ШӘҺӘР ЧИТЕНДӘГЕ САФ ҺАВА

ШӘҺӘР ЧИТЕНДӘГЕ САФ ҺАВА

Ни өчен шәһәрдә яшәүчеләр Лаеш һәм Югары Ослан районы җирлекләрендә йорт төзүне хуп күрә?

Шәһәр фатирларында яшәүчеләрне коттедж бистәләренә күчеп яшәү күбрәк кызыксындыра. Үз өеңдә яшәү, табигатькә якын булу, саф һава, кызу эш көненнән соң тынычлыкта ял итү өчен җайлырак.

Шул ук вакытта шәһәр фатирында булган уңайлыкларны үз өеңдә булдыру бүген проблема түгел.

Шәһәр читендәге коттедж бистәләрендә җир алып, төзү эшләре алып бару, хыялыңдагы өйне төзи башлау – үзе бер рәхәт мизгелдер ул.

«Пассаж» агентлыгы – Казан шәһәрендә коммуникацияләр уздырылган җир кишәрлекләрен сату белән шөгыльләнүче бердәнбер оешма. Рушания Габделәхәт кызы Бильгильдеева җитәкчелегендә эшләүче агентлыктан җир сатып алучылар милек теркәү палатасына кирәкле документлар җыеп тапшыру өчен озын чиратларда тору мәшәкатьләреннән дә азат. Чөнки җир кишәрлекләренә су, газ, ут кертү белән бергә, документларны әзерләп, сатып алучыларга милек хуҗасы булу хакындагы документларны тапшыралар.

Бүгенге көндә халык арасында популярлашкан Көнчыгыш Державино бистәсе Казан шәһәреннән 35 чакрым ераклыкта гына урнашкан. Матур аланлыктагы бистәдән ерак түгел су коеныр өчен чиста күл, урман, Лаеш тыюлыгы да бар. Бу урыннарны үзенең хезмәтчесе, юстиция министры Державинга үз вакытында императрица Екатерина II бүләк итеп биргән булган. Җир кишәрлеге сатып алырга теләүчеләргә «Пассаж» агентлыгы ошаган җирне сайлап алу мөмкинлеген бирә. Бәясе дә арзан: бер сутые 25 мең сум.

«Пассаж» күчемсез милек сату агентлыгыннан Югары Ослан районында урнашкан «Студенцы» бистәсендә дә җир алырга була. Идел елгасы күренеп торган матур урыннарда 2015нче елның ахырына ут-су уздыру эшләре тәмамланачак. Җир кишәрлеге сатып алырга теләге булган һәр кешене Казан шәһәрендә Бутлеров урамының 21нче йортында урнашкан 304нче офисында көтеп калалар. Кызыксыну тудырган бистәне күрер өчен (843) 236-35-34 (эш көннәрендә) һәм (843) 239-03-53 (ял яки бәйрәм көннәрендә) телефоннары аша «Пассаж» агентлыгы менеджерларына шалтырату да җитә. «Пассаж» агентлыгы үзенең сатып алучыларына банклар катнашыннан тыш, акчаны өч айга кичектереп яки тигез өлешләргә бүлеп түләү мөмкинлеген бирә.

Белешмәләр өчен телефоннар:

+7(843) 236-35-34, 239-03-53.

Эш режимы: дүш.-җом.09:00-20:00,

шим.-якш. 10:00-16:00

Язма реклама хокукларында бирелә!

ИНН 1655237620

Комментарии