфәтен югалтмаган кешеләр бар. Аларга сокланмый мөмкин түгел. Йомшак холыклы булу, уен-көлке ярату, гел хәрәкәттә булу булышлык итә моңа. Кайгы-хәсрәт, авыру, тормыш күңелсезлекләре, әйләнә-тирәдәгеләр белән тынышып яши белмәү, холыксызлык исә кешене вакытыннан алда олыгайта.
Уңай тойгыларның организмда барган биохимик процессларга һәм бигрәк тә бит тиресенә уңай тәэсир ясавы дәлилләнгән. Ләкин барыбер яшь үзенекен итә. Чөнки картаю – барлык тереклек ияләренә хас булган физиологик процесс. Шулай да бит тиресенең картаюын күпмедер дәрәҗәдә тоткарлау мөмкинлеге бар.
Бит тиресен эсседән, салкыннан, кояш нурларыннан саклау һәм тирене даими тукландырып тору мөһим. Бу уңайдан чи йомырка, бал, тоз, үсемлекләр, яшелчә, җиләк-җимеш соклары кебек биологик актив матдәләр, витаминнар бик файдалы. Шуңа да аларны төрле кремнар, битлекләр составына кертәләр. Муеныгыз нәфислеген югалтмасын дисәгез, аңа кайнар компресс куярга кирәк. Башны җиңелчә генә боргалау да файдалы. Бу үзенә күрә массаж булып тора. Муен тиресе майлы җылы компресслардан аеруча яшәрә. Моның өчен майны май сеңдерми торган материалдан ясалган пакетка салып, кайнар суда бераз тотып, муенга урарга кирәк.
ВАННАЛАР ФАЙДАЛЫ
Биткә пар ваннасы тире нормаль булганда – елына ике тапкыр, ә тире майлы икән, ай саен ясала. Мондый ваннадан тире чистара, сәламәтләнә.
Башны тастымал белән каплап, кайнар су салынган савытка иелеп, битегезне 10-15 см ераклыкта тотыгыз. Аннан да якын кирәкми, эссе парның тирегезне пешерүе мөмкин.
Шулай 10-15 минут торыгыз. Бит тирегез коры икән, ваннадан соң тиз генә майлы крем сөртегез. Тиреләре үтә сизгер булган кешеләр парлы ваннага ромашка йә юкә чәчәге дә салсын. Ваннадан соң бит иң элек җылы, аннан салкын су белән юыла.
Кремнарны да даими алмаштырып торырга кирәк. Чөнки бит тиресе аларга тиз күнегә. Фабрикада җитештерелгән кремнарның һәрберсенә бер балкашык алоэ гөле согын кушу файдалы. Тик шунысы бар: аны әз генә дозада кул сыртына сөртеп, аллергия булу-булмауны тикшерергә кирәк.
Лосьоннар белән мавыгуның кирәге юк. Аның составындагы спирт бит тиресен киптерә. Тирене шулай ук язгы-җәйге эссе, коры, җилле һава да нык корыта. Безгә алардан котылырга кыярдан да яхшырак ярдәмче юк.
КЫЯР БИТЛЕГЕ
Яшелчәне турап, табынга куйганда, салат ясаганда башларын кисеп ташлыйбыз. Бүгенге кыйммәтчелек шартларында моңа юл куймыйк. Калынрак киселгән кыяр башларын вак тишекле кыргыч аша үткәреп, биткә тигезләп җәяргә дә 15-20 минут ятып торырга. Аннан инде салкын су белән юып төшерергә.
Дөнья көткән хатын-кызның мәшәкате баштан ашкан. Арыган күзләр, сулып калган йөз ямьсезләрдә генә була торгандыр. Инсафлы татар хатын-кызлары гомер-гомергә бизәнүнең чамасын белгән. Ләкин косметикага караганда, табигый чаралар күпкә өстен. Әйтик, кунаккамы, театргамы, кичәгәме барыр алдыннан ярты сәгать калгач, фарфор чәйнектә чәй пешерегез. Җылымса чәй белән элек күзләрегезне юдырыгыз. Бу аларга ял һәм профилактика чарасы булыр. Калган чәйне мамык кисәкләренә манып күз кабакларына куясың һәм 15-20 минут ятып торасың. Арыганлык бетә, күзләргә нур иңә. Шуннан соң гына җиңелчә бизәнеп алырга мөмкин.
ЙОМЫРКА САРЫСЫННАН БИТЛЕК
Бер йомырка сарысына бер балкашык бал һәм бер аш кашыгы үсемлек мае салып бутарга. Катнашманы бит тиресенә сөртеп 20 минут тотканнан соң, салкын су белән юып төшерергә. Сабын кулланылмый.
Яшь барган саен җыерчыклар да өстәлә. Мондый чакта биткә массаж ясау зур әһәмияткә ия.
Комментарии