Аллергия – томау төшү генә түгел ул…

Аллергия – томау төшү генә түгел ул…

Аллергияне гасыр авыруы диләр. Дөрестән дә, бүген ике кешенең берсендә аллергия бит. Яз – аллергиянең бигрәк тә азына торган чоры.

«Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге аллерголог-иммунологы Елена Әхмәтҗанова белән аллергия билгеләре, аны ачыклау һәм дәвалау ысуллары турында сөйләштек.

– Елена Андреевна, бер җөмлә белән әйткәндә, аллергия нәрсә ул?

– Аллергия – ул кеше организмының төрле аллергеннарга (ә аларның бик күп икәнен беләбез) карата гадәти булмаган реакциясе.

– Аллергиянең нинди төрләре бар?

– Аллергеннар, ягъни аллергия китереп чыгара торган антигеннар бик күп булу сәбәпле, аллергия төрләре дә бихисап. Мәсәлән, сезонлы (поллиноз) һәм ел дәвамында була торган ринит; аллергик конъюнктивит; бронхиаль астма; атопик дерматит (килеп чыгышы билгесез булган, тән тиресен зарарлый торган аллергия); кычыткан бизгәге (крапивница); ангионевротик шешләр (тәндә, биттә, органнарның лайлалы тышчасында); эозинофилия (кандагы эозинофилларның кирәгеннән артып китүе); токсидермия (токсик-аллергик дерматит); азык-төлек һәм даруга аллергия.

– Аллергияне нинди билгеләре буенча танып була?

– Беренчедән, аллергия билгеләре тән тиресендә күренә: кычыткан чаккандагы кебек тимгелләр, кызарып тору, шешләр барлыкка килә; аллерген кергән урын кабарып чыга (әйтик, бөҗәк тешләгәнгә аллергия булганда). Аллергик конъюнктивит булганда күздән яшь ага, аллергик ринит вакытында борыннан сулы катнашма килә. Борын тыгылу, бугаз, трахея һәм бронхның лайлалы тышчасы шешенү сәбәпле сулыш алуы кыенлашу – болары аллергик ларинготрахеит, Квинке шешенүе, бронхиаль астма билгеләре. Сирәк булса да, буыннар шешү һәм авырту, анафилактик шок, ашкайнату эшчәнлеге бозылу (азык-төлеккә аллергия булганда) һәм башка билгеләр дә күзәтелүе ихтимал.

Санап киткән авырулар билгеләренең берсе яки берничәсе генә булса да даими рәвештә күзәтелә икән, кичекмәстән аллергологка күренергә кирәк.

– Диагноз кую өчен нинди тикшеренүләр үтәсе?

– Төгәл диагнозны комплекслы тикшеренүдән соң гына куеп була. Башта табиб-аллерголог сезнең нәрсәдән зарлануыгызны, нинди авыру билгеләре барлыкка килүен сораша. Ул билгеләрнең кайчан һәм ничек барлыкка килүен, нинди даимилектә күзәтелүен, туганнарыгызда аллергия булу-булмавын яхшылап аңлатырга тырышыгыз. Шуннан соң табиб үзе кирәк дип тапкан тикшеренү ысулын билгели. Ул аллергенга тест тапшыру да (тиредән яки каннан проба алу), канның гомуми анализы да, биохимик тикшеренү дә, лямблия, гельминт булу-булмауны тикшерү һәм башка ысуллар да булырга мөмкин. Күпчелек очракта тән тиресенә билгеле бер аллерген кертелә һәм организмның аны ничек кабул итүе тикшерелә.

– Күпләр аллергияне дәвалауны кирәк санамый, дәваланмыйча гына яши бирә…

Изображение удалено.– Аллергия билгеләре – рәхәтлек тудыра торган билгеләр түгел. Мин санап киткән авыру билгеләреннән тыш, аллергия вакытында хәлсезлек, кызып китүчәнлек, иммунитет какшау да күзәтелә. Ләкин моның белән генә дә бетми. Дәваланмаган аллергия экзема, гемолитик анемия, сүл авыруы (сывороточная болезнь), бронхиаль астма барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин. Хәтта шул дәрәҗәгә барып җитәргә мөмкин ки, кеше сулый алмый башлый, өянәк тотып, анафилактик шок кичерә, аңын югалта, кан басымы бик түбән төшә. Шуңа күрә аллергияне игътибарсыз калдырырга ярамый, табибка күренергә кирәк!

Тулырак мәгълүмат алу өчен, «Казан клиникасы» дәвалау-диагностика үзәге телефоны: (843) 210-11-06.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Реклама хокукында

Комментарии