Нәрсә ул «кейтеринг»?

Нәрсә ул «кейтеринг»?

Соңгы арада эше, әлеге юнәлеш үсеш ала. Ә сезнең әле бу сүзне ишеткәнегез дә юкмы? «Нәрсә соң ул , аның белән шөгыльләнүчеләр нәрсә тәкъдим итә? Бу хезмәт кемгә кирәк һәм нәрсәдән гыйбарәт?» – дисез икән, әлеге язма сезнең игътибарга.
Кейтеринг, гади итеп әйткәндә: махсус персонал – пешекче һәм официантларның офиска, оешмаларга әзер ризыклар алып килүе һәм зур булмаган ашханә, буфетта ризыкларны җылыту, өстәл җыештыру хезмәтен башкаруы ул. Шулай ук өйгә килеп табын әзерләү, бәйрәм өстәлен бизәү хезмәте дә кейтерингка керә. Бу эш белән шөгыльләнүчеләр кирәкле продуктларны үзләре алып килеп, мул табын әзерләп бирергә мөмкин, йә өегездә булган әйберләрдән дә уникаль пешереп бирә ала.
Әйтик, ниндидер бәйрәм үткәрәсегез бар, ди. Аны күптәннән көтеп алдыгыз, әмма бернигә дә вакыт юк, аш-су өстәлен әзерләргә көч һәм сәләт җитмиме? Шулай да, кунаклар чакырасы килә, барысы да шәп, идеаль дәрәҗәдә үтү сезнең һәм якын кешеләрегез өчен бик мөһим икән, димәк, сезгә кейтеринг белән шөгыльләнүчеләрне эзләргә кирәк.
Алар өстәл әзерләп кенә калмый, аны матур итеп бизәп тә бирә, көн дәвамында сезгә һәм кунакларыгызга хезмәт тә күрсәтә ала, кыскасы, чын бәйрәм ясый. Сезгә, чәйнең һәркемгә җитүен тикшереп, бушаган савытларга ризык өстәп, чабып йөрисе дә булмый. Бу – сезнең бәйрәм һәм сез арыган, таушалган кыяфәттә утырырга тиеш түгел.
Кейтерингның төрлесе була – урынына карап, вакыйга буенча кейтеринг, транспортта туклануны оештыру, социаль туклану, табигатьтә өстәл әзерләү һ.б. Туй, юбилей, туган көн, фуршет, корпоратив, балалар бәйрәме кебек чараларда кейтеринг аеруча кирәкле.
Татарстанда кейтеринг хезмәтен берничә дистә ресторан гына күрсәтә. Кайбер оешмалар бәйрәмнәр оештыру белән шөгыльләнә һәм туклану, өстәл проблемасын да үз өстенә ала. Әмма алар шул ук кейтеринг белән шөгыльләнүчеләргә мөрәҗәгать итә.
Шулай да, өйгә ресторан хезмәткәрләрен чакыру бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. Мондый очракта, кейтеринг белән шөгыльләнүче аерым кешеләргә мөрәҗәгать итү уңайлы.
Мин шундый кешеләрнең берсе – белән очрашып, әлеге эшнең серләренә төшенергә тырыштым.
– Ленар, беренче эш итеп, шуны әйт әле: мондый эшкә ничек кереп киттең? Кызыксыну нидән башланды?
– Бу юлга кереп китүем әти-әниемә бәйле. Кечкенә вакытта әни абыем белән миңа төрле ризыклар пешерергә өйрәтә иде. Кулинарлык сәләтемә игътибар итеп, алар кулинария техникумында укырга тәкъдим итте. Казан сату-алу һәм икътисад техникумына укырга кердем. Укуны тәмамлагач, 3 ел дәвамында Казанның төрле кафе-рестораннарында эшләдем. Тора-бара тупланган тәҗрибәм һәм эшкә иҗади караш киләчәктәге эш юнәлешемне табарга ярдәм итте. Һәм менә инде 3 елдан артык мин кейтеринг белән шөгыльләнәм. Шул вакыт эчендә Казанның күп кенә компанияләре һәм гаиләләренә хезмәт күрсәтергә туры килде. Бүген минем төркемдә абыем Рөстәм һәм берничә пешекче, официант эшли. Без барыбыз – «Ленар Зариповның остаханәсе» дип аталабыз.
– Кейтеринг белән шөгыльләнгәч, бу сорауга синнән дә төгәл җавап бирүче булмас: әйт әле, кунак җыеп, өстәл әзерләгәндә, нәрсәләргә игътибар итәргә кирәк?
– Иң беренче чиратта, чакырылган кунакларның контингенты, яше, карашларына игътибар итәргә кирәк. Оештырыласы банкетның нинди булуы шуннан тора, шуңа карап меню төзелә, өстәлләр бизәлә.
– Унбиш минуттан булабыз, дип дусларың шалтыратты, ди. Шул вакыт эчендә искитәрлек табын әзерләргә буламы? Бер дә булмаса, тамак туйдырырлык?
– Әлбәттә! Аш-су бүлмәсендәге тәгамнардан кыска вакыт эчендә күпме ризык әзерләп булуын сез күз алдына да китерә алмый торгансыздыр! Аларны болай гына санап чыгып та булмый. Мин пешерергә өйрәнергә теләүчеләр өчен махсус мастер-класслар үткәрәм. Шунда барысын да аңлатам, өйрәтәм.
– Сезнең остаханә мисалында кейтеринг белән якыннанрак танышыйк әле. Әйтик, сез ниләр тәкъдим итәсез, нинди шартлар, нинди бәяләр, нинди кухня?
– Без тантаналы чаралар, банкет, фуршет, пикник, корпоратив һәм балалар өчен бәйрәмнәрдә хезмәт күрсәтәбез. Чараны үткәрер өчен мәйдан сайларга да ярдәм итеп, официант, барменнар билгеләп куя алабыз. Мин милли, европа, япон кухняларыннан меню тәкъдим итә алам, эксклюзив меню да әзерләргә мөмкин. Хәләл ризыклардан гына торган өстәл дә әзерлибез, мөселманча хезмәт күрсәтәбез. Гомумән, әле Казанда хәләл кейтеринг хезмәте күрсәтүчеләр бик аз.
…Кейтеринг сүзе минем өчен дә яңалык булды. Әмма якыннанрак танышкач, аның бик тәмле сүз булуын аңлап алдым. Өстәвенә, кайбер кешеләрне «баш бәласе»ннән дә коткарырлык «сүз» икән үзе. Язма башында әйтелгәнчә, берәр әһәмиятле бәйрәмне уздыру сезнең өчен ару-талчыгу белән тәңгәл икән, моны кичектерергә һәм «кешечә» бәйрәм итәргә ашыгыгыз. Ә бу максатка ирешер өчен, «кейтеринг хезмәте» ярдәмгә килер – әлеге юнәлеш хәзер көннән-көн үсештә.
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА.Нәрсә ул «кейтеринг»? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии