Үзе шардай, эче кандай, ә тәме?

Үзе шардай, эче кандай, ә тәме?

Әлеге табышмакның җавабын без кечкенәдән беләбез. Әмма табышмакны уйлап тапканда, химия промышленносте бөтенләй дә үсмәгән, яисә булмаган да, күрәсең. Юкса, шардай зур, кан кебек кып-кызыл эчле җиләк-җимешләрнең пешкәнен көтеп утырмаслар, хәзерге бакчачылар, питомник хуҗалары кебек, химик препаратлар гына сиптерерләр иде…

Менә базарларда иң татлы җимешләрнең берсе – карбыз һәм кавын саталар. Нәкъ шуларны сатуга чыгарыр алдыннан гына «Время» тапшыруын караган идем. Имеш, Әстерхан һәм Волгоград өлкәләрендә барлык карбыз кырларын саранча ашап бетергән икән. Әле бер фермерның зарланып торганын да күрсәттеләр, егерме гектарлы басуны берничә сәгать эчендә юк итәргә өлгергәннәр саранчалар. Бу фермерлар өчен бик зур югалту, әлбәттә.

Авылга кунакка кайткач, әни мине сыйлыйм, дип карбыз күтәреп кайткан. «Соң, әни, өлгермәгән бит әле ул», – дим. Ана күңеле барыбер башкачарак шул, өлгерсә-өлгермәсә дә, баласына авыз иттерәсе килә. Кисеп карадык без бу карбызны. Дүрт-биш кило авырлыкта булгандыр-булса, ә эче – кып-кызыл! Телемнәрен кисеп, тәлинкәгә тезгәч тә, авызга сулар килде, авыз иткәч кенә, аппетит качты барыбызның да. Карап торышка бар җире дә килгән карбызыбызның бер грамм да тәме юк! Ничек шулай булырга мөмкин икән, аңламыйм. Әгәр кыяр өлгерә икән, ул зур булып үсә һәм әче булмый. Кишер көзен өлгерә икән, ул да татлы була. Ә үскән, кызарган карбызның тәме юк!

Үзем базар кырыенда яшәгәнгә, анда сатучы әзәрбайҗан абзыйлардан сораштыргалаганым бар. Карбыз сезоны башланмаган бит әле, мин әйтәм, кайдан ташыйсыз боларны? Әстерханнан дип, антлар гына эчмиләр болар миңа! Бер таныш абзый әйтте (җиләк- җимешне гел шуңардан сатып алам мин), Үзбәкстаннан ташыйлар икән. Әстерхан карбызлары, гадәттә, татлы һәм бик зур була, ә хәзер сатыла торганнары әле андый ук зур түгел. Күрәсең, балланганын да көтмичә, тизрәк сатарга җыйганнардыр инде. Берсендә шулай бер хатынның карбыз сайлаганына күзем төште. Сатучы егетне аптыратып бетерде. Һәр карбызны тотып карап, әйләндерде, сыйпады. Сатучыны йөдәтә торгач, күңеленә хуш килгәнен тапты бугай, көчкә берсен сатып алып китте. Ул өлгермәгән карбызны әйләндердең ни дә, әйләндермәдең ни ди инде!? Барыбер татлы түгел бит ул. Сата башлаганда торпедо кавынының килосы – 100-120 сум, карбыз 20 тәңкә иде. Ике атнада карбыз 15 сумга калды. Җиләк-җимеш сата торган таныш абзыйдан сорыйм: карбыз өлгерсен өчен, чынлап та, укол кадыйлармы? Сатучы бер тәмләп кенә көлгәннән соң мине: «Син нәрсә инде, һәр карбызга каян укол ясап бетерсеннәр! Ул сез сатып алучылар уйлап чыгарган миф кына!» – дип «тынычландырды». Сатучылар ничек кенә ышандырырга тырышсалар да, күңелдә нитрат сибеп үстерәләр дигән шик булгач, сатып аласы да килми үзләрен.

Августның уннарында шәһәрнең төрле почмакларында «читлеккә» тутырып, Әстерхан карбызлары сата башларлар. (Саранчалардан калган булса, әлбәттә.) Тәмам өлгергән, татлы, сусыл карбызлар шул вакытта гына кайтып җитә бит инде безнең якларга. Аннан октябрь салкыннары башланганчы, үзбәк, таҗик малайлары безне сыйларлар. Үзе шардай, тәме балдай карбызлар өлгерергә күп калмады, бераз көтеп, сабыр итеп кенә торыгыз. Акчагыз да янга калыр, аппетитыгыз да бетмәс.

P.S. Карбыз сата торган абзый каршындагы рәттә әбиләр яңа бәрәңге сатарга дип чыгып утырганнар. Карбызның килограммы – 18, ә бәрәңгенеке – 40! Русиядә гомер-гомергә бәрәңге икенче икмәк булган, ләбаса! Ә хәзер ул әллә кайдан китереп сата торган карбыздан ике тапкыр кыйммәтрәк тора. Менә сиңа замана, менә сиңа бәяләр!

Лилия ЛОКМАНОВА.

Комментарии