Артрит балаларда да була

Артрит балаларда да була

Без артритны олы яшьтәгеләр авыруы гына дип беләбез. Ләкин бу алай түгел. Артритның берничә төре бар. Ревматоидлы артрит, мәсәлән, теләсә кайсы яшьтә башланырга, хәтта балаларда да булырга мөмкин.

Ревматоидлы артрит – организмдагы тоташтыручы тукыманың системалы авыруы, шул сәбәпле вак буыннарның зарарлануы ул. Гадәттә бу авыру 20-60 яшьләрдә башлана, 35-45 яшьлекләрдә аеруча да еш очрый. Хатын-кызлар ревматоидлы артритка ир-атларга караганда 2-3 тапкырга ешрак бирешә. Рәсми статистика буенча, бүген дөньяда 58 миллион кешегә ревматоидлы артрит диагнозы куелган.

Ревматоидлы артрит дигәндә буыннарның сызлавын, авыртуын гына күз алдыгызга китермәгез. Зарарланган буыннарның тышкы кыяфәте дә үзгәрә, ямьсезләнә. Чир кешенең эшләү сәләтенә дә йогынты ясамый калмый. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: авырый башлаганнан соң 4 ел эчендә сау-сәламәт кеше күзгә күренеп сула. Ә 10 елдан соң 50 процент авыру бөтенләй бер эш тә башкара алмас дәрәҗәгә килә. Кайвакыт чир буыннарны тулысынча «ашап бетерә», бу исә кешенең вакытсыз үлеменә китерә.

Ревматоидлы артрит – һаман да ахыргача өйрәнелеп бетмәгән авыру. Аның ни сәбәпле барлыкка килүен белгечләр анык кына аңлата да алмый. Шунысы гына билгеле: ревматоидлы артрит организмның саклау механизмнары эштән чыгу сәбәпле башлана. Безнең иммун системасы (саклау системасы) организмга кергән чит-ят организмнарны (мәсәлән, вирусларны) юкка чыгарып бара, ә автоиммун авырулар булганда (ревматоидлы артрит нәкъ менә шул төргә карый да инде), ул вирусларны түгел – организмның үз күзәнәкләрен үтерә.

Ревматоидлы артритның нәселдән күчүе билгеле. Тәмәке тарту шулай ук әлеге чирне барлыкка китерергә мөмкин дип табылган. Кайвакыт вируслы һәм бактерияле инфекцияләрнең (ОРЗ, грипп, стрептококк инфекциясе, ангина) катлауланып китүе; аллергия; буын травмалары; кояшта кирәгеннән артык булу; өшү; стресс та артрит барлыкка килүгә сәбәпче була ала.

Чирне нинди билгеләрдән танырга соң? Башлангыч чорда кул чугы һәм табан астының симметрияле буыннары катып кала, хәлсезләнә, әйтерсең лә буыннар бик нык туңган һәм җылына алмый. Күпләр бу билгеләрне салкын тиюгә сылтап калдыра. Мускуллар туктаусыз авырта. Зарарланган буын турылары шешенә, тотып карауга кайнар булып тора, авырта. Бармаклар, беләзекләр, теш казналыгы, тубык сөяге һәм табан асты да авырта башларга мөмкин. Тора-бара авырту шул дәрәҗәгә җитә ки, кулларны йодрыкка төйнәү дә авырлык белән генә барып чыга башлый. Иртә белән аякка басу (авырту аякның баш бармагы турысында башлана), аяк киемен кию кыенлаша. Организмның гомуми халәте акыл эшчәнлегенә дә йогынты ясамый калмый. Ревматоидлы артрит кешене вакытыннан алда картайта.

Бу билгеләрне сизсәгез, кичекмәстән терапевтка йә ревматологка күренергә кирәк. Вакытында куелган дөрес диагноз һәм дөрес билгеләнгән дәвалану хәлне генә яхшыртып калмый, гомерне дә озынайта.

Изображение удалено.«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәгендә тәҗрибәле ревматолог Гөлназ Фәрит кызы Мингалеева кабул итә. Тулырак мәгълүмат өчен телефон: (843) 2-101-106.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Реклама хокукында

Комментарии