Чүп үләне генә димәссең…

Чүп үләне генә димәссең…

Амарант үсемлегенең туган җире – Көньяк һәм Үзәк Америка. Галимнәр фикеренчә, борынгы кешеләр аның файдалы үзлекләрен моннан 8 мең ел элек үк белгән. Борынгы һинд кабиләләре үзләренең төп ризыгы булган амарант орлыгын «Аллаһы биргән бөртекләр» дип бәяләгән. Бүгенге көндә аны «инклар икмәге», «ацтеклар бодае» дип йөртәләр. Ацтеклар амарантны изге һәм тылсым көченә ия үсемлеккә санаган, үзләренең яшәү энергиясен, физик чыдамлылыгын, рухи көчен ныгыту максатыннан, азык-төлек буларак та, йола бәйрәмнәрендә дә киң кулланган. Ә борынгы грекларда ул – үлемсезлек символы, грек телендә амарант «сулмас чәчәк» дигән мәгънәгә ия. Кытай медицинасында бу үсемлек организмны яшәртү һәм гомерне озайту чарасы саналган. Бүгенге көндә Америкада, Азиядә, Африкада амарантның 90 төрле сорты игелә. Илебездә аның 17 төре үсә, тик кадерен белүчеләр аз. Аның безгә халык телендә чыпчык тарысы, төлке койрыгы, әтәч кикриге, хәтфә гөл дип йөртелә торган, чүп үләне саналган кыргый сортлары гына билгеле. Русиядә соңгы елларда гына аның культуралашкан декоратив, азык-төлеккә, мал азыгына яраклы сортларын махсус игә башлаганнар. БМОның азык-төлек комиссиясе экспертлары амарантның бик туклыклы һәм файдалы азык булуын, кабатланмас дәвалау, чирләрне алдан кисәтү үзлекләрен, искиткеч мул уңыш бирүчәнлеген югары бәяләп, аны XXI гасырның иң перспективалы бөртекле ашлыгы дип саный.Аннан амарант мае, он, крахмал, ярма ясыйлар, әлеге үсемлектән аерып алынган лизин һәм сквален – дарулар һәм косметик препаратлар ясап чыгаруда искиткеч югары кыйммәткә ия һәм алыштыргысыз матдәләр. Дөньядагы бик күп илләрнең хуҗабикәләре аның оныннан калач, бөккән, торт, перәннек, ярмасыннан ботка пешерә, яфракларын, яшь сабакларын беренче, икенче ашларга, салатларга, тәбәләргә сала икән. Яшелчәләр консервлаганда да кулланалар, диетик ризыкларга кушыла торган туклыклы витаминлы-аксымлы өстәмә дә әле ул.

БАБАЙГА ҮЗ ЯШЕН БИРЕП БУЛМЫЙ…

Бу мәкаләне язарга утыргач, 1999нчы елның гыйнварында Мәскәүгә баручы электричкада булган бер гыйбрәтле вакыйга искә төште. Сергеев Посад тукталышында вагонга бер төркем пассажир кереп тула. Араларында тышкы кыяфәте колхозчыга охшаган ир-ат та бар. Ул үзенең фронтовик булуы, сугышта каты яралануы, җәрәхәтләре төзәлмәгәнгә күрә, озак вакытлар дәвамында госпитальләрдә ятуы, тик файдасы гына булмавы, авыр чиреннән амаранттан үзе ясаган мазьлар гына коткаруы турында сөйли башлый. Кәчтүмендә орден-медальләр колодкасы булса да, карап торышка ир уртасыдай күренгән кешенең фронтовик булуына ышанмыйлар, әлбәттә. Паспортын чыгарып күрсәткәч, пассажирларның күзләре маңгайга менә – аңа 83 яшь икән, ә килеш-килбәте 50 яшьлек ир-атныкы сыман! Бабай күлмәген салып күрсәткәч, кешеләр тәмам хәйран кала, чөнки элеккеге тирән яралары ябылган, калын җөй урыннары да калынаеп, кызарып тормый, ә сизелер-сизелмәс эзләре аның ябык тәне буенча аркылы-торкылы сузылган. Әлеге карт үсемлекчелек юнәлешендә эшләүче Мытищи фәнни-тикшеренү академиясе профессоры булып чыга, гомерен амарантның файдалы үзлекләрен өйрәнүгә багышлаган икән. Бу гаҗәеп файдалы үсемлек аның үзен генә аякка бастырмый, бик күпләргә ярдәме тия. Ә хәзер бу вакыйганың шаһитын, ул чакта вагонда галим-селекционер тараткан орлыкларны чәчеп үстерүчеләрнең берсен – Виктор Кушнирны тыңлап карыйк.

– Минем 12 яшьлек кызым карсак буйлы, таза гәүдәле, җитмәсә, бигүк сәламәт булмаганга күрә, яшьтәшләре белән аралашырга уңайсызлана, көннән-көн үз эченә йомыла иде. Үземнең дә моңа эчем пошты, тик ничек ярдәм итәргә белмәдем. Җәйге каникулга чыккач, ул минем янда бакчада яшәде. Профессорның киңәшен тотып, көн саен бакчадагы амарантның яшел яфракларын күп итеп салатларга кушып ашадык, сабакларыннан аш пешердек, гарнир итеп кулландык, аларны хәтта пилмәнгә, тәбәгә, котлетка өстәдек, чәчәкләреннән хуш исле чәй кайнатып эчтек. Баламның көлсу йөзе тиз арада алсуланды, хәрәкәтләре җитезләнде, кәефе күтәрелде, аппетиты ачылса да, ул тазармады. Ул бер җәйдә 12 сантиметрга үсте, ә Яңа елга аның буй озынлыгының 20 сантиметрга (!) артуы билгеле булды. Без моңа сөендек кенә түгел, таң калдык, иң мөһиме: ул хроник чирләреннән арынды. Амарантны даими кулланганга күрә, гаиләдә беребезгә дә салкын тимәде, грипп белән дә авырмадык. Шуннан соңгы җәйләрдә дә кызым бакчада яшәде, файдалы амарантны көн саен ашады. 17 яшендә зифа буйлы, алсу йөзле чибәркәйгә әверелде, музыка буенча сәләте ачылып, шул юнәлештә белем алды, хәзерге көндә халыкара бәйгеләрдә танылган музыкант ул, – дип, әти кеше интернетта сөенечен уртаклаша.

