Чәчкәләрнең нигә кирәге бар... тәм-том бәйләме булганда!

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар... тәм-том бәйләме булганда!

Җиләк-җимеш, колбаса, сыр, чикләвек, балык... Бу исемлеккә әле тагын шашлык, шоколад та сыя. Тәмле һәм тамакны туйдыра торган бәйләмдә кулланыла торган әйберләр исемлеге бу. Урысчалап әйтсәк, фудфлористика (тәм-том бәйләме ясау) хәзер аеруча популярлашып китте. Чәчәк бәйләме хуҗасын ике көн сөендерә дә, шиңә. Ә бу бәйләм озак та саклана, күзне дә куандыра, тамакны да туйдыра. Шуңадырмы, фудфлористика белән кызыксынучылар артканнан-арта. Бүгенге геройларыбыз да шундыйлардан.

«ЧИТ ИЛЛӘРДӘН ДӘ СОРАТАЛАР»

Гөлинәнең татлы бәйләме

29 яшьлек Гөлинә Абдрахманова тумышы белән Аксубай районыннан. Хәзер ире һәм кызы белән Казанда яши. Төп белгечлеге буенча – инженер-технолог. Декрет ялында булса да, вакытын бушка уздырмый, тәм-том бәйләмнәре ясый. «Көндәшлектән бер дә курыкмыйм», – ди ул.

– Фудфлористика белән 2018нче елдан ук кызыксына башладым. Ләкин ул чакта төп эшем бар иде һәм бу шөгылемә гади кызыксыну итеп кенә карый идем. Декрет ялында берничә популяр фудфлористика мәктәбеннән курслар алдым һәм заказга бәйләмнәр ясый башладым. Хәзер бәйләмнәрнең чутын да белмим инде, – ди Гөлинә көлеп.

Үзе алып барган хисаплар буенча, мондый бәйләмнәрне күбрәк хатын-кызлар үз итә икән. Заказ бирүчеләр дә – нәкъ алар. Әниләр көне җитәме, 8нче Мартмы, туган көнме, Укытучылар көнеме – һәр бәйрәмгә менә дигән бүләк бу.

Кул эшләре белән бүген берәүне дә аптыратам димә. Барысы да – күз уңында. Социаль челтәрдә үз товарларын рекламалаучы, Гөлинә кебек бәйләмнәр ясаучылар бихисап, ләкин һәркемнең үз сатып алучысы. Өстәвенә, заказ бирүчеләрнең географиясе дә зур икән. Татарстаннан кала, Русиянең башка шәһәрләреннән, шулай ук Испания, Германия һәм Австралиядән дә заказ бирүчеләр булган.

– Көндәшлек бар. Соңгы арада бу өлкәдә эшләүчеләр, тәм-том бәйләмнәре ясаучылар аеруча күбәйде. Әмма мин көндәшлектән курыкмыйм. Дөресрәге, башка фудфлористларга көндәшкә кебек түгел, ә хезмәттәшләремә караган кебек карыйм. Чыннан да игътибарга лаеклы мастерлар заказ бирүчесез калмаячак. Һәрберсенең үз стиле, үз «кулы», һәркем үз клиентларын үзе генә таба, үз осталыгы белән моңа ирешә, – ди бәйләм остасы.

Башкалардан аермалы буларак, Гөлинә күптөрлелекне үз итә. Әйтик, кайбер осталар фәкать җиләк-җимеш бәйләмнәре генә ясый. Ә күпләр, киресенчә, чикләвекне матурлап тезүне үз итә. Ә Гөлинә моның барысын да башкара. Өстәвенә, һәрчак эзләнергә, сатып алучыларын гел яңалык белән җәлеп итәргә тырыша. «Һәр эшемә күңел җылысын да салам», – ди ул.

– Кул ияләнгәч, тәм-том бәйләме ясау кыенлык тудырмый. Әмма һәркайсы тырышлык һәм көч, илһам таләп итә. Берсе дә икенчесен кабатламый. Әле дә хәтерлим, Испаниядә яшәүче бер ханым Казанда яшәүче якыннары өчен тәм-том бәйләмнәренә заказ бирде. Ерак ара дип тормады, якын кешеләрен Яңа ел белән тәбрикләде. Һәркемгә төрле-төрле, бер-берсен кабатламаган 5-6 заказ эшләдем.

Ашаган белми, тураган белә. Бер карашка, бик җайлы булып тоелган тәм-том бәйләмен җыю да тапкырлык таләп итә. Җиләк-җимеш төсләрен туры китереп сайлау, аларның зурлыклары турында алдан фикер йөртү, композициянең бербөтенлеген саклау...

– Бәйләмдә булачак барлык җиләк-җимешләр дә юыла. Ә кипкән җиләк-җимешләрнең саклану вакытын киметмәс өчен, аларны суда чылатмыйбыз. Бәйләмдәге чәчәкләр дә сусыз калмый. Моның өчен махсус сулы губка кулланыла. Шоколадлы җиләкнең саклану вакыты бары тик бер тәүлек, ә менә чикләвек бәйләме атналар буе эреми-череми тора. Заказ ясаганда шуңа игътибар итәргә кирәк, – дип кисәтә Гөлинә.

Бәйләмнәрнең бәяләре дә төрле һәм ул тулысынча заказ бирүченең теләкләреннән тора. Кечкенә җиләк-җимеш бәйләмен 1000 сумга сатып алып булса, иң зурысының бәһасе 4 мең сумга да җитәргә мөмкин.

«КҮҢЕЛ ӨЧЕН ЯСЫЙМ»

Гөлшат дөрес тукланучылар өчен дә бәйләм ясый

Казанда яшәүче Гөлшат Фәйзуллина кечкенәдән кул эшләрен яратып үсә: бәйләү, чигүне үз итә. «Бәйрәмнәргә үз кулың белән ясалган бүләкне тапшырудан да рәхәтрәк хис юк», – ди ул.

– Үзем кибеттә сатучы булып эшлим. Әмма буш вакытта тәм-том бәйләмнәре ясарга яратам. Өч ел элек Интернет киңлегендә беренче тапкыр тәм-томнан ясалган бәйләмне күрдем. Кемдер ясаган, ә мин ясый алырмынмы, дигән сорау куеп, үзем дә бу эшкә тотынып карарга булдым. Беренче тапкыр ясаган бәйләмне әле дә хәтерлим: Интернеттан карап, колбасадан ясалган бәйләм иде ул. Аны апаемның иренә, туган көненә, бүләк иттем. Мактап һәм яратып кабул иттеләр. Малайлары бөтен килгән кунакларга да шул бәйләмне күрсәтеп йөрде. Һәркем ят әйбергә караган кебек карады. Күргән нәрсәләре түгел иде, күрәсең! Шатландылар, елмайдылар, мактадылар. Шуннан соң мин мондый бәйләмнәрне күбрәк ясый башладым, чөнки заказ бирүчеләремнең йөзендә шундый ук елмаю күрәсем килде.

Хәзер инде Гөлшат танылган фудфлористлардан мастер класс алган. Һәр букетны ясаганда күңелем белән ял итәм, ди. Бәйләмнәрне күбрәк якыннарына, таныш-белешләренә ясый. Акча өчен түгел, күңел өчен эшли.

– Аерым кеше өчен бәйләм әзерләгәндә, ингридиентларны бик җентекләп сайлыйбыз. Кемнеңдер теге яки бу продуктка аллергиясе булырга мөмкин, шул хакта да белешәм. Башкаларныкына охшамаган, гаҗәпләндерерлек бәйләм ясарга тырышым. Әйтик, дөрес тукланучылар өчен дә бәйләмнәр ясыйм. Ул да популяр. Еш кына кипкән җиләк-җимеш һәм кәнфитләрдән универсаль чәчәк бәйләмнәре җыям. Бу минем өчен уңайлы, чөнки алар – тиз бозылмый торган продуктлар. Алдан ук кирәкле датага җыеп куя алам.

– Минемчә, тәм-том бәйләмнәре уңай энергетика алып килә. Мондый бүләкне елмаюсыз, юморсыз кабул итеп булмый. Ул кәефкә һәрвакыт шатлык өсти. Шуңа күрә бу өлкәгә бер кереп киткән кеше аннан тиз генә чыга алмый. Ул сине үз ятьмәсенә эләктерә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии