Баш авырту җитди чир турында кисәтергә мөмкин

Баш авырту җитди чир турында кисәтергә мөмкин

Баш авырту... Бөтен кешегә диярлек таныш, беренче карашка гадәти кебек тоелса да, көнгә билгеләнгән планнарны да, кәефне дә, гомумән, яшәүнең ямен дә бозарга сәләтле чир. Күпләр дару төймәсе йота да күпмедер вакытка авырту турында онытып тора. Шул ук вакытта табиблар баш авыртуны игътибарсыз калдырырга ярамый дип кисәтә. Ул җитди чир турында хәбәр итә торган билге булырга мөмкин. «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге неврологы Эльмира Зәйнетдинова тулырак сөйләде.

– Гадәттә, дару эчеп куйгач, баш авыртуы басыла. Ә нинди очракта табибка күренергә кирәк соң?

– Шуны аңларга кирәк: авыртуны баса торган дарулар бөтенләй зыянсыз түгел. Еш эчсәң, алар бәйлелек барлыкка китерә, ә баш авыртуы торган саен ешрак кабатлана башлый.

Әгәр башыгыз атнасына 1-2 тапкыр яки аннан да ешрак авырта икән, чирнең сәбәпләрен ачыклый һәм дөрес дәвалану билгели торган табибка – цефалгологка күренергә кирәк.

Табибка бару өчен сигнал булган башка билгеләр:

– авыртуның кисәк барлыкка килүе һәм көчле булуы;

– беренче тапкыр 50 яшьне узгач борчый башлавы;

– рәвешен үзгәртүе;

– ятып торганда көчәюе, йөткергәндә, төчкергәндә, физик көч куйганда барлыкка килүе;

– баш авырту белән бергә югары температура яки эпилепсия өянәге, неврологик билгеләр дә күзәтелүе;

– авыртуның иртәнге сәгатьләрдә яңаруы.

– Башы еш авыртканнар арасында, миндә баш мие яман шеше түгелме икән, дип шикләнеп килүчеләр дә бардыр?

– Чынлап та, табибка килгәндә кешеләрнең күзендә – курку, ә кулларында бер кочак анализ, МРТ, УЗИ һәм башка тикшеренүләрнең нәтиҗәсе язылган кәгазьләр була. Бу тикшеренүләрне узарга ашыкмагыз. Күбесенең кирәге дә чыкмавы бар, акча түгү генә булачак. Шуңа да иң элек баш авыртуның сәбәбен ачыклау өчен табибка барырга, аннан соң гына ул билгеләгән тикшеренүләрне узарга киңәш ителә.

– Баш авыртуны нинди төрләргә бүләсез?

– Беренче төр – баш структурасы авыртуы белән бәйле булмаган, икенче төр – баш сөяге, баш мие яки баш органнары чирләре белән бәйле рәвештә килеп чыга торган авырту. Статистика буенча баш авырту очракларының 3-5 проценты гына куркыныч чир турында кисәтә торган билге булып тора. Нәкъ менә алар яхшылап тикшереп, кичекмәстән дәвалауны таләп итә.

Беренче төрдән иң еш очрый торганнар: көчәнеш белән бәйле баш авырту (ГБН) – 50-70 процент, баш өянәге (мигрень) – 20-30 процент очрак. ГБН типлы авыртуны һәр кешенең үз гомерендә бер тапкыр булса да кичергәне бар. Аңа арыганлык, стресс, зур йөкләнеш сәбәп була, һәм ул дару эчкәч уза. Ә табибка ешрак баш өянәге китерә. Анысы күбрәк яшь хатын-кызларда күзәтелә, чөнки ул гормональ үзгәрешләр белән бәйле. Баш өянәгеннән интегүчеләрнең дүрттән бере генә табибка бара дигән статистика бар. Калганнары, өянәк кузгалыр дип куркып, дуслары белән очрашуны, театр, кинога баруны, ягъни тулы канлы яшәүне кичектерә.

Ирләрдә баш авыртуның кластерлы дип аталган төре очрый, ул бик көчле, аны икенче төрле «суицидаль» дип тә атыйлар. Бәхеткә, ул сирәк очрый.

– Баш өянәге кузгалудан ничек сакланырга?

– Моның өчен гади кагыйдәләрне истә тотарга кирәк:

– һәр көнне бер үк вакытта йокларга ятарга һәм бер үк вакытта торырга тырышырга, йокы туймаудан да, артыгын йоклаудан да сакланырга;

– ач калмаска, шул ук вакытта өянәкне кузгатырдай азык-төлектән ераграк торырга. Алар – алкоголь, сыр, ысланган әйберләр, тиз туклану ризыклары, шоколад һәм башкалар;

– кул астында һәрвакыт авыртуны баса торган яхшы дару йөртергә;

– эш белән ялны чиратлаштырырга, саф һавада йөрергә, хәрәкәт итәргә.

Сау-сәламәт булыгыз, авырмагыз! Ә инде баш авыртудан интексәгез, «Казан клиникасы» табибларына консультациягә язылыгыз!

Реклама хокукында

Комментарии