Өстәмә хезмәт мәҗбүри түгел!

– Ноутбугым ватылгач, Казанда техника ремонтлау белән шөгыльләнә торган бер сервис үзәгенә мөрәҗәгать иттем. Мастер ватык ноутбукны өемә үк килеп алды, шунда ук ремонт бәясен килештек һәм килешү төзедек. Ул киткәч, карале, нинди яхшы сервис үзәгенә эләктем, үземә барып йөрисе дә булмады, дип шатланып та куйдым әле. Ремонт беткәч, шалтыратып хәбәр иттеләр һәм мин түләргә тиешле сумманы атадылар. Күзем маңгайга менде: мастер белән килешенгән суммадан өч тапкыр зуррак сумманы атадылар бит! Бактың исә, болар ватык детальне генә ремонтлап калмаган, ноутбукка тулаем диагностика уздырганнар икән. Ләкин мин бит тулысынча тикшерегез дип сорамаган идем! Шулай дигәч: «Килешүне укырга идегез, анда өстәмә хезмәтләр турында язылган», – дип җавап бирделәр. Мин хәзер ул килешүне таркатып, акчамны кире кайтара аламмы?

Н.,

Казан шәһәре

Укучыбызның соравына Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан идарәсе эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН җавап бирә:

– Клиентлардан өстәмә акча каеру максатында, күпчелек оешмалар хәзер өстәмә хезмәтләр тәкъдим итә шул. Мәсәлән, әлеге укучы белән булган очрактагы кебек: техникаңның ниндидер бер детале генә ватыла, ә сине, әйдә техникаңны тулаем тикшереп карыйк, дип кызыктыралар. Аңлашыла ки, күпчелек очракта бу өстәмә хезмәт өчен өстәмә акча да түләргә туры килә. Русия Федерациясенең «Кулланучылар хокукын яклау турында»гы 2300-1 номерлы Законының 16нчы маддәсендә әйтелгәнчә, шушының ише өстәмә хезмәтләрне (яки товарларны) мәҗбүриләп тагарга тиеш түгелләр. Сатучы (яки хезмәт күрсәтүче) сезнең ризалыгыгыздан башка бернинди өстәмә акчалы хезмәт тә башкара алмый. Әгәр сезнең ризалыктан башка шушындый өстәмә эш башкарылган икән, сез аның өчен түләнгән сумманы кире кайтаруны таләп итә аласыз. Хәзер күпчелек хезмәт күрсәтү үзәкләре шушының ише өстәмә хезмәтләрне килешүгә дә яза башладылар. Вак кына шрифт белән язылган пунктларны кайчагында укып та тормыйбыз без, ә бит анда «фәлән хезмәт өчен тагын фәлән кадәр сумма түләргә тиешсез» дип язылган булырга мөмкин. Шуңа күрә имза куяр алдыннан килешүне укымый калмагыз. Игътибарлы булыгыз!

Комментарии