Йөрәгең сәламәтме – тикшереп кара

Йөрәгең сәламәтме – тикшереп кара

Француз язучысы Оноре де Бальзак моннан 150 ел элек үк: «Кеше йөрәге – хәзинә ул: аны тиз арада тотып бетерсәгез, сез – хәерче», – дип язып калдырган. Тик бу хәзинә турында без йөрәк авырта, тын кысыла, хәрәкәтләр чикләнә башлагач кына искә төшерәбез. Әле анда да табибка барырга ашыкмыйбыз, «аннары» дигән сәбәп табабыз. Ә «аннары» соң булырга мөмкин…

Вакытында табибка күренү чирне вакытында ачыклау һәм кичекмәстән дәвалауны башлау дигән сүз ул. Йөрәкне нинди очракта тикшертергә кирәк соң:

– йөрәк турысы һәм күкрәк читлеге авыртып торса;

– йөрәк тибеше «уйнаса», йә ешайса, йә бөтенләй туктап калгандай булса;

– аңны югалту яки югалта язу очраклары кабатланганда;

– хатын-кызларның бил әйләнәсе – 80, ирләрнеке 94 сантиметрдан артып китсә, ягъни симерү билгеләре күзәтелсә;

– шикәр диабеты диагнозы куелса;

– кан басымы югары булса;

– туганнар арасында йөрәк авыруларыннан интегүчеләр булса.

Гомумән, сәламәтлеген кайгырткан кеше, бу билгеләр булмаса да, табибка барып тикшеренеп кайтуны гадәткә кертә.

Йөрәкне өй шартларында да тикшереп карарга мөмкин. Менә берничә ысул:

  1. Утырган җирдән торып басыгыз. 15 секунд эчендә йөрәк тибешен санагыз. Аннары 20 тапкыр чүгәләп алыгыз (приседание). Шуннан соң тагын 15 секунд эчендә пульсны санагыз. Әгәр пульс тыныч халәттә булган чактагыдан 25 проценттан кимрәк арткан икән, сезнең йөрәгегез бик яхшы эшли. Әгәр пульс 25-50 процентка артса, димәк, йөрәк яхшы. Әгәр инде йөрәк тибеше 75 процентка ук артып китә икән, бу йөрәк-кан тамыры системасы начар эшли дигән сүз. Димәк, кичекмәстән табибка күренергә кирәк.
  2. Гадәттәге адымнар белән бишенче катка күтәрелегез һәм пульсны санагыз. Әгәр йөрәк тибеше бер минутка 120 тапкырдан кимрәк икән – йөрәк яхшы эшли дигән сүз. Әгәр инде йөрәк тибеше минутына 140ка җитсә һәм аннан да артып китсә, йөрәкне дәвалый башларга кирәк.
  3. Иртә белән уянуга, караватта яткан килеш пульсны үлчәгез. Йөрәк тибеше минутына 60тан кимрәк икән – бик әйбәт, 60-70 булганда да ярыйсы санала әле. Ә инде 80нән артып китә икән, йә сез төнлә бик каты күңел ачкансыз, яисә йөрәк хәлсезләнә башлаган һәм аны кичекмәстән табибка тикшертергә кирәк.

30 яшьтән яшьрәкләргә, әгәр йөрәк авырту билгеләре булмаса, йөрәк-кан тамырлары системасын биш елга бер тапкыр тикшертеп торырга киңәш ителә. 30-40 яшьлекләргә – өч елга бер тапкыр, 40 яшьтән соң 2-3 елга бер тапкыр кардиологка күренеп алырга кирәк.

Ә инде авырту билгеләре күзәтелсә, биш елны да, өч елны да көтеп йөрисе түгел, шундук табибка күренәсе. Тәҗрибәле белгеч йөрәкнең гомерен озынайтырга ярдәм итә.

Изображение удалено.«Здоровое сердце» кардиология клиникасында югары квалификацияле табиблар кабул итә. Клиниканың адресы: Казан шәһәре, Юлиус Фучик урамы, 50 («Кардиология» дигән элмә такта куелган). Үзегезгә уңайлы вакытта (843) 211-88-77 телефон номерына шалтыратып язылырга була. Акцияләр турында тулырак мәгълүмат – клиниканың сайтында (www.uzi16.ru) һәм инстаграм аккаунтында (@zdorovoe_serdtce).

ИГЪТИБАР! ТАБИБКА ЯЗЫЛГАНДА «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ» ДИГӘН ПРОМОКОДНЫ ӘЙТСӘГЕЗ, 5 ПРОЦЕНТ ТАШЛАМА ЯСЫЙЛАР!

Сөмбел СӘЙФИ әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии