Аучы Айнур

Әтнә егете Айнур Сабирҗанов белән күптән таныш булсам да, аның бик оста аучы икәнен белгәнемә нибары ике ай гына. Ул Апас районының Болын-Балыкчы авылында ветеринария фельдшеры вазифасын башкара. Эшендә малларны ничек яратканын күреп исем китте. Һәрберсенең башыннан сыйпый, исемнәре белән эндәшеп, хәлләрен сораша. “Алар сөйләшә генә белми. Ә үзләренә булган мөнәсәбәтне бик яхшы сизәләр”, – ди Айнур. Комплекстагы сөтлебикәләрне тавышларыннан таный, алар бераз гына авырса да, борчыла ул. Хезмәтен белеп сайлаган Айнур.

Көндез вакыты эштә үтсә, кич һәм төннәрен ул ауга йөри. Йокыга бик аз сәгатен генә бүлеп бирә. “Йокы кешене картайта, вакытны аңа әрәм итәргә кирәкми”, – дигән фикердә тора ул. “Өйләнгәч, минем өчен, беренче чиратта, булса, икенче урынны, һичшиксез, ау алып торачак”, – ди.

Моңа хәтле мин аучы булуның никадәр җаваплы эш икәнен алай ук чамаламый идем. Баксаң, мылтык алу процессы гына да еллар буена сузылырга мөмкин икән. Кәгазь боткасы, сораштырулар, тикшерүләр, чыгым да шактый була…

Айнурның бабалары да ауга йөрергә яраткан. Чын аучы булганнар. Айнур да балачактан аларга ияреп барган. Шуңа да үзенә мылтык алырга күптән хыялланган.

– Мәдрәсәгә йөргәндә үк ау белән кызыксына башладым. Берсендә әтием һәм абыйларыма ияреп, кыр казлары атуларын карарга бардым. Ул бик җиңел бирелми, күпләрнең хәленнән дә килмәскә мөмкин. Мизгел эчендә эләктереп кала алсаң, сиңа уңыш елмайды дигән сүз. Якыннарым әзерләнеп, түземсезлек белән кыр казларын горизонттан күзәтә. Ә мин исә җиргә утырдым да: “Бисмиллаһи рахмани рахим”, – дип, Аллаһы Тәгаләдән сорый башладым. Шулчак кыр казлары без сагалап торган күлгә төште. Әтиләргә дә уңыш елмайды. Ходайдан ялварып соравым булышты, дип саныйм. Әле дә шулай гел Аллаһы Тәгаләнең ярдәм бирүен сорыйм, – ди Айнур.

Айнур балачактан кызыксынса да, чын аучы булганына әле бер ел гына. Ягъни мылтыкка рөхсәт алу бәхетенә үткән ел гына ирешкән. Моның өчен синең бөтен нәселеңне, якыннарыңны тикшерәләр: туганнарың арасында хөкемгә тартылучылар, шартлы срок алучылар юкмы, күршеләрең мылтыклы булуыңа ризамы, әти-әниең каршы түгелме, укыган йортыңнан характеристика, авыл җирлегеннән язу, медицина белешмәсе, коралны яшереп саклар өчен сейф кирәк… Шуларның барысын да барлап, җыеп бетергәнче шактый вакыт үтә. Ә аннан тиешле органнар энәсеннән җебенә хәтле тикшерә. Әгәр лаеклы дип тапсалар, сиңа мылтык алырга рөхсәт биреләчәк. Бу уңайдан, мылтык сакланган сейф ачкычы бары тик хуҗасында гына булырга тиеш.

– Ауның законнары бик кырыс. Барысын да төгәл үтәргә кирәк. Кечкенә генә бер ялгышың да сине мылтыксыз калдыра, штрафка тарттырта, алай гына түгел, үзеңне утыртып куюлары да бар. Чыктың да күңелең теләгән җәнлекне аттың түгел. Барысын да закон буенча эшлим, – ди Айнур.

Ауда исәпне дә истән чыгарырга ярамый. Мәсәлән, куянны көнгә берне генә атарга рөхсәт итәләр. Кыр үрдәге һәм тавыгын, әйтик, 4-5не атсаң да була. Ә аккошларга бөтенләй кагылырга ярамый. Берсен атсаң, икесе өчен дә штраф түлисең. Чөнки бу аккошлар бер-берсеннән башка яши алмый, икенчесе дә озак тормый үлә. Штраф күләмен ишеткәч, колагым үрә торды. Бер аккошка 150 мең сум. Димәк, икене юк иткән булып саналасың һәм 300 мең сумыңны чыгарып саласың. Ау игътибарлы, сак булуны, нәфесне тыюны һәм законга таянып эш итүне таләп итә.

Ауга йөрер өчен ел саен лицензия аласы. Анысы да чыгымнар сорый. Патроннар да шактый кирәк. Ау, Айнур әйтмешли, кыйммәткә төшә торган күңелле бер шөгыль. Әмма ул акчасын кызганмый. Әле планында яңа мылтык алу. Анысы якынча 20-30 мең сум тора, ди. Нәрсәдән эшләнүе дә зур роль уйный. Әнә, каен агачыннан булса арзанрак, имәннеке уртача бәядә, ә чикләвек агачыннан ясалганы шактый кыйммәткә төшә икән.

– Җәнлекләрне уйнап атып йөрмим. Дуслар белән барганда да бервакытта да ташлап калдырганыбыз булмады. Кош-корт, җәнлекләрне шартын китереп, мөселманча эшкәртәбез. Итеннән егетләр белән бергәләшеп шашлык ясыйбыз, духовкада кыздырабыз, аш пешерәбез… Кыр тавыгы, куян, үрдәк итеннән өзелгән юк, – ди Айнур.

Безне дә кыр үрдәген кыздырып сыйлады. Айнурның уңганлыгына исебез китте. Бик тәмле пешерә, өстәвенә, ризыкларның матур бизәлешенә дә зур игътибар бирә. Табынга ничек әзерләп чыгарганын күрсәгез! Егетләр аш бүлмәсендә күңелен биреп эшләсә, кызлардан күпкә уңган һәм пөхтә башкара, диләр бит. Дөрес сүзләр, бугай бу. Тормыш иптәшең шундый булса, уңасыңдыр, ә?! Аш бүлмәсен гомер буе син генә сакламаячаксың, ә чиратка салып та ашарга әзерләргә була диюем.

Аучы киеменә дә зур игътибар бирергә тиеш. Мәсәлән, кышын актан киенсәң, уңыш күбрәк елмаячак. Ак кар өстендә табышларың сине ерактан чамалап бетермәячәк. Ә җәен исә, үлән һәм агачларга охшатып, яшькелт киемгә өстенлек бирү отышлы.

Айнур – табигатькә гашыйк егет. Тәүлек буе урманда, кырда берьялгызы хозурланып, онытылып, рухи ләззәт алып йөри ала. Ә иң якын дусты Дериканы ул беркайчан да үзеннән калдырмый. Эте аңа ауда иптәш кенә түгел, ә бик яхшы булышчы да. Җирдә яткан табышны хуҗасына китереп бирә, аткач, суга төшкән каз яки үрдәкне алып чыга… (Үзе мал табибы булгач, этнең сәламәтлеген Айнур даими тикшереп тора. Авыру йогар дип борчылыр урыны юк. – Л.Й.) Кыскасы, аучының эшен күпкә җиңеләйтә. Айнур да дустының хезмәтен югары бәяли. Гел яңа ит ашата, шампунь белән генә юындыра, җылы урында йоклата… Хуҗасының шундый хөрмәтенә Дерика ауда эше белән түли.

Тәмлетамак

Тутырылган кыр үрдәге

Уртача зурлыктагы бер үрдәк, 100 г кара җимеш, 4-5 алма, майонез, тоз, борыч кирәк.

Кыр үрдәгенең эченә һәм тышына тоз, майонез сөртергә, борыч сибәргә. Кара җимеш белән алманы әйбәтләп юарга. Аларны үрдәк эченә тутырырга. Махсус полиэтилен җиңсәгә тыгып, мае эреп агып чыкмасын һәм әйбәт пешсен өчен, ике башын да бәйләргә. Өске яктан энә белән берничә тишек тишәргә.

Тутырылган үрдәкне уртача кызулыктагы духовкада пешерергә. Билгеле, катырак һәм тыгызрак булу сәбәпле, йортныкына караганда кыр үрдәге озаграк пешә. Табынга биргәндә яшел тәмләткечләр белән бизәргә мөмкин.

БЕЛӘСЕЗМЕ?

Кызык өчен генә йөрмәгез

Алмаз МӨХЛИСОВ, “ нуры” мәчетенең имам-хатыйбы:

– Үземнең шәхси фикерне генә җиткерәм. Әгәр ашарга ит булмыйча, моңа мохтаҗлык туса, ауга йөрергә була. Билгеле, закон тарафыннан рөхсәт ителгәннәрен генә аулау турында сүз бара. Күпләр бит ауны хоббига әйләндерде. Кызык өчен атып йөриләр. Аеруча байлар усал кылана. Тамаклары тук аларның. Вертолетлар белән хайван, кошларны атып, күңелләрен күтәрәләр. Аткач, аны җирдә калдырып китәләр. Хайван елый, диләр бит. Җаны чыкмаган булса, әрнү кичерә, аннан балалары да ятим калырга мөмкин. Күңел ачар өчен генә аларны рәнҗетмәсеннәр иде. Барлык тереклек иясен Аллаһы Тәгалә яраткан.

Атар алдыннан һәрчак “бисмилла”ны әйтергә кирәк. Табышыңның җаны чыкмаган булса, шулай ук “бисмилла” белән башлап, аны чалу, сую зарур. Без мөселманнарга кабан дуңгызын ашарга рөхсәт ителми. Шуңа, бер кирәкмәгәнгә, кызык өчен генә дип, аны атудан тыелыгыз.

Ауга этне алып йөрү рөхсәт ителә.

Нәфесне тыя белергә кирәк. Билгеле, ау кайбер ерткыч җәнлекләрдән, зарар китерүчеләрдән арынырга мөмкинлек бирә. Әмма аларны да җир йөзеннән бөтенләй юк итү ярамый. Чөнки авырулар да килеп чыгуы ихтимал. Уйлап эш итәргә, сак кыланырга кирәк.

Үзеңне тикшер

Тест

Син нинди аучы?

Аучы булу һәркемнең хәленнән килә торган шөгыль түгел. Берәүләр күңел ачар өчен ауга бара, икенчеләре табыш артыннан… Аучының түзем, кыю, сизгер, җитез һәм башка сыйфатларга ия булуы мөһим. Ауның үз законнары, үз таләпләре… Ә син нинди аучы?

1. Синең өчен ау, беренче чиратта, нәрсә ул?

а. Күңелсез, эчпошыргыч бер шөгыль (0).

б. Тормышыма бераз булса да күңеллелек кертү өчен дуслар белән җыелырга бер сәбәп (1).

в. Яшәешемнең алыштыргысыз бер өлеше (2).

2. Син нинди аучы?

а. Оста. Бер тапкыр да буш кайтканым юк (2).

б. Тәҗрибәм әллә ни зур түгел. Башкаларга ияреп кенә йөрим (1).

в. Мылтыкны ничек тотарга икәнен дә белмим (0).

3. Ауга чыгып, табыш кермәсә, кәеф төшәме?

а. Юк, максатым табыш кертү түгел (1).

б. Әлбәттә, күңел төшә. Табышсыз кайтуны күз алдына китерә алмыйм (2).

в. Киресенчә, атмасалар ярар иде, дим. Дуслар чакырганга гына баргалыйм (0).

4. Әгәр аучылыкны тыйсалар:

а. Сөенер идем. Кош-кортларны, җәнлекләрне бик кызганам (0).

б. Миңа барыбер. Башка шөгыльләр дә җитәрлек (1).

в. Ауга чыкмый яши алмам кебек. Тормышым төссезләнеп калыр (2).

5. Законга каршы килеп, атарга ярамаган кош-корт, җәнлекләргә кул сузарга теләгән чаклар булгалыймы?

а. Һәр яхшы аучыда андый теләк бардыр ул. Әмма законны истә тотарга кирәк (2).

б. Кайсын ауларга ярый, кайсын – юк, белмим дә. Әллә нигә бер куян эләктерә алсам, шул җитә (1).

в. Моны уема да керткәнем юк. Кош-кортларны, җәнлекләрне түгел, күсене дә үтерә алмыйм (0).

Балларны санап карыйк:

0-3. Синнән аучы чыкмый. Бу, гомумән, синең өчен түгел. Мылтыктан үзең ату түгел, аның тавышы да күңелеңә ярамый. Моннан читтәрәк торуың хәерле.

4-7. Син алтын урталыкны тәшкил итәсең. Әллә ни төз ата белмәсәң дә, сирәк кенә бәхет елмаеп куйгалый үзеңә. Аның каравы, син шунысына да канәгать була беләсең.

8-10. Син чын аучы. Аның барлык сыйфатларын үзеңдә туплагансың. Тәртибен белеп, ялгызың гына да сәгатьләр буе ауда йөри аласың. Бер барганда 4-5 кыр үрдәген атып кайту – синең өчен бик җиңел мәсьәлә. Законнан гына тайпыла күрмә!

Имештер… Әллә

Төштә аучы күрдем…

Әгәр төштә ауда катнашсагыз, өнегездә тормышка ашмастай планнарыгыз үтәлергә мөмкин. Ә аучы эзеннән барсагыз, ниндидер авырлыкларны җиңел һәм уңай якка хәл итәчәксез. Сезнең өчен ау уңышсыз төгәлләнсә, димәк, эшегездә бик үк дөрескә туры килмәгән карарлар кылуыгыз ихтимал, чыгымнар көтелә. Мылтык тавышын ишетсәгез, язмыш сезгә хәерле, илтифатлы булачак. Борчылыр урын юк. Аучының үзен күрсәгез, тормышыгыздан юкка чыгып торган иске дустыгыз пәйда булырга мөмкин. Ул сезгә яңа эш табарга булышыр.

Сәхифәне Лилия ЙОСЫПОВА әзерләде.

Комментарии