Ковид! Куркыныч түгел, игътибарлы булсаң…

Ковид! Куркыныч түгел, игътибарлы булсаң…

Таҗлы вирус белән авырып алдым әле, җиңел формада үтте, Аллага шөкер, дип куанучыларны да, бик каты авырдым, бик читен булды, диючеләрне дә очратабыз бүген. Таныш-белеш арасында әлеге зәхмәт аркасында вакытсыз арабыздан киткәннәр дә бар.

Мин үзем дә очраштым бугай бу чир белән, табиблар ковид, түгел, дип исбатларга тырышсалар да, җиңел кичерсәм дә, инде кәефсезләнүемә 1 ай. Әле һаман да элеккеге җир җимертерлек Илфат түгелмен. Шулай да куркыныч вакытлар артта калды.

Мин инде сул кулымны имгәтеп, операция кичергәнлектән, иммунитетым нык булмас, дип куркып, ныгу чараларын күргән идем. Шул ярдәм итте, күрәсең. Баш күтәрә алмый интегеп ятмадым. Минем тәҗрибәм башкаларга да ярдәм итәр, дип уйлап, бүген үз авыру тарихын бәян итмәкче булам.

Мин даими куллана торган алым бар. Ара-тирә даими кабатлап торам үзен. Иртән ач карынга бер төш (кечкенә булса, икене) сарымсак турап, ярты лимон согын сыгып, стакан тулганчы бүлмә температурасындагы кайнамаган чиста су тутырасы. Сарымсакны кашык белән дару йоткан кебек су белән эчеп җибәрәсе. Калган суны бал белән эчеп бетерәсе. Ярты сәгатьтән соң иртәнге ашны ашарга ярый. Бу эчтәге паразитларны кудыра, организмны шлаклардан чистарттыра, тромбларны эретә, канны сыеклый, иммунитетны күтәрә. Сасыта дип куркасы юк, сарымсакны чәйнәмәгәндә авызда исе калмый. Балга, сарымсакка аллергия яисә башка проблемалар булмаганда, бу чараның бернинди дә зыяны юк.

Моннан тыш азрак имбир турап, термоска өрекләр салып кичтән кайнар су тутырып кую да яхшы. Икенче көнне көнозын шул чәйне эчеп йөрисең. Мин болардан тыш Д, С витаминнары, цинк, омега-3 эчтем. Бу витаминнарны организм хәлсезләнгән чорларда бер курс кабул итеп алу бик зур файда бирә. Иммунитет ныгый.

Температура ай буе 37 – 37,5 градуста торды. Таҗлы вирус психикага бәрә торган авыру. Бик күпләр хәтер югалуга, игътибарны туплап булмауга зарлана. Куркып калмаска, паникага бирелмәскә кирәк. Бу пандемия күмәк инфо-психоз белән дә характерлана, шуның белән дә ул куркыныч. Таҗлы вируска бәйле нинди генә уйдырмалар, киңәшләр таралмаган. Хәлсезлек, температура күтәрелү сизелүгә (тәм-ис тоймау, баш авырту, эч китү кебек симптомнар да булырга мөмкин), табибка мөрәҗәгать итәргә. Табиблар булышмый, карамыйлар, дигән хәбәрләр күп бүген. Бу дөрес түгел, мин үзем бернинди проблема күрмәдем. Дөрес, поликлиникага үзем кердем. Өйгә чакырмадым, чөнки хәлем, әйткәнемчә, чиктән тыш түзмәслек түгел иде. Тик бер ялгышлык эшләдем, авырый башлавымны сизүгә аптекага йөгереп, антибиотиклар алып чыктым да үземчә дәвалана башладым. Шулай 2 көн үткәч кенә, табибка мөрәҗәгать иттем. Ул шелтәләде, һәм бу урынлы иде. Икенче төр дарулар тәгаенләп, тиешенчә дәвалана башладым. Баксаң, ковидның башлангыч мәлендә һич тә антибиотиклар ярамый. Ул катлауланулар булганда гына тәгаенләнә. Бу авыру вируска каршы дарулар белән дәвалана. Антибиотикларның тискәре йогынтысы зур. Дөрес, миңа соңыннан антибиотик та кулланырга туры килде. Чөнки томография хроник бронхит дип күрсәтте. Әмма бу даруларның зыянын киметер өчен пробиотиклар белән бергә кулландым. Инде бернинди дә дару эчмим, ә витаминнарны дәвам итәм әле, чөнки энергиям ташып торган элеккеге Илфат түгелмен әлегә.

Тагын бер искәртәм, авыру билгеләре сизелүгә табибка мөрәҗәгать итәргә, бары ул билгеләгән дәвалану курсын гына кулланырга. Ковидны элегрәк, чынлап та баштан ук антибиотик белән дәвалаганнар Хәзер аның дөрес түгеллеген аңлаганнар. Әгәр табиб шул иске протокол буенча, хәлегез түзәрлек булганда да атибиотиклар тәгаенли икән, вируска каршы препаратлар белән генә булмас микән, дип сорагыз. Моның бернинди начарлыгы да юк.

Һәм әлбәттә, саклану чараларын күрергә кирәк. Инде ярты елдан артык шушы афәт белән яшибез. Таныш-белешләребез арасында авыручылар гына түгел, үлүчеләр дә бар. Ләкин һаман да битлек тирәсендә мәгънәсез бәхәсләр ишетелгәли. Битлекне гел алыштырып торырга, кул белән орынмаска, дөрес итеп кияргә кирәк, ягъни ул авызны гына түгел, борынны да капларга тиеш. Аны штрафлардан саклану өчен түгел, вирустан котылу чарасы итеп кулланырга. Онытмагыз, битлек, дөрестән дә, 100 процент коткаручы түгел, әмма ул инфекция йоктыру ихтималын бик күпкә киметә. Бигрәк тә үзегез инфекция чыганагы булганда, бу башкаларны саклау өчен кирәк. Битлекне даими алыштыру гына түгел, кулны даими дезинфекцияләү өчен кесәдә нәни генә савытта антисептик йөртү дә мөһим.

ИММУН СИСТЕМАСЫН АПТЕКАГА БАРМЫЙ НИЧЕК НЫГЫТЫРГА?

Табигый яшел яфраклы яшелчәләр

Кара яшел яфраклы яшелчәләр мөһим микронутриентларга, антиоксидантларга һәм хлорофилга бай. Шпинат, кәбестә, брокколи кебек яшелчәләрдән салатлар күбрәк ашагыз.

С витамины

Күпчелек тикшеренүләр күрсәткәнчә, С витамины авыруларны булдырмый коткарып кала алмый, әмма аны кабул итүчеләрдә авыру симптомнары азрак сизелә, кеше тизрәк сәламәтләнә.

С витамины цитрус җимешләрендә, җиләк, манго, брокколида, кәбестәдә күп. Туңдырылган кара карлыганда ул берничә тапкыр арта.

Пробиотик

Пробиотик бактерияләр куркыныч бактерияләр белән көрәшә һәм организмга ризыкны яхшырак үзләштерергә булышалар.

Пробиотиклар йогурт, тозлы кәбестәдә күп.

Имбир

Анда ялкынсынуга каршы тора торган матдә бар. Антибактериаль үзлеге аркасында ул тамакка һәм авызга тупланган бактерияләрне үтерә ала. Шулай ук ашказаны белән бәйле проблемалы кешеләр өчен файдалы, чөнки күңел болганудан арынырга ярдәм итә.

Д витамины

Организмга башка витаминнар һәм туклыклы матдәләр сеңдерергә булыша, һәм кайбер антитәнчекләр җитештерү өчен дә файдалы.

Д витаминын кояш астында берничә минут булып та алырга мөмкин. Д витамины булган майлы балык һәм чикләвекләр күбрәк ашарга тырышыгыз.

Сарымсак

Сарымсак вируска һәм гөмбәләргә каршы тора торган үзлекләргә ия. Моннан тыш, сарымсак канны сыеклаучы, шуның белән кан әйләнешен яхшыртучы, организмны сәламәтләндерүче үзлеккә ия табигый чара.

Табигый Е витамины

Е витамины авыруларга каршы көрәшүче күзәнәкләр җитештерү өчен бик кирәк. Бу, гадәттә, чикләвек, зәйтүн мае, рапс мае кебек майлы ризыкларда очрый.

Анар (гранат) һәм анар согы

Анар антибактериаль кушылмаларның, антиоксидантларның һәм С витаминының искиткеч чыганагы, анарда холестерин дәрәҗәсен төшерүче һәм атеросклерозны кисәтүче матдәләр бар.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ әзерләде

Комментарии