- 06.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Киңәшле эш таркалмас
Хәзерге заманда УЗИның тормышыбыздагы ролен аңламаучылар юктыр. Заманча медицина үсеше шартларында теләсә нинди авыруны дәвалау эшенә пациентны җентекләп тикшергәннән һәм төгәл диагноз куелганнан соң гына керешәләр. Хирургия катнашыннан башка гына башкарыла торган ультратавыш диагностикасының өстенлекләре, һичшиксез, күп. УЗИ ярдәмендә тикшерү гади, авыртусыз булуы, әгъзалар һәм системалар төзелешенең морфологик һәм функциональ характеристикасын күрсәтүе белән аерылып тора. Шунысын да әйтергә кирәк: УЗИ организмны нурланыш белән дә зарарламый. Күзәтүләрдән күренгәнчә, мондый төр диагностиканың зыяны юк.
Нинди авыруларны ачыклауда УЗИ алыштыргысыз ысул соң? Белгечләр, калкансыман бизгә елга кимендә бер тапкыр УЗИ ясатырга кирәк, дип белдерә. Тикшерү ярдәмендә табиб биздәге үзгәрешләрне ачыклый, шулай итеп, авыруның беренче билгеләрен үк күреп ала. Диагностика бизнең зураюы, ялкынсынуы, аденома, яман шеш, киста турында да «хәбәр итә».
УЗИны корсак куышлыгындагы әгъзаларны тикшерүдә дә еш кулланалар. Бавыр, үт куыгы, бөер, ашказаны асты бизе, бәвел куыгы, талак кебек органнар шактый зурлыкка һәм тыгызлыкка ия, шуңа күрә ультратавышны да яхшы яктырталар, бу исә аларны җентекләп тикшерергә мөмкинлек бирә. Диагностика әгъзаларның күләмен, тышчаларының калынлыгын, тукыма төзелешен һәм элементларының торышын ачыкларга ярдәм итә. Мисал өчен, бавырга УЗИны мондый очракларда ясатырга киңәш ителә:
1. Гепатит, цирроз кебек авырулар бар дип шикләнгәндә;
2. Зыянлы булмаган яки яман шеш бар дип уйлаганда;
3. Абсцесс (үлекле куышлык) яки паразитлар (мәсәлән, эхинококкоз) бар дип шик туганда;
4. Корсак куышлыгы травмаларыннан соң;
5. Бавырны дәвалауны контрольдә тоту өчен.
УЗИда тикшертер алдыннан бавыр махсус әзерлек сорамый. Шулай да эчтә газ җыелу куркынычы булган кешеләргә диагностикага берничә көн кала кәбестә, борчак кебек ризыкларны ашамаска, газлы су эчмәскә, ә тикшерү буласы көнне, гомумән, ач карынга барырга киңәш ителә. Бавырга ясалган УЗИ диагностикасы чирне түгел, ә аны барлыкка китерү ихтималлыгы булган үзгәрешләрне ачыкларга ярдәм итә.
Холецистит (майлы ризыктан соң уң як кабырга асты чәнчи башлау), сары авыруы, үт чыга торган юлларның таш белән тыгылуы, дискинезия кебек чирләр куркынычы булганда, үт куыгын УЗИда тикшертергә киңәш ителә. Диагностиканы ач карынга уздыралар. Ризык булмаганда үт җыела һәм аның торышын ачыклау җиңеләя. Эчәклектә газ барлыкка килүдән интегүчеләргә УЗИга 3-4 көн кала махсус диета тоту мәслихәт. Үт куыгында ташлар хасил булу – күпләргә таныш чир. Уң як кабырга астының чәнчүе, укшыту, косасы килү – авыруның беренче билгеләре. УЗИ менә шундый ташларның бармы-юкмы икәнлеген ачыкларга ярдәм итә дә инде.
Хроник панкреатит, сары авыруы кебек чирләрнең билгеләре барлыкка килсә, кичекмәстән ашказаны асты бизен УЗИда тикшертергә кирәк. Ул ашказаны асты бизе рагын беренчел стадиядә үк ачыкларга мөмкинлек бирәчәк.
Талакның зураюы күпчелек очракта кан авырулары белән бәйле. Эч турысындагы травмалар талакның өзелүенә дә китерергә мөмкин. Ә бу исә эчке органнарга кан таралу белән куркыныч. УЗИ менә шуларны «күрә» һәм авыруны коткарып калырга ярдәм итә.
Бил турысында авыртулар барлыкка килсә, бөерләргә УЗИ диагностикасы ясату зарур. Тикшерү бөер ялкынсынуын, бәвел куышлыгына таш җыелу һәм яман шешне дә ачыкларга мөмкинлек бирә. Бәвел бүлеп чыгару кыенлашса, канлы сыекча килсә, әлеге функция өчен җавап бирә торган органны тикшертергә кирәк.
Эхокардиография (ультратавыш диагностикасы ярдәмендә йөрәкне тикшерү) бүген шулай ук киң таралган. УЗИ йөрәкнең төгәл сурәтен күрсәтә, анда дүрт камера да, клапаннар да чынбарлыктагы кебек күренә. Йөрәкне ультратавыш диагностикасы ярдәмендә тикшертү аның төзелешен генә түгел, функцияләрен дә бәяләргә мөмкинлек бирә. Стенокардия, миокард инфаркты, кардиомиопатия, перикардит кебек чирләрне дә УЗИ ярдәмендә ачыклыйлар.
Медицина казанышларының тагын берсе – ультратавышлы дуплекслы сканерлау. Ул кан йөреше системасы чирләрен билгеләүнең үтемле ысулы санала. Кара кан тамыры (вена) белән бәйле авырулары (варикоз, тромбоз, тромбофлебит һ.б.) булган кешеләргә мондый төр тикшерүне үтү мәҗбүри куела. Сканерлауның өстенлекләре шактый: яшь чикләүләре юк, тире катламына зыян китерми, куркынычсыз, авырту тудырмый, махсус әзерлек сорамый. Ультратавышлы дуплекслы сканерлау гади күз белән күреп булмый торган патологияләрне дә «тотып ала».
Санап кителгәннәрдән күренгәнчә, УЗИ диагностикасы күпчелек чирләрне башлангыч чорында ук күрсәтә, димәк, дәвалануны да күпкә җиңеләйтә.

Комментарии