Гастрит турында нәрсә беләсез?

Гастрит турында нәрсә беләсез?

Хәзерге заман балалары арасында иң «популяр» чир – гастрит, дисәк, ялгышмабыз. Аның ни өчен шулай киң таралган булуы, нәрсәдән барлыкка килүе һәм дәвалау ысуллары турында «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге гастроэнтерологы Наталья Саковец белән сөйләштек.

Гастрит ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсыну сәбәпле барлыкка килә. Күпчелек очракта бу чирнең барлыкка килүендә хеликобактер пилори дигән бактерия «гаепле». Бу бактерияне эләктерү бик җиңел: әйтик, кулны юмыйча яки авыру кеше ашаган табак-савыттан ашаганнан да, башка көндәлек кирәк-яраклардан да эләгергә мөмкин ул; авыру кеше үпсә дә бактериянең балага «күчүе» ихтимал. Берничә ел бактерия үзен белгертмичә генә яши. Ләкин ул организмга эләгүгә, ашказанының лайлалы тышчасы ялкынсына башлый.

Гастритның билгеләре:

– ашаганнан соң, күкрәк читлеге астында авырту барлыкка килү;

– кикерү;

–- телгә ак, сары яки соры кунык утыру;

– ашыйсы килмәү;

– ашказаны турысы авыртып тору;

– косу;

– тән тиресенең аксыл төскә керүе;

– хәлсезлек.

Шундый көн килеп җитә: бала хәле юклыкка һәм эче авыртуга зарлана башлый. Чирне эләктерү ихтималлыгы зур булган төркемгә аеруча урта һәм югары классларда укучылар керә. Бу яшьтә дәрес темалары катлаулы, өстәвенә имтиханнарга әзерләнә башлыйлар – димәк, бала көчле психоэмоциональ кичерешләр белән яши. Шуңа өстәп, сәламәт яшәү рәвеше кагыйдәләрен дә колак читеннән генә уздыра башлый. Яшүсмер тәмәке тарта яки алкогольле эчемлекләр татып карый башласа, гастрит эләктерүгә тагын бер адым ясый дигән сүз. Авыру нәселдән дә килергә мөмкин.

Гомумән алганда, табиблар гастрит барлыкка китерә торган сәбәпләр дип менә нәрсәләрне атый:

– дөрес тукланмау;

– туклану режимы бозылу;

– гигиена кагыйдәләрен үтәмәү;

– акыл һәм рухи көчәнеш;

–- аз хәрәкәтләнү;

– хеликобактерия инфекциясе;

– инфекцияле авырулар (кызылча, грипп, дифтерия);

– гормональ үзгәрешләр.

Гастритны ачыклауның бердәнбер нәтиҗәле ысулы – ФГДС. Ләкин бала кечкенә булганда, әлеге процедураның кыенлыклар китереп чыгаруы ихтимал. «Казан клиникасы» үзәгендә шундый очракларга игътибарлы тәҗрибәле табиблар кабул итә. Гастрит билгеләре булганда, табиб гомуми профилактик дәвалану язарга мөмкин.

Гастрит ике төрдә була: кискен һәм хроник. Бер тапкыр гына кабатланган авыру тора-бара хроник гастритка әйләнеп китмәсен дисәң, махсус диета сакларга кирәк. Менә нәрсәләрне игътибарда тоту киңәш ителә:

– кискен гастрит булган очракта, парда пешкән ризыкка күчегез. Суда пешергән очракта, мисал өчен, тавык итенең тиресен салдырып пешерегез;

– тозны күп кулланмагыз;

– көнгә әз-әзләп 5-6 тапкыр ашарга тырышыгыз;

– яшелчә шулпасында ашлар әзерләгез;

– балык һәм бик авыр эшкәртелми торган ит ашагыз;

– арыш ипие урынына кипкән ипи яки сохари ашагыз.

Катлы камыр (слоеное тесто), майлы ит, консервлар, тозлы сырлар, әчкелтем соуслар һәм маринадлар, ак кәбестә, гөмбә, газлы эчемлекләр, фаст-фуд, чипсы һ.б. төр ризыкларны ашаудан тыелырга кирәк.

Балаларның сәламәтлеге – ата-ана кулында. Шуңа күрә балаларыбызның көндәлек режимы, вакытында һәм дөрес итеп туклануы, физик активлыгы, психик халәте турында да кайгыртырга онытмыйк!

Тулырак мәгълүматны «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә алырга мөмкин. Телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Изображение удалено.

Комментарии