Өч атнадан – полиция

Русия Президенты турында”гы законны имзалады. Шулай итеп, 1 марттан милиционерлар бетеп, алар урынына тәртипне саклаячак. Күп бәхәсләр уяткан канун гамәлгә тагын өч атнадан керәчәк. Түрәләр моны яхшы якка үзгәреш дип аңлатса да, халыкта моңа ышаныч бик аз. Исем, форма, табличкалар алмаштыруга акча гына тузачак кебек.

Хәер, икенче төрле атама алып, икенче төрле кием киюдән дөньяга башка карашлы кеше булачакларын хәзерге милиционерлар үзләре дә аңлап бетерми шикелле. Һәрхәлдә, әлеге вәкилләреннән, яңа канун гамәлгә кергәч ни үзгәрәчәк дигәнгә, күпчелегеннән: “Барысы да элеккечә калыр дип уйлыйм”, – дигән җавапны ишеттем.

Интернет челтәрендә исә хокук сакчылары турында мәзәкләр тулып ята. Полиция кертелгәч тә, алар артыр гына. Әле шушы көннәрдә тулы бер юмористик хикәягә юлыктым. Ул Русиядә чит ил гражданнарына милиционерлар белән үз-үзеңне ничегрәк тотарга кирәклеге турында кагыйдәләр рәвешендә язылган. Аерым алганда, мондыйрак юллар хәтергә сеңеп калды: “Әгәр каршыгызга милиционер килә икән, урамның икенче ягына чыгыгыз. Чыгып өлгермәсәгез, егылыгыз һәм үлгән булып кыланыгыз. Кайвакыт мондый алым ярдәм итә – милиционер, сезне берничә кат типкәләп караганнан соң, вазифаларын үтәү өчен, юлын дәвам итәчәк. Иң мөһиме, типкәләгәндә тавыш-тын чыгармау.

Әгәр милиционер ДПС дип язылган машинада утыра икән, аннан куркырга кирәкми. Ул – түләүле . 100 доллар яки евро аның күңелен күрер өчен җитәчәк, ул шунда ук сезне җибәрер.

Озакламый Русиядә “милиционер” исемен “полицейский” дип алмаштырачаклар. Кешеләр арасыннан аны аркасындагы “полиция” язуыннан абайлап булачак. Ләкин алар белән очрашкач та, барысын да нәкъ менә бу инструкциядә әйтелгәнчә эшләгез…”, – дип тәмамлый юморескасын автор Дмитрий Зотиков. Әллә көл, әллә ела инде шунда…

Минем бер танышым юл хәрәкәте иминлеге инспекторы булып эшли. Ул тормышка юмор хисе белән карарга өйрәнгән. Полиция турында сораштыра башлагач, моңа бик сөенүен әйтте. “Күз алдына китерәсеңме, мин хокук бозучыны туктатам да: “Штандантерфюрер ГИБДД Сафиуллин! – дип таныштырам үземне. Шәп бит!” – дип елмаеп куйды ул…

Салих ГЫЙЛЬФАНОВ

Комментарии