Дарулар срогы чыкканчы үзлекләрен югалта аламы?

Дарулар срогы чыкканчы үзлекләрен югалта аламы?

Пакетларга һәм дару савытларына ябыштырылган саклау срогы турындагы мәгълүмат саклау шартлары бозылган очракта кыскарырга мөмкин.

«Даруларның төп дошманнары – температура, дымлылык һәм яктылык. Дөрес булмаган саклау шартларында, дарулар терапевтик эффектын вакытыннан күпкә алдарак җуеп кына калмый, агулыга да әйләнергә мөмкин, – дип аңлатты фитохимия белгече, фармацевтика фәннәре кандидаты Игорь Сокольский,.

ТЕМПЕРАТУРА

Күпчелек очракта, дарулар үз вакытларын температура режимын бозу аркасында вакытыннан алда югалта.

Әгәр дә дару кабында бүлмә температурасында сакларга, дип кисәтелсә, аны 15-25° C температурада саклау тиеш.

«Салкынча урында саклагыз», диелсә, температура 8 – 15° C арасында булырга тиеш (бу температура гадәттә суыткычның ишеге тирәсендә була).

Салкын урын диелсә, даруларны суыткычта 2 - 8° C температурада саклау тиеш. Аны туңдырырга ярамый.

ДЫМ

Күпчелек даруларны коры урында сакларга кирәк, ягъни һаваның дымлылыгы 50%тан артмаска тиеш. Әйтик ваннадагы киштә дару саклау урыны түгел. Әгәр дә дарулар суыткычта булса (дымлылык гадәттә югарырак), аларны катыргы тартмага яки пластик капчыкка салырга кирәк.

ЯКТЫЛЫК

Күпчелек препаратларга «караңгы урында саклагыз» дип язылган. Бу очраклы түгел – яктылык тәэсирендә дарулар үзлекләрен үзгәртә ала – окисьлаша, таркала һ.б. Онытмагыз, яктылык ул кояш нурлары гына түгел, ясалма яктылык та, әйтик, шул ук электр яктырткычлары да.

АЕРЫМ САКЛАУ

Аңлашыла ки, өйдә даруханәдәгечә махсус саклагычлар булдыру мөмкин түгел, ләкин сыек дару формаларын аерым киштәдә, эчке һәм тышкы куллану өчен даруларны аерым пакетларда сакларга кирәк. Бу, ашыккан чакта буталмас өчен мөһим.

ОРИГИНАЛЬ САВЫТЛАРЫНДА ГЫНА

Даруларны бары тик оригиналь үз савытларында гына саклагыз. Әгәр дә дару башка савытка салынса, буталчыклык һәм аны башка препарат урынына кабул итү ихтималы зур. Шуңа күрә, этикеткасы булмаган махсус дару тартмаларына салырга киңәш ителми (аеруча өлкән яшьтәгеләргә).

Күпчелек кеше игътибар итмәгән тагын бер мөһим факт – пакетны ачканнан соң куллану вакыты. Кайбер препаратлар ачылганнан соң 2-3 атнадан артык саклана алмый, аннан алар ташланырга тиеш.

ДАРУНЫҢ БОЗЫЛГАНЫН НИЧЕК БЕЛӘСЕ?

Даруны гел кабул иткән кеше, гадәттә, төсе, тыгызлыгы, ялтырый башлавын шунда ук сизә. Сыек препаратларда юшкын, болганчыклану барлыкка килсә, исе һәм төсе үзгәрсә, кулланырга ярамый. Мазьлар исә бертөрле масса булу үзлеген югалтмаска тиеш.

СРОГЫ ЧЫККАН ДАРУ ЭЧСӘГЕЗ?

Күпчелек препаратлар дәвалау эффектын срогы чыкканчы 80%ка югалта, ләкин кабул ителгәндә куркынычсыз кала. Ләкин сульфонамидлар – антибактериаль препаратлар, вакыт узу белән агулы матдәләр барлыкка килеп череп бетәләр, шуңа күрә аларны кулланырга ярамый.

Комментарии