ФАЙДАЛЫ ҮЗЛЕКЛӘРЕ

Амарант орлыкларының 16%ы – 30 төрле аминокислотага бай аксымнан, 15%ы – майлардан(шуларның яртысы – туендырылмаган Омега-6 кислотасы), 9-11%ы азык-төлек җепселләреннән тора. Аның составында Е, А, B1, B2, B4 (холин), С, D) витаминнары, кеше организмы өчен бик кирәкле тимер, калий, кальций, фосфор, магний, бакыр һ.б. минераллар, сәламәтлекне ныгытучы, чирләргә каршы торучы сквален, фитостерол, фосфолипидлар һәм башка биологик актив матдәләр булуы ачыкланган. Амарант онындагы искиткеч файдалы матдәләр табигый рәвештә балансланган, кеше организмының нормаль яшәешен тәэмин итүгә җайлашкан. Андагы лизин аминокислотасы, вирусларны юк итүе өстенә, организмның үсешенә, йөрәкнең нормаль эшчәнлегенә, кан ясалышына, аксымнар, липидлар алмашына уңай тәэсир итә, операция, яралану, һәлакәткә юлыгу яисә көнкүрештә алган җәрәхәтләр нәтиҗәсендә зыян күргән тире, мускул, сөяк, сеңер, кимерчәк тукымаларын тиз арада яңарту сәләтенә ия. Ә метионин аминокислотасы бавырны савыктыра, гепотоздан саклый, организмны агулый торган авыр металларны, нурланыш нәтиҗәсендә тупланган үтә дә зарарлы радиоактив матдәләрне тарката һәм организмнан чыгарырга булыша. Амарант онындагы триптофан аминокислотасының әһәмияте бәяләп бетергесез. Ул энергия һәм аксым алмашында, кан ясалу процессында, үсү гормоны – мелатонинны һәм «бәхет гормоны» дип йөртелүче, кешене күңел төшенкелегеннән саклаучы, яхшы кәеф һәм тыныч йокы чыганагын – серотонинны, инсулинны, B3 витаминын табигый рәвештә эшләп чыгаруда актив катнаша. Амарант онының иммунитетны ныгытуга, җәрәхәтләрне төзәтүгә, шешләрне кайтаруга, яман шешләргә каршы көрәшүгә бәйле искиткеч уңай сыйфатлары аның составында скваленның (8%) һәм Е витаминының (0,2%) күп һәм үтә дә актив формада булуына бәйле. Тире, тире асты һәм май бизләре составындагы сквален төрле органнарның тукымаларын кислород белән тукландыруга булышлык итә, кандагы «начар» холестеринны киметә, матдәләр алмашу процессын активлаштыра, тиредәге һәм лайлалы тышчадагы җәрәхәтләрне тиз арада төзәтә, канцерогеннарны һәм актив радикалларны тарката һәм организмнан чыгара, шул рәвешчә, яман шеш күзәнәкләре үсешенә каршы тора. Аның нурланыш алучылар организмын савыктыруын Япония галимнәре күптән сынаган. Сквален, B1 һәм B2витаминнары белән берлектә, табигый рәвештә җенси гормоннар эшләнеп чыгуга уңай тәэсир ясый, аның бактерияләрне һәм гөмбәчекләрне юк итү сәләте әйтеп бетергесез зур булуы ачыкланган. Галимнәр амарант составындагы күп санлы витаминнарның һәм минералларның күз күремен яхшырту, кандагы гемоглобинны арттыру, ашказаны-эчәклек системасы, сидек-җенес органнары эшчәнлеген көйләү, сөяк тукымасын ныгыту, тире авыруларын дәвалау, кан басымын, аның оючанлыгын нормада саклау сыйфатларын фәнни-тикшеренү ысулы ярдәмендә ачыклаган.

Җыеп кына әйткәндә, амарант – уникаль үсемлек, юкка гына аны Ходай бүләге дип санамаганнар икән шул. Дөньяның танылган клиникалары табиблары амаранттан ясалган препаратларны операцияләрдән соң хасталарны тернәкләндерүдә, рак авыруларыннан газап чигүчеләрне, нәсел калдыра, балага уза алмаучыларны дәвалаганда актив куллана икән, нәтиҗәләре уңай дип язалар.

Элек скваленлы дарулар алтыннан да кыйммәтрәк торган, чөнки ул океанның бик тирән урынында яшәүче зәңгәр кит бавырыннан гына аерып алына торган булган. Ә амарантта бу матдәнең күп булуы ачыклангач, фармацевтлар иркен сулаган, шулай да препаратларны арзан дип булмый. Даруханәдә амарант маеның кечкенә генә флакончыгы да 1000 сум тора, затлы супермаркетларда оны да шактый кыйммәт. Искиткеч файдалы, чагыштырмача талымсыз әлеге культураны үз бакчабызга чәчеп үстереп булганда, нигә бу чаклы акча сарыф итәргә?

Хәмидә ГАРИПОВА,

Казан шәһәре

Комментарии