Яман шеш: иртәрәк ачыкланса, яхшырак

Яман шеш: иртәрәк ачыкланса, яхшырак

Русия халкын үлемгә китергән сәбәпләр арасында яман шеш икенче урында тора. Ул йөрәк-кан тамыры авыруларыннан гына калыша. Яман шешне күпләр үлем карары итеп кабул итә. Чынлап та, соңгы стадияләренә җиткән икән, авыру белән көрәшү нәтиҗәсез. «Ләкин 95 процент очракта яман шешне дәвалап була, – ди Республика клиник больницасы табибы рентгенолог Айнур Әхәтов. – Моның өчен аны башлангыч чорында ук ачыклау гына кирәк».

– Айнур Фәритович, аңлатсагыз иде, яман шеш нилектән килеп чыга?

– Яман шешнең нәрсәдән барлыкка килүе әлегә кадәр төгәл генә билгеле түгел. Аның сәбәпләре күптөрле булырга мөмкин. Без нәрсә ашыйбыз, кайда яшибез, нинди тормыш рәвеше алып барабыз – барысы да тәэсир итә. Тагын бер сәбәп – яман шеш нәселдән дә килергә мөмкин. Берничә айлык кына балаларда яман шеш табалар. Болар яман шешнең нәселдән күчүен күрсәтә.

Яман шеш йогышлы чир түгел, ләкин аны китереп чыгаручы вируслар кешедән кешегә йога ала. Мондый вирусларга ВИЧ, гепатит һәм кеше папилломы вирусы (вирус папилломы человека) керә. Бавырында шеш булган кешеләрнең 25 проценты кайчандыр сары авыруы белән чирләгән. ВИЧ исә иммунитетны бетерә. Шуңа күрә ВИЧлы пациентларда яман шеш барлыкка килү мөмкинлеге бик күп тапкырларга арта. Папиллома вирусына килгәндә, статистиканы карасак, 50 яшенә кадәр хатын-кызларның 80 процентында бу чир табыла. Бу вирус бик йогышлы, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр арасында иң еш очрый торганы. Папиллома вирусы эчәклекләрдә һәм тамакта да шеш китереп чыгарырга сәләтле. Шуңа күрә тәртипсез җенси тормыш алып бару да яман шешкә сәбәпче була дип әйтә алабыз.

– Яман шешнең беренче билгеләре нинди?

– Ракны «телсез авыру» дип йөртәләр. Ул озак вакытлар үзе турында бернәрсә дә белдермәскә мөмкин. Башлангыч чорда бигрәк тә. Ләкин әгәр кеше авырлыгын югалтса, аппетиты булмаса, хәлсезлек сизсә, температурасы югары булса, лимф төеннәре зурайса, табибка күренергә кирәк дигән сүз.

– Авыруның башлангыч чорында бернинди дә билгеләр булмый дидегез. Ә яман шеш бармы-юкмы икәнен иртә срокларда ничек ачыклап була соң?

– Кеше, онкологияне ачыклау өчен, МРТ уза ала.Әйткәнемчә, иртә срокларда рак үзен белгертми – кеше йөри, аның бер җире дә авыртмый, ә шеш үсә барырга мөмкин. Иртә срокларда табылган шешне дәвалау күп тапкырларга җиңелрәк. МРТ ярдәмендә 40 минут эчендә кешене баштанаяк тикшереп чыгып була. Баш миен, муенны, күкрәк читлеге органнарын, корсакны, оча сөяге органнарын тирәнтен карыйбыз. Бу тикшеренүләр вакытында шеш табылса, метастазаларны да эзлибез. МРТ узганнан соң, шешнең формасы, рәвеше буенча ул куркыныч шешме, түгелме икәнен шунда ук әйтеп бирә алабыз. Шешнең зурлыгын, башка органнарга күчү-күчмәвен дә карап була. Кеше үзен яхшы хис итсә дә, елына бер мәртәбә булса да, МРТ узу комачауламый дип уйлыйм. Чөнки яман шеш хәзер өлкән яшьтә генә түгел, балаларда да очрый. Минем эш практикасында шундый вакыйга булган иде: 11 яшьлек кызны лагерьдан алып килделәр. Ул әллә ни зарланмады, кайвакытта баш авырта, дип кенә әйтте. МРТ уздыргач, анда 4нче дәрәҗәдәге яман шеш таптык. Әнисе шок хәлендә калды. Шеш шулкадәр зур иде, кызга операция ясарга да мөмкин түгел, чөнки операция ясаган очракта, кызның баш миенең бер өлешен кисеп алырга кирәк булыр иде.

Аннан соң халык арасында бер миф яши: үпкә рагы бары тик тәмәке тарткан кешедә генә була ала, дип уйлыйлар. Әйе, тәмәкедәге канцерогеннар яман шеш китереп чыгара ала, ләкин тәмәке тартмаса да, кешенең үпкәсендә шеш барлыкка килергә мөмкин. Күптән түгел генә минем янга бер ханым килде. Аркам авырта, дип зарланды. Тикшереп карагач, аның үпкәсендә яман шеш таптык. Тәмәке тартып караганы да юк кешенең, ләкин менә шундый авыру барлыкка килгән. Шуңа күрә халык тикшеренүдән курыкмасын иде. Барысы да үзе өчен бит. МРТның кеше организмына зыяны юк, ул нурланыш бирми, ә шешләрне башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә.

– МРТ узгач, организмда шешләр табылмады ди. Тагын ничә елдан соң МРТ узарга кирәк? МРТ ярдәмендә тикшеренү ничә елга гарантия бирә?

– Без ниндидер гарантия бирә алмыйбыз. Кеше елына бер мәртәбә МРТ узып барса да, тикшеренгәч, бер айдан соң ук аның баш миендә 4нче дәрәҗәдәге рак булмаячак, дип ышанып әйтә алмыйм. Чөнки баш миендәге яман шеш бик тиз үсә. Баш миендә генә түгел, мәсәлән, күкәйлекләрдәге шеш тә симптомнарсыз гына кыска вакыт аралыгында 3-4нче стадиягә җитә ала. Ашказаны асты бизе белән дә шул ук хәл. Аллаһы Тәгалә, сакланганны саклармын, дигән бит, шуңа тикшеренүнең зарары юк.

– Айнур Фәритович, баш миендәге яман шеш бик тиз үсә, дидегез. Нинди беренче билгеләр баш миендә шеш барлыгына ишарәли?

– Беренче чиратта, кешенең башы авырта башлый. Авыртулар башта көчле булмаска мөмкин. Соңрак алар көчәяләр һәм кан басымы күтәрелгәндәге авыртуны хәтерләтәләр. Аяк-кулларның сизгерлеге яки хәрәкәтләнү сәләте кими. Кешенең башы әйләнә, йокысы килә. Аерым очракларда күңел болгану һәм косу да күзәтелә ала, чөнки шеш үскәндә баш миен «борчый». Шулай ук күз күреме начараерга, сөйләм һәм хәтер бозылырга мөмкин. Баш мие шешләре күп вакытта очраклы рәвештә генә табыла. Ни өчен дигәндә, кеше баш авыртуларына әллә ни игътибар бирми, бетәр әле, дип, дару гына кабып куя. Һәм табибларга бары тик шеше зураеп, баш авыртуын дарулар гына баса алмый башлагач килә. Аннары үпкә рагы турында да берничә сүз әйтәсем килә. Үпкәсендә шешләр барлыгын кеше шулай ук белмәскә мөмкин, чөнки аның йә аркасы, йә кабыргасы авырткан кебек тоела, температурасы югары була һәм ул ютәлли. Беренче карашка ул салкын тиюгә охшаган. Ләкин бу билгеләр бар икән, кичекмәстән тикшеренергә кирәк. Ютәл вакытында канлы какырык чыга икән, бигрәк тә.

– МРТ, РКТ, УЗИ ярдәмендә генә бөтен онкологик авыруларны да ачыклап буламы?

– Без органнардагы шешләрне күрәбез, ләкин кандагы онкологик авыруны – лейкозны МРТ белән карап булмый. Лейкоз бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен, лаборатория диагностикасы, икенче төрле әйткәндә, анализлар тапшырырга кирәк. Аннан соң, эчәклекләрдәге шешне ачыклау авыррак. Чынлап та эчәклектә шеш бармы-юкмы икәнен белү өчен, эндоскопия уздырырга кирәк.

– Татарстанда яшәүчеләрнең кайсы органнарында яман шеш күбрәк очрый?

– Минем практикада күбрәк үпкәдә очрый. Аннан соң ашказанында шеш табылган кешеләр бик күп. Татар кешеләре кайнар ризык ярата бит ул. Кайнар аш ашыйбыз, кайнар чәй эчәбез. Шуңа күрә, башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстанда ашкайнату системасында яман шеш күбрәк очрый. Ир-атлар арасында предстата бизендәге шеш актуаль. Кызганыч, интим өлкәсендә проблемалар барлыкка килә башласа да, ир-атлар табибка күренергә ашыкмый. Ә бит бу «сигналлар» онкологик авыруның беренче симптомнары булырга мөмкин. Бу органдагы шеш күбрәк 45 яшьтән өлкәнрәк ирләр арасында очрый. Шуңа күрә 45 яшьтән соң ир-атка елына бер мәртәбә булса да МРТ яки УЗИ узу кирәк дип саныйм. Хатын-кызларның исә күкәйлекләрендә табыла. 95 процент очракта күкәйлекләрдәге шеш башка органнарга таралмаган булса, кеше тагын 5-15 ел яшәячәк дигән сүз. Ә шеш таралмасын өчен, әйткәнемчә, вакытында тикшеренү кирәк. Хатын кызлар арасында күкрәк яман шеше дә киң таралган. Аны булдырмас өчен вакыт-вакыт тотып карап, күкрәктә төерләр бармы-юкмы икәнен тикшерү мөһим. Кайчакта күкрәгендә шеш булган хатын-кызларга операция ясарга тәкъдим итәләр. Ләкин операциягә барыр алдыннан башта МРТ узу зыян итмәс. Әйтик, бервакыт безгә 35 яшьләрдәге ханым килде. Аңа күкрәгендәге шешне алдыру өчен операциягә барырга кушкан булганнар. Тикшергәннән соң, аның күкрәгендәге шешләрнең «доброкачественный» булуы ачыкланды. Шуңа да ул операциягә бармады. Балалар арасында исә шешләр күп очракта баш һәм арка миендә табыла. Сүз уңаеннан гына шуны әйтим, ел саен Русиядә 5 мең балага онкология дигән куркыныч диагноз куела. Берничә ел элек онкология авыруларын чит илдә генә тикшереп ачыклап була иде. Ләкин хәзер безнең илдәге МРТ аппаратларының мөмкинлекләре бик зур. Һәм чит илдәге бәяләр белән чагыштырганда, бездә тикшеренү күпкә арзанрак. Казандагы «Барс-мед» клиникасын гына алыйк. Әлеге клиниканың Татарстанда бердәнбер булган 3 теслалы аппараты барлыгы турында сөйләгән идем инде. 3 теслалы аппаратта шешләр бармы-юкмы икәнен ачыклау өчен бөтен тәнне тикшерү 10 мең сумга төшә. 1,5 теслалысында – 7 мең сум. Ләкин шешне ачыклау өчен кайвакыт МРТ гына түгел, башка төрле диагностика ысуллары да кирәк булуы бар. Әйтик, үпкә РКТда яхшырак күренә. Ә муенның йомшак тукымалары, күкрәк бизләре, калкансыман бизне УЗИ яхшырак күрсәтә. Шуңа күрә «Барс-мед» «яман шешне алтын стандартлар буенча ачыклау» дигән яңа программасын эшләтеп җибәрде. Биредә пациентларның бөтен органнарын УЗИ, МРТ, РКТ ярдәмендә 17 мең сумга тикшерү мөмкинлеге каралган.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА.

Комментарии