Салкын майда ни чәчәбез һәм ни урырбыз?

Салкын майда ни чәчәбез һәм ни урырбыз?

Ниһаять көннәр җылыта башлады! Белгечләр фаразлавынча, алга таба җәй үз холкын торган саен ныграк кына күрсәтәчәк һәм июнь ахырына таба шактый ук эссе һава торышы урнашырга мөмкин икән. Яңгырлар да кимер, дип ышандыралар. Юкса быелгы яңгырлы һәм салкын язны, аеруча май аен искә алганда, уены-чыны белән бергә: «җәй бер-ике көнгә иртәрәк килде», – дияргә генә кала бит. Чөнки бары май азагында көннәр бераз җылына төште. Ә аңарчы халык, җылыту сезоны туктатылып өлгергән шәһәр фатирларында кәбестә сыман киенеп йөрсә дә, туңып яшәде. «Кайчан җәй җитәр икән инде?» + дигән сорауны бирми калган кеше бик сирәк булгандыр.

Җәйне, дөресрәге – җылы язны авылда да зарыгып көттеләр. Чөнки кыр эшләрен башкарасы, игеннәрне чәчеп өлгерәсе бар бит. Бакчачыларга да бәрәңгесен һәм башка төр яшелчәләрне вакытында утыртып калу мәслихәт. Әмма быел яз «көйсез кияү» сыманрак булды шул. Әйтерсең дөньяда барган вазгыятьнең кайнарлыгын басарга тырышкандай, табигать көннәрне махсус суыткан!

Җылы көннәрнең көттереп кенә килүе кыр-бакча эшләренең дә берникадәр тоткарлануына китерде әлбәттә. Гомумән табигатьнең уянуы соңарды. Ә бу хәл булачак уңыш язмышында ничек чагылачак та, алга таба безне нинди җәй һәм көз көтә? Белгеч-экспертлар белән әлеге сорауларга ачыклык кертергә тырыштык.

ЧӘЧҮЛӘР ИКЕ АТНАГА ТОТКАРЛАНА

Быелгы май – соңгы 74 ел дәвамында иң салкыны булган. Казан Федераль Университетының метеорология кафедрасы җитәкчесе Юрий Переведенцев үз күзәтүләреннән чыгып, әнә шундый нәтиҗә ясаган иде. Бу хакта рәсми чыганаклар әлегә төгәл мәгълүмат бирмәсә дә, язның аномаль салкын булуы белән килешәләр. Май аенда һава температурасының климатик нормадан 6-9 градуска түбән булуы турында тәкрарлый белгечләр. Әле 25-26нчы майда да төнлә һәм иртән туфракта минус бер градуска чаклы салкын булачагы турында кисәтү хәбәре таратылган иде бит. Аерым районнарда шулай булды да...

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының кырчылык бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков әйтүе буенча, быел май аеның икенче декадасына нәтиҗәле температуралар суммасы 144 градуска чаклы гына җыелган. Ә узган елның шушы вакытында әлеге күрсәткеч икеләтә күбрәк булган.

– Шөкер, чәчелгән культураларга быелгы салкын язның зыяны куркыныч түгел, – дип тынычландыра белгеч. Аның аңлатуынча, салкын яз, киресенчә, уҗым культуралары өчен уңай да булган әле. Чөнки салкында корткыч бөҗәкләр үрчеп китә алмый. Туфракта дым да мулдан. Кем әйтмешли, уңышлы кышлап чыккан уҗымнарга үсәргә дә үсәргә генә. Быел язын республика буенча уҗым мәйданнарының нибары 3 процентына гына яңадан чәчәргә туры килгән. Елның-елында уртача ун процент мәйданны бозып чәчү – гадәти күренеш булуны искә алганда, дөрестән дә, быел көзге культураларның торышы яхшы икәнлеге аңлашыла.

– Шунысы бар: яңгырлы һәм салкын май язгы чәчүне ике атнага тоткарлады, – ди Ирек Садыйков. – Җылылык җитмәгәч, иртәрәк чәчкән мәйданнарда да бөртеклеләр тиешенчә үсеп китә алмыйча утырды.

Шуңа бәйле рәвештә, алар үсешендә беренче фазалар берникадәр соңарачак икән. Ләкин аны ниндидер куркыныч тудырырлык дәрәҗәдә дип уйламый белгечләр. Чәчәк ату вакытына үсемлекләр өлгереш этаплары буенча тиешле нормаларны куып тотар яки шул дәрәҗәгә якынлашыр, дип өметләнәләр.

– Инде планлаштырган культураларны чәчү вакыты буенча нык соңардык, дип шикләнүчеләр булса, андыйларга хәзер карабодай, рапс, гәрчич чәчәргә киңәш итәбез, – ди аграр министрлыкның кырчылык бүлеге җитәкчесе. – Алар җылылык яратучы, шул ук вакытта безнең шартларда өлгерә торган культуралар. Ләкин, дөресен әйткәндә, әле соңардык дип, чәчү планнарын үзгәртергә омтылучылар әллә ни күренми. Эре инвесторлар да, гадәти хуҗалыклар да, беренче июньгә чаклы төп чәчү эшләрен тәмамлап өлгерәбез, диләр.

Дөрес, салкын яз үлән үсешенә дә тоткарлык ясады. Нәтиҗәдә печәнгә төшү вакыты, хуҗалыкларда массакүләм терлек азыгы әзерләүгә керешү быел, шулай ук, ике атна чамасына соңарыр дип көтелә.

Гомумән, белгеч фикеренчә, яз салкын булу нәтиҗәсендә быел кукурузны гына бөртеккә суктырып алуда проблема туарга мөмкин. Әгәр җәй дәвамында да тиешле температуралар суммасы җитәрлек булмаса, аның бөртеккә игәрлек дәрәҗәдә өлгермәү куркынычы бар. Ләкин бу – үстергән кукурузны югалтабыз дигән сүз түгел. Андый очракта аларны туратып базларга салырга туры киләчәк.

Соңгы елларда шактый мәйданнарда үстерелә торган тагын бер җылы яратучы культура – көнбагыш. Әлегә аның үсеше, өлгереше өчен дә куркыныч янарлык шартлар юк, дип саный белгечләр.

БӘРӘҢГЕ ТИШЕЛМИ, ЯШЕЛЧӘЛӘР УТЫРТУ ДА СОҢАРА

Узган кышта кәбестә, кишер, аш чөгендере, суган кебек ачык грунтта үстерелә торган яшелчәләрнең, бәрәңгенең нык кыйммәтләнүе шаккатмалы хәл булды. Аларның хакларын бераз «йөгәнләү» һәм җитәрлек күләмдә җитештерү өчен быел мәйданнарын 10 процентка арттырырга максат куелган иде. Нәтиҗәдә борщ җыелмасына кергән яшелчәләрне республикада 2400 гектарда үстерергә планлаштырылган. Ә бәрәңге 4700 гектарда булыр дип көтелә. Бу әле шәхси секторны исәпләмичә. Хәзергә яшелчәләрнең 60 проценттан артыгы утыртылган, ди аграр министрлык белгече. Иң мөһиме, яшелчәчеләр салкын яздан куркып калмаган, ниятләгән мәйданнарда утыртырга уйлыйлар икән.

– Салкын һава торышында туфрак бераз булса да җылынсын, ул тизрәк өлгерсен өчен, быел басуларны агротехник чаралар белән кат-кат эшкәртергә туры килде, – ди «Кырлай» агрофирмасы директоры Марат Кәримов. Әлеге хуҗалык республикада иң күп күләмдә бәрәңге үстерүче. Быел да аны 1180 гектарда утыртырга планлаштыралар. Тагын 115 гектарда кәбестә, кишер, кызыл чөгендер булачак. Икенче икмәкне инде – 750, аш чөгендерен – 45 гектарда утыртып та өлгергәннәр. Салкын дип, көн җылынганны көтеп ятып булмый, мәйданнар зур, утыртып өлгерергә дә кирәк, ди агрофирма җитәкчесе. Әмма, чәчү сыман ук, быел яшелчәләр утырту да агрофирмада 10-12 көнгә соңарып бара икән.

Шәхси секторда исә, халыкның күпчелеге бәрәңгене инде майның беренче яртысында ук утыртып куйды. Гадәти язда шулай эшләнә торган иде бит. Ләкин быел көннәр салкын торганлыктан, бәрәңге тишелеше барыбер соңара. Әлегә аның ул чаклы зыяны юк, дип нәтиҗәли Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының баш фәнни хезмәткәре, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фәния Җамалиева:

– Иртәрәк утырткан очракта, салкын булганлыктан, бәрәңге орлыгы тишелә алмыйча туфракта озаграк ята инде. Анда табигый сайланыш барлыкка килә, дияргә мөмкин. Әгәр орлык чирле, коры черекле икән, ул туңып, бөтенләй тишелмәве бар. Ә сәламәт, көчле орлыклар бу шартларга гына түзәргә тиеш әле...

Бакчачы, биология фәннәре кандидаты Сергей Любарский да хәзергә уңыш нигезенә зыян килерлек берни дә булмады, дип саный. Аның фикеренчә, быелгы яз – безнең яклар өчен элеккечә, гадәти булды. Юкса соңгы елларда гел артык җылы килгән ул. Безне шуңа ияләндергән дә.

– Элек-электән безнең якларда җылы яратучы яшелчәләрне утыртуның гадәти вакытлары – июнь аеның беренче атнасы исәпләнә иде, – ди бакчачы-биолог. – Әле алдагы көннәрдә дә кырау төшү очраклары булырга мөмкин. Чөнки балан белән миләш чәчәк атмады, дип беләм. Шушы көннәрдә чәчәкләнер инде алар. Быелгы май аеның салкынрак булуында да берни юк. Бу – гадәти май температурасы. Туфракта дым җитәрлек, көннәр дә хәзер җылына. Барча үсемлекләр өчен актив чор башлана.

Соңгы елларда иртә һәм җылы яз килеп, безне куандырган булса да, үсемлекләргә ул кулай булдымы икән? Чөнки анда әле туфрак тиешенчә җылынып бетмәгән була, ә һава инде эссе. Үсемлекләр өчен капма-каршы температуралы мохит туа. Андый очракта алар физиологик корылык кичерергә мөмкин. Ә быелгы шартларга зарлану гөнаһ.

Чәчү, яшелчәләр утырту эшләре узган еллар белән чагыштырганда беразга соңаруның бер зыяны да булмас, дип аныклый Сергей Любарский. Чөнки безнең яклардагы барлык төр үсемлекләр өлгереше өчен вегетация вакыты җитәрлек әле. Иң мөһиме – хәзер җәй ничек булыр да, нинди көз килер, күп нәрсә шуннан торачак.

БЫЕЛ ҖӘЙ БУЛЫРМЫ СОҢ?

Әлеге сорау белән аграрчылар өчен инде яхшы таныш булган, һава торышы буенча «күрәзәче» – Татар авыл хуҗалыгы фәнни тикшеренү институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Олег Шайтановка мөрәҗәгать иттек. Галим күрәзәчелек эшендә фәкать фәнни нигезләргә һәм үзенең күпьеллык күзәтүләренә таяна. Хәтта халык сынамышларына да ышанып бетмим, ди ул. Алар да иллегә-илле генә чынбарлыкка туры килә икән. Ә Олег Шайтанов үз методикасы нигезендә 2010нчы елда буласы корылыкны да әйтеп биргән. Шуннан соң аграрчылар аның күрәзәчелегенә игътибарны арттыралар, ныграк колак сала башлыйлар.

Әлбәттә инде, галим гидрометеорология үзәге сыман иртәгә яки берсекөнгә нинди һава торышы буласын төгәл билгели алмый. Андый максатны үзалдына куймый да. Ул озак вакыт дәвамында алып барган күзәтүләргә, фәнгә нигезләнеп, елның, фасылларның нинди буласын ачыкларга тырыша. Һәм аның күрәзәчелеге 70-80 процентка чынбарлык белән туры килә диләр. Быелгы җәй-көздә нинди һава торышы көтә соң? Ул турыда фаразлап, Олег Шайтанов түбәндәгеләрне бәян итте:

– Язның яңгырлы һәм салкын килүе берникадәр эшне тоткарлый инде ул. Кайберәүләр «соңарабыз» дип, пошаманга да төшә башлый. Ә чынлыкта исә, андый яз туфракта дым запасы тупларга ярдәм итә. Кагыйдә буларак, соңрак, җәй уртасында барыбер эссе көннәр башлана, яңгырлар булмый диярлек.

Гадәттә без үзебезне Мәскәү өлкәсендәге шартлар белән чагыштырабыз. Ягъни, андагы һава торышы берничә көннән безгә дә килеп җитә, дибез. Ә еллык явым-төшем бездә андагыга караганда ике тапкырга кимрәк була бит. Шуңа күрә, безнең өчен һәрбер явым-төшем очрагы кадерле. Быел апрель-майның карлы, соңыннан яңгырлы булуы туфракта дым запасын мулрак тупларга мөмкинлек бирде. Ә алдагы көннәрдә ул дымның бик кирәге булачак әле.

Майның салкынлыгына килгәндә, минем өчен ул әллә ни көтелмәгән хәл булмады. Апрель аенда явым-төшемнең күплеге ныграк гаҗәпләндерде. Республиканың кайбер районнарында 4 айлык норма яуды бит. Ә апрель яңгырлы икән, майның да явымлы һәм салкын булачагы турында фаразлар бар иде инде.

Алга таба нинди һава торышына өметләнергә соң? Минем уйлавымча, хәзер тотрыклану процессы бара. Июньнең башы бераз яңгырлы булыр дип уйлыйм. Ләкин көннәр җылыначак. Ә инде икенче яртысында, төгәлрәк әйткәндә, июнь азагында һәм июльдә нормадан эссерәк тә һава торышы урнашыр. Яңгырлар да алай күп яумас. Август та шактый җылы булыр дип өметләнәм.

Гомумән, соңгы вакытларда көз нык үзгәрде. Ике меңенче елдан алып карасак, август, сентябрь һәм октябрь айларында яңгырлар 13 процентка азрак ява башлады. Аның өстенә, ул айларда һава торышы җылырак та килә. Быелгы көз дә шундый булыр дип уйлыйм...

Димәк, әгәр Олег Шайтанов фаразлары чынбарлыкка туры килсә, көз дә җылы һәм коры булачак. Бу – бер яктан, уңышны җыеп алу өчен әйбәт. Икенче яктан, зыяны да бар икән.

– Узган елда да ул коры булды бит, көзге чәчүгә дым җитмәде. Шактый аграрчылар шикләнеп, коп-коры җиргә чәчәргә курыктылар. Нәтиҗәдә уҗымнар 40 мең гектарга кимрәк булды, – ди аграр министрлыкның кырчылык бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков. Ни эшләмәк кирәк, кеше өчен идеаль һава торышы юктыр инде. Авыл хуҗалыгында эшне булганына шөкер итеп оештырырга кала.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